Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
14 июль 2019, 22:04

КӨЗГЕ ЮРАМЫШЛАРЫ

Татар халкы көзгегә аеруча зур тылсым сыйфатлары биреп караган, аңардан яшерен сер, яшерен мәгънә табарга тырышкан. Әйдәгез, без дә халкыбызның көзге белән бәйле ышануларын барлап үтик. Дөреслеккә туры килә микән?

Татар халкы көзгегә аеруча зур тылсым сыйфатлары биреп караган, аңардан яшерен сер, яшерен мәгънә табарга тырышкан. Әйдәгез, без дә халкыбызның көзге белән бәйле ышануларын барлап үтик. Дөреслеккә туры килә микән?
Теле ачылмаган баланы көзгегә каратсаң — теле озак ачылмаячак, акылга җиңел булачак.
Көзгегә карап ашасаң — ирең (хатының) көнче була.
Кояш баеганнан соң көзгегә карасаң — матурлыгың бетә, "йөз суың" китә, йөз нурың сүнә.
Кич (төнлә) көзгегә карасаң — гомерең кыска була.
Көзге төшеп ватылса — тормышың бозыла.
Югалткан көзгеңне табып алсаң —карама, ташла, бозым эләгүе бар.
Көзгең югалса — бозымнан саклану чараларын күр. Кемдер сине көзге аша сихерләргә мөмкин.
Юл чатыннан тапкан көзгегә карама — зәхмәт, авыру эләгер.
Суга, елгага, чишмәгә көзге ташлама — су алыр.
Карый торган көзгеңне кояш астында калдырма —сипкел чыгар.
Карт-карчыклар йортындагы көзгегә карасаң — тиз картаясың.
Чибәр-күркәм кеше көзгесенә карасаң — чибәрләнәсең.
Авыру кеше көзгесенә карасаң — авырыйсың.
Үлгән кеше караган көзгеләрдән дә сакланырга кирәк — ул караган кечкенә көзгеләрне җыеп күмеп куярга да мөмкин.
Кеше үлгән (мәет кергән) йортта барлык көзгеләрне дә каплап куялар. Аларга Үлем сурәте төшеп калырга, соңыннан башкаларга да күчәргә мөмкин.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: