Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
24 июль 2019, 13:22

ӘҮЛИЯЛӘР ЯТКАН ҖИР...

Башкортстанда әүлияләр белән бәйле урыннар, аларның каберләре, шулардан бәреп чыккан чишмәләр күп очрый. Алар татар һәм башкорт халыклары яшәгән һәр районда диярлек бар. Мәсәлән, без, БДУ студентлары белән, 2006 елгы фольклор экспедициясе вакытында Илеш районында 8 шундый кабер һәм чишмәгә очраган идек! Җирле халык аларны кадерләп саклый, тылсым сыйфатлары биреп карый, яннарына килеп Аллаһ Тәгаләгә табына, корылык елларында яңгыр сорый. Һәм, ни гаҗәп, аларның теләкләре кабул була!Башкортстан татарларының фольклор репертуарында әүлия һәм әүлия каберләре турындагы риваятьләр аерым урын тота. Алардан күренүенчә, “әүлия” дип безнең халыкта дин яки гыйлем юлында фаҗигале рәвештә һәлак булучы саф күңелле, изге рухлы кешеләрне атаганнар. Түбәндә без сезнең игътибарга әлеге риваятьләрнең берничәсен тәкъдим итәбез.Текстлар Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ тарафыннан төзелгән “Башкортстан татарлары фольклоры. Риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр, сөйләкләр” (Уфа: Китап, 2018) томыннан алынды.Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

1. ӘҮЛИЯ ЗИРАТЫ
Яңа Каенлык авылында борынгы заманнарда бик изге күңелле бер кеше яшәгән. Аны Әүлия дип атап йөрткәннәр. Ул үлгәч, гәүдәсен авыл янындагы наратлыкка күмгәннәр. Бирегә бүтән беркемне дә җирләргә ярамаган. Наратлыкны кисү дә тыелган. Әгәр дә берәрсе шуннан үзенә агач кисеп алса, ул төрле газапларга дучар булган. Шуңа да кайберәүләр: “Миңа түгел, фәлән кешегә”, – дип, башка кешегә атап кискәннәр.
Берчак кемдер муллага атап кискән. Шул ук көнне Әбелкәрам исемле мулла сакау булып калган. Ә аның кызы гарипләнгән. Бу хәл турында ишеткәч, кешеләр ул наратлыкка бөтенләй тими башлаганнар. Шулай итеп, наратлык әлеге кадәр сакланган һәм “Әүлия зираты” исемен йөртә.
(1998нче елда Краснокама районы Яңа Бөртек авылында Рәшидә Мәгъдәновадан Чулпан Мәгъдәнова язып алган.)
2. ӘҮЛИЯ КАБЕРЕ
Элек авылда еш-еш ут чыгып торган. Моның сәбәпләрен беркем дә юньләп белмәгән.
Шулай бервакыт авылда зур янгын куба. Күп мал-мөлкәт, йорт-куралар көлгә әйләнә, кешеләр һәлак була. Авылда яшәүче әүлия кыз да шунда янып үлә. Ул кыз тылсым көченә ия була, үзе бик акыллы, саф күңелле икән. Аның гәүдәсен хөрмәтләп авыл читендәге яр башына – тау битенә күмәләр. Шуннан соң авылда янгын чыгу туктала. Хәзер “авылны ут-күздән әүлия кабере саклый”, диләр.
(1998нче елда Илеш районы Иске Күктау авылында Мөнәздәха Хәмидуллинадан (1920нче елгы) Айлия Хәмидуллина язып алган.)
3. ӘҮЛИЯ ЧИШМӘСЕ
(1нче вариант)
Бакалының аръягында бик биек һәм бик матур “Әүлия тавы” бар. Аның исеменең тарихы мондый. Бик элек Кизгән авылына бер егет укырга йөргән. Аңа нибары унҗиде яшь булган. Ләкин аны зур бәла көткән: кышкы салкын буранда ул адашып, туңып үлгән. Егетне яз көне эзләп табып, шул тау башына күмгәннәр. Күп тә үтмәгән, кабердән салкын чишмә бәреп чыккан. “Егет изге булгандыр”, – дип уйлап, халык тауга да, чишмәгә дә Әүлия исемен биргән.
(1998нче елда Борай районы Бакалы авылында Гөлназ Биктиева язып алган. Информаторы билгесез.)
4. ӘҮЛИЯ ЧИШМӘСЕ
(2нче вариант)
Бу кабер Чишмә тавының башында урнашкан. Аңардан бик саф, чиста, салкын сулы чишмә саркып чыга. Монда кайчандыр бар якын-тирәгә күрәзәлеге белән танылган әүлия күмелгән, дип сөйлиләр. Ул күмелгән көндә үк бу урыннан салкын чишмә бәреп чыга. Ул чишмә әле дә күрәзәче ролен үти. Язын аннан су күп чыкса – ел уңдырышлы була, саркып кына торса – ел уңышсыз була.
(1998нче елда Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында укытучы Байсар Иманголовтан Алсу Сөнәгатуллина язып алган.)
5. ӘҮЛИЯ ЧИШМӘСЕ
(3нче вариант)
Авылдан ерак түгел, биек тау башында “Әүлия чишмәсе” бар. Ул үз суын теләсә кемгә эчерми, тик охшаган кешесенә генә тәтетә. Бу чишмә турында халыкта шундый риваять яши.
Элекке заманда бер карт белән әби җәен урманда печән чабып йөргәннәр. Алар сусаганнар, алҗыганнар. Кичкә табан хәлдән таеп кайтып егыла торган булганнар. Арып кайтып килгәндә, карт үзе дә сизмәстән егылып китә. Күтәрелеп караса, ерак түгел генә бер чишмә агып ята. Урманда бер тамчы су күрмәгәнгә, алар йөгереп барып, сусыннарын басалар. Әби белән бабайга хәл кереп китә, яшәреп киткәндәй булалар. Шулай итеп, алар эшне бик җиңеләйтәләр.
Ләкин бервакыт карт чишмәнең корый башлавын күрә. Ул аны чокып та карый, чистарта да, ташлар да сала. Әмма чишмә барыбер юкка чыга.
Вакыт үтә... Бер елны корылык килә, ашлык булмый. Авыл халкы ачлы-туклы кыш чыга. Икенче елга карт белән кортка тагын печән чабарга киләләр. Карасалар, чишмә янә челтерәп агып яткан була. Әби белән бабай моңа бик аптырыйлар. Бу юлы чишмә корымый, саф суы белән әби-бабайны ел буе сөендерә. Бу елны уңыш та уңа, ашлыклар да бик күп була. Халык мул тормышта кыш чыга.
Зирәк карт бу күренешнең серенә төшенә. Ә ул болай икән: коры ел киләсе булса – чишмә корый, ә инде, киресенчә, мул уңыш көтелсә – чишмә тамып кына ага башлый икән. Шуңа күрә дә әби белән бабай чишмәне “Әүлия чишмәсе” дип атый башлыйлар.
(1998нче елда Борай районы Кәшкәләү авылында Наилә Шәяхмәтовадан (1916нчы елгы) Айсылу Муллакаева язып алган.)
6. ИЗГЕЛӘР ЧИШМӘСЕ
(1нче вариант)
Безнең авылда “Изгеләр чишмәсе” дигән урын бар. Шуның суыннан авыз итсәң, барлык чиреңә дә дәва табарсың, диләр.
Элек авыл эчендә чишмә булмый. Су алырга халыкка еракка йөрергә туры килә. Шуңа да кешеләр гел су турында сөйләшә торган булалар.
Көннәрдән бер көнне авылга мосафир бабай килеп чыга. Халык бу кешенең тамагын туйдыра, хәтта өс киеме дә бирә. Бабай хушлашканда:
– Ярар, сезнең теләгегез тормышка ашар,– дип чыгып китә.
Икенче көнне авыл читендәге калкулык өстеннән мосафир бабайның үле гәүдәсен табалар. Ул яткан урыннан чак кына астарак кечкенә бер чишмә бәреп чыккан була. Бабайны халык кадерләп күмә һәм чишмәне “Изгеләр чишмәсе” дип атый башлый.
(1997нче елда Чишмә районы Яңавыл авылында Нәзирә Кадыйровадан Гүзәл Нафикова язып алган.)
7. ИЗГЕЛӘР ЧИШМӘСЕ
(2нче вариант)
Кайчандыр бездә бик изге кеше яшәгән. Ул үлгәч, аны хөрмәтләп җирләгәннәр. Шул ук көнне аның баш очыннан чишмә бәреп чыккан. Бу чишмә көньякка, кыйблага карап аккан. Суы бик чиста, шифалы булган. Каза күргән кешеләр, Аллаһтан ярдәм сорап, изге теләкләр теләп, шушы елгага акча салганнар һәм теләкләре кабул булган.
1882нче елда безнең якларда Кояш тотыла. Халык: “Кояшны җеннәр каплап алды”, – дип, урак уруларын ташлап, мәчеткә җыялалар – намаз укып, теләкләр телиләр, җеннәрне куркытыр өчен тимергә тимер сугалар. Ә аннан соң “Изгеләр чишмәсе”нә җыелып, хәер салалар. Аларның теләкләре кабул була. Җеннәр Кояшны “азат” итәләр.
(1997нче елда Балтач районы Штәнде авылында Мәсәгудә Такиевадан (1935нче елгы) Гөлсинә Кәлимуллина язып алган.)
8. МУЕЛ ЗИРАТ
Троицк каласыннан укудан кайтып барган бер шәкерт Түбән Кыйгы авылында үлеп кала. Чит кеше булганлыктан, аны зиратка түгел, бер як читкә күмәләр. Кабер казучыларның берсе:
– Әгәр изге кеше булса, үсеп китәр, – дип кабер өстенә муел таягын казый. Бу таяктан, чынлап та, муел үсеп чыга. Шуннан соң кабер урнашкан урын “Муел зираты” исемен ала.
(1998нче елда Кыйгы районы Майски авылында Разыя Йосыповадан (1922нче елгы) Лилия Ахунова язып алган.)
9. ТАШЛЫКАЙ ЧИШМӘСЕ
Бу чишмә Акбулат авылыннан ерак түгел урнашкан. Ул авылга ямь өстәп, һәр кешене шифалы суы белән сөендерә. Шуңа да Ташлыкай чишмәсе турында төрле легендалар йөри.
...Борын-борын заманда, ир белән хатын яшәгән. Алар бик бәхетле, матур тормыш корганнар, балалар үстергәннәр. Ләкин көннәрдән бер көнне әниләре чирләп киткән. Гаилә хафага төшкән. Әниләрен терелтү өчен, балалар төрле дарулар эзләп, дөньяны иңләгәннәр. Ләкин аларның берсе дә әниләренә килешмәгән. Әтиләре аптыраштан киңәш сорап, чегәнгә мөрәҗәгать иткән. Чегән аңа:
– Сезнең авылдан ерак түгел бер чишмә бар, һәр көнне иртән шуның шифалы суын хатыныңа эчер, – дигән.
Көн артыннан көн үткән, шифалы су эчә торгач, хатын аякка баскан. Чишмә суы каты авыруны җиңгән.
(1998нче елда Тәтешле районы Акбулат авылында Нурзидә Мөхәммәтовадан Глүзә Васикова язып алган.)
10. ФӘТТАХ ЧИШМӘСЕ
Фәттах бабай Акбулат авылында яшәгән. Көннәрдән бер көнне ул, җирен эшкәртеп арыгач, ял итәргә яткан, әмма шушы ятуыннан соң башка тора алмаган – җан биргән. Авылның хөрмәтле, эшчән, акыллы картын җан биргән урынына җирләгәннәр. Озак та үтмәгән, шушы калкулык астыннан чишмә бәреп чыккан. Шуннан башлап бу чишмә “Фәттах чишмәсе” дип атала башлаган.
Бу чишмәне “Изгеләр чишмәсе” дип тә йөртәләр. Монысы да очраклы түгелдер, чөнки Фәттах бабай бик изге күңелле, гадел, ярдәмчел кеше булган.
(1998нче елда Тәтешле районы Акбулат авылында Айдар Әхмәдуллиннан Глүзә Васикова язып алган.)
11. ШИФАЛЫ ЧИШМӘ
(1нче вариант)
Тау буеннан, агачлар кырыеннан, ташларга бәрелә-бәрелә бер чишмә агып ята. Бишенде халкы аны “Шифалы чишмә” дип атыйлар.
Бу – изге чишмә. Кешеләр аны: “Кыйбла якка карап чыкканга күрә, Шифалы чишмә дип атала”,– диләр. Хәтта шундый ышану да йөри: әгәр чирләгән кеше аның суын эчсә, терелеп китә; арыган кеше эчсә, ару-талулары онытыла, яңа көч керә. Чишмә башына тимер савыт эшләп куелган. Кешеләр анда хәер итеп акча салалар.
(1998нче елда Туймазы районы Яңа Бишенде авылында Габделгали Хәкимовтан Светлана Хәкимова язып алган.)
12. ШИФАЛЫ ЧИШМӘ
(2нче вариант)
Элек ялгыз нарат яныннан үткән юл гына олы юл, ягьни башка авылларга алып бара торган юл булган. Ул чакта авыл бик кечкенә, бары берничә хуҗалыклы гына була.
Берчак шулай, авылга якынлашып килүче ниндидер юлчылар бик каты кибегәләр. “Монда су юк микән?” – дип, юлдан читкәрәк төшеп карасалар, кечкенә чишмә күзе күрәләр. Чишмәне ачып, йотлыга-йотлыга су эчәләр. Алар үзләрендә яңа көч, дәрт тоялар, арулары кул белән сыпырып алгандай, юкка чыга.
Шуннан алар авылны узганда очраган кешеләргә: “Бу авылның шифалы чишмәсе дә бар икән, суын татысаң, күңелеңә дәва булып ята”, – дип сөйләгәннәр. Шунда гына авыл халкы якында чишмә барлыгын белгән. Улак куеп, бура салып, тирә-ягын киртәләп алып, агачлар утыртып, аны кадерләп саклаганнар. Чишмә яныннан урам салып, аңа “Чишмә урам” дип исем биргәннәр.
Чыннан да, чишмә кешеләргә шифа, дәва биргән. Аларның кәефе күтәрелеп, күңелләре шул чишмәнең саф суыдай пакьланып, чистарып калган. Күрәсең, шуның өчен дә аңа “Шифалы чишмә” дип исем биргәннәр. Авыл халкы ничә еллар буе чишмә суыннан җанына – илһам, тәненә сихәт алып яши.
Андый булмаса, ул җирләнгән урыннан чишмә күзе бәреп чыкмас иде.
(1998нче елда Тәтешле районы Ялгызнарат авылында Тимергали Исламовтан Финария Хәсәнова язып алган.)
Читайте нас: