Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
2 август 2019, 14:57

АК БАБАЙМЫ ӘЛЛӘ ГАЗРАИЛМЕ?

25 июльдә сайтыбызның «Хикмәти дөнья» рубрикасына «Үлеләр дә үч ала» дип аталган язма элгән идем. Серләр, аңлашылмас һәм куркыныч хәлләр турындагы язмалар укучыларыбызны алай ук нык кызыксындырыр, дип уйламаган идем дә. Ләкин бүгенге иртәгә аны укучылар саны 1300гә җитеп килә! Бу – ай эчендә иң күп укылган язма, дигән сүз. Ул гына да түгел, укучыларыбыз электрон почтабызга үзләре шаһит булган шундый серле, хәтта куркыныч хәлләр турында хатлар да җибәрә башладылар. Сезне акрынлап шулар белән таныштыра башлыйбыз.Әлеге хатларның берсе дә уйлап чыгарылмаган, аларның һәммәсенең дә конкрет җирлеге бар, вакыйгаларның урыны, хәтта ки (мөмкин булганда, әлбәттә!) аларда катнашучыларның исемнәре күрсәтелгән. Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр дә сез шундый аңлашылмас, серле вакыйгаларның шаһиты булсагыз, яки алар турында ишетсәгез, хатларыгызны [email protected] адресына көтеп калам! Ә әлегә беренче хат белән танышыгыз! Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

АК БАБАЙМЫ ӘЛЛӘ ГАЗРАИЛМЕ?
Бу фаҗигале хәл Бүздәк районы Чәрмәсән авылында була. Кояшлы иртә белән Дания исемле яшь хатын кер юарга тотына, ә кызы Эльвера кечкенә чиләкләре белән әнисенә су ташып тора. Эшләп арыгач, биш яшьлек Эльвера, кояштан качып, бакчадагы агачлар арасына кереп утыра да әнисенең кер юганын, элгәнен күзәтә.
Шулай тыныч кына утырганда аның каршына ап-актан киенгән, ак чәчле һәм ак сакаллы бер бабай килеп баса һәм үзе янына чакыра. Кыз куркуыннан әнисе янына йөгереп бара һәм:
– Әнием, әнием, әнә тегендә бер Ак бабай мине үзе янына чакыра, – ди.
– Кая, кая? – дип сорый әнисе.
– Юк, башкача мин ул якка карамыйм, – дип җавап кайтара биш яшьлек кыз.
Даниянең кызы күрсәткән урынга бер-ике адым атлавы була, кинәт Ак бабай аның каршысына ук килеп чыга һәм:
– Әй, балам, сине бер афәт көтә, – ди дә югала.
Дания: “Афәт нәрсә була икән ул”, дип, тормыш иптәше Әмирҗан кайтканчы уйланып йөри. Ире кайткач, сорый:
– Әмирҗан, афәт нәрсә ул?
– Кайгы, – дип җавап бирә тормыш иптәше.
Кичке аш алдыннан хатыны һәм биш яшьлек кызы йорт хуҗасына күргәннәрен сөйләп бирәләр. Ир игътибар белән тыңлап тора да болай ди:
– Мин армиядән кайтканда, поездга чегән хатыны кереп, киләчәгемне сөйләп бирде. Бу дөньядан 35 яшеңдә китәсең, диде, бәлки, дөрес әйткәндер? Алай дисәң, әле 35 яшькә кадәр байтак вакыт бар...
...Шулай итеп, көн артлы көн үтә. Ак бабай да онытыла. Җәй көзгә авыша. Эльвера әнисе янында һәрвакыттагыча уйнап йөри, ярдәм итә. һәм көннәрдән бер көнне Данияның күз алдыннан кызы югала. “Нәнәләренә киткәндер”, – дип уйлый әнисе.
Бераз вакыт үткәннән соң Эльвераның суга батып үлүе турында килеп әйтәләр. Афәт – иренең үлүе булмый. Биш яшьлек кызы артыннан килгән булган Ак бабай. Бәлки ул бабай кыяфәтенә кергән Газраил булгандыр.
Светлана СӘХӘБЕТДИНОВА,
Октябрьский шәһәре.
Читайте нас: