Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
18 июль 2019, 12:54

АЛЫПЛАР БАШКОРТСТАНДА ДА ЯШӘГӘН!

Кичә без сезгә Татарстанның Аксубай районында гадәти булмаган каберлек табылуы турында хәбәр иткән идек. “Tatar today” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, күләме бер гектар чамасы булган зиратта күмелүчеләр арасында буйлары 2,70 метрга җиткән ир-атлар да бар. Шунысы мөһим, Башкортстан татарлары арасында да алыплар белән бәйле риваятьләр күпләп табылган. Алар аеруча Караидел, Кыйгы, Аскын, Илеш, Тәтешле районнарында еш очрый. Түбәндә без аларның кайберләре белән сезне дә таныштырырбыз. Димәк, Башкортстанда да алыплар күпләп яшәгән булып чыга!Текстлар Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ тарафыннан төзелгән “Башкортстан татарлары фольклоры. Риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр, сөйләкләр” (Уфа: Китап, 2018) томыннан алынды.

1. АЛПАМШАЛАР
Элек җирдә Алпамшалар яшәгәннәр. Алар шулкадәр зур булганнар ки, таудан-тауга атлап кына йөрер икәннәр.
Шундый берәүнең улы тау итәгендә ял итәргә утырган икән. Ул кырмыска кадәрле җан иясен күргән. Җан иясе безнең кебек кешеләр нәселеннән булып, сука белән җир сөрә икән. Зур кеше аны аты, сукасы белән кесәсенә салган да, кайтарып, әтисенә күрсәткән.
– Әти, шушы җан иясе җирне ертып йөри иде, тотып сиңа китердем, – дигән.
– Җибәр аны, улым, – дигән ата кеше, уч төбендәге җан иясенә карап. – Алар бездән соң яшәячәк кешеләр.
(1973нче елда Караидел районы Багазы авылында Гайнифруз Закировадан (1908нче елгы) БДУ студенты Мөхәммәт Закиров язып алган)
2. ИШ ТАВЫ
(1нче вариант)
Борын заманда әле без яшәгән җирләр урынында зур диңгез булган. Шул диңгез уртасыннан ике тау калкып торган. Бу таулар ике бертугандай булганнар. Алар өстендә матур агачлар үскән, кошлар сайраган, диңгез дулкыннары тау битенә бәрелеп, аның белән уйнаганнар.
Көннәрдән бер көнне олы бер балык ике тау арасына юнәлгән. Ул тауларның уртасыннан йөзеп үтмәкче булган. Ләкин акылсыз, җүләр балык үзенең зурлыгын исәпкә алмыйча, таулар арасында кысылып калган. Күпме генә тырышса да, балык тау арасыннан чыга алмый, бик каты кысыла. Балык янындагы ике тау аның канаты чаклы гына була. Шулай кысылып, балык тиздән зур тауга әйләнә, ә ике як кырындагы таулар аның дәвамы булып калалар. Гасырлар узгач, үткән-сүткән кешеләр:
– Кара әле, нинди зур иш тау, – дип, гаҗәпләнеп китә торган булганнар. Шуннан бирле бар кеше дә Карабаш авылы янында урнашкан бу балык-тауны “Иш тавы” дип йөртә башлый.
(1998нче елда Илеш районы Карабаш авылында Сания Хаҗиевадан БДУ студенты Таңсылу Ногманова язып алган.)
3. ИШ ТАВЫ
(2нче вариант)
Элек без гомер иткән җирдә бик эре гәүдәле кешеләр яшәгән. Аларны “Иш нәселе кешеләре” дип йөрткәннәр. Бу алыплар тамакларын безнең кебек үк эшләп туйдырганнар. Шуларның берсе эшләп арыгач, ял итәргә туктаган һәм, чабатасын салып, “Салкын чишмә”дә аякларын юган. Чабатасын салганда коелган туфрактан зур тау барлыкка килгән. Ул тауны бездә “Иш тавы” дип йөртәләр.
Иш нәселе кешеләре ашаганнан соң теш араларын безнең кебек нечкә шырпылар белән чистартып азапланмаганнар. Моның өчен алар үсеп утырган агачларны файдаланганнар. Аларга тамыры белән агач тартып чыгару – безгә үлән өзү кебек җиңел булган. “Салкын чишмә” буенда күп еллар элек төбе-тамыры белән тартып чыгарылып, череп бетеп яткан агачларны Иш нәселе теш чистартыр өчен алган икән.
(1998нче елда Илеш районы Яңа Күктау авылында Хәбибрахман Кәшбуллиннан (1910нчы елгы) БДУ студенты Рәйлә Нигмәтуллина язып алган.)
4. КОДРӘТ АРКАСЫ
Бервакыт безнең якларга чит авылдан бик зур гәүдәле сәяхәтче – алпамша килеп чыга. Ләкин авыр еллар гәүдәгә зур кешене дә аяктан ега. Ул авылыбызда үлеп кала, гәүдәсен зиратка кертмичә, читкә күмәләр. Шуннан бирле бу җирне “Кодрәт аркасы” дип йөртәләр.
(1998нче елда Кыйгы районы Майски авылында Габит Камаевтан (1921нче елгы) БДУ студенты Лилия Ахунова язып алган.)
5. ТИМЕРШӘЕХ
Тимершык авылы “Тимершәех” дигән сүздән кыскартылган. Дөнья яратылганда Тимершәех дигән бер кеше бирегә беренче булып килеп җайлашкан. Буе да, иңе дә алтмыш метрлы баһадир икән. Мәчет манарасына менеп, шуннан сөңге бәргән:
– Кая барып төшсә, шуннан чишмә чыгар, – дигән. Ул чишмәне хәзер “Изгеләр чишмәсе” дип йөртәләр. Икенче кат сөңге бәргән:
– Кая барып төшсә, мине шунда күмәрсез, – дигән. Мингәр кырына барып төшкән. Шунда күмгәннәр.
(1976нчы елда Тәтешле районы Күрдем авылында Гыйзелбанат Дәүләтбаевадан (1895нче елгы) БДУ студентлары язып алган. – “Хәзрәт чишмәсе”, “Шифалы чишмә”; 1978нче елда Аскын районы Аскын авылында Нурихан Әбүбакировтан (1944нче елгы) БДУ студенты Мөхәммәт Закиров язып алган)
Читайте нас: