“Tatar today” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Татарстанның Аксубай районы Иске Кыязлы белән Кызыл тау авыллары арасында торбаүткәргеч сузган вакытта, төзүчеләр борынгы каберлеккә юлыкканнар. Аның күләме бер гектар чамасы. Кеше сөлдәләре киемсез һәм табутсыз килеш табылган. Аларның күпчелеген балалар тәшкил итә. Шулай ук арада 2,70 метрлы ир-ат мәетләре дә бар. Әлеге вакытта биредә Уфа һәм Самара галимнәре тикшеренүләр алып бара.
Аларның фикеренчә, биредә мөселманнар күмелгән булырга тиеш, чөнки кешеләр кыйблага каратып күмелгән. Кайбер галимнәр каберлекнең барлыкка килү вакытын XIV-XV гасырга нисбәтли. Имеш, биредә элек зур шәһәр була һәм ул көчле яудан соң яндырыла. Каберлек тә шуннан соң барлыкка килә.
Иң кызыгы шул: бу мәгълүмат 1147 елда Идел-Урал төбәгенә сәфәр кылган гарәб сәяхәтчесе Әбу-Хәмид-әл-Гарнәти язып калдырган истәлекләргә туры килә. Ул Болгар илендә үзенең Гад дип аталган алыплар кабиләсе белән очрашуын күрсәтә. Аларның уртача буе – 50 терсәк (якынча 3,5 метр) булуын һәм “Әссәламәгаләйкем!” дип мөселманча исәнләшүләрен билгели.
Әйткәндәй, Башкортстанда да алыплар белән бәйле риваятьләр күпләп табылган. Алар аеруча Караидел, Нуриман, Аскын, Илеш районнарында еш очрый. Киләчәктә без укучыларыбызны алар белән якыннанрак таныштырырбыз. Димәк, татарларның борынгы бабалары алыплар булган, дип уйларга да тулы нигез бар.