Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
13 июль 2019, 03:02

СЕРЛЕ УТ

Мәрхүмнең җаны өйдә ут кабызган.

СЕРЛЕ УТ
Бу хәлне миңа башкала моржлары хәрәкәтенең актив вәкиле Фуат Хәсәнов сөйләде:
– Нәкъ илле ел элек 18 яшьлек Эльза Чиләбе өлкәсендәге Аргаяштан бабасы укыган Уфага юл тота. Чынлап та заманында Эльзаның бабасы Гаттар Һадиев Уфада “Галия” мәдрәсәсен тәмамлаган бик укымышлы кеше булган. Ул Мәҗит Гафури, Афзал Таһиров, Даут Юлтый, Булат Ишемгулов һәм ул укыганда татар теле укытучысы булып эшләгән Галимҗан Ибраһимовны якыннан белгән. Кызганычка каршы, Гаттар өстеннән ялган яла ягып аны утыз сигезенче елда 58нче статья буенча Чиләбедә атканнар.
Уфада Эльза троллейбуста кондуктор булып эшли башлый. Бераздан троллейбус йөртүче әрмән егете Гриша белән бик күркәм гаилә корып матур итеп тормыш көтә башлыйлар һәм ике ул үстерәләр. Әкренләп бер- бер артлы Эльзаның әнисе һәм өч сеңлесе Уфага күчеп килеп урнашалар. Гриша бик киң күңелле һәм булдыклы кеше була. Бакчада бик матур итеп йорт төзи. Төрле сортлы виноградлар үстерә. Өйне кыш көне дә торырлык итеп эшләп шунда яшәргә хыяллана. Ләкин, кызганычка каршы, алты ел элек май аенда бакчада эшләп йөргән чагында тромбы өзелеп китеп кинәт кенә якты дөньяны калдырып китә. Гришага өч оныгын күрергә насыйп була. Гриша якты дөньяда булмаса да Эльзага төрле ысул белән үзенең сагынуын сиздереп тора. Еш кына төшенә керә. Төннәрен Эльзаның телефоны шалтырый һәм аннан берничә секунд кемнеңдер тын алуы сизелеп тора да сүнә.
Ә менә кышның соңгы аенда кеше ышанмаслык хәл була. Эльзаларның бакчадагы Ринат исемле күршесе кичен Эльзага бакчадагы йортларының икенче катында ут януын һәм анда кемдер йөрүен шалтырата һәм фотога төшереп Whats App аша җибәрә. Ринат шулай ук полициягә дә хәбәр итә. Улы белән Эльза һәм полиция хезмәткәрләре килеп җиткәндә ут сүнгән була инде. Өй тирәсендә бернинди эз дә юк һәм өйнең йозагы да урынында була. Ә Ринат төшергән фотада икенче катта ачыктан-ачык ут барлыгы күренеп тора. Шунысын да әйтергә кирәк, икенче катка электр уты үткәрелмәгән, киче кояшлы түгел һәм якын тирәдә бернинди дә ут юк. Кызганычка каршы, ул серле утның каян килеп чыкканы билгеле түгел. Бәлки ул көнне Гришаның рухы бакчасын сагынып кайткан булгандыр? Монысын инде бары тик Ходай Тәгалә үзе генә белә!
Читайте нас: