Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
6 июль 2019, 00:25

ТЫРНАК ЮРАМЫШЛАРЫ

Татар халкы тормыштагы барлык нәрсәгә дә зур игътибар белән караган, һәр әйбердән яшерен сер, яшерен мәгънә табарга тырышкан. Хәтта гади генә тырнакларда да ул тылсым сыйфатлары күргән. Әйдәгез, без дә халкыбызның тырнак белән бәйле ышануларын барлап үтик. Дөреслеккә туры килә микән?

Татар халкы тормыштагы барлык нәрсәгә дә зур игътибар белән караган, һәр әйбердән яшерен сер, яшерен мәгънә табарга тырышкан. Хәтта гади генә тырнакларда да ул тылсым сыйфатлары күргән. Әйдәгез, без дә халкыбызның тырнак белән бәйле ышануларын барлап үтик. Дөреслеккә туры килә микән?
Чәршәмбе, сишәмбе көннәрдә тырнак киссәң — шайтан тырнагы чыга.
Кич белән (кояш баеганда) тырнак киссәң — бәхетең кими.
Төн уртасында тырнак киссәң — гомерең кыскара.
Туган көнеңдә тырнак киссәң — эт тырнагы чыга.
Кешенең кисеп ташлаган тырнагына бассаң — аның белән дошманлашасың. {Яки: ул кеше сине ачулана, гаепли һ. б.)
Кешедә тырнак киссәң — ул кеше белән дошманлашасың; яки: авыруга.
Тырнакка "күгәрчен сөте" төшсә (ак төшсә) — яңа кием киясең (бүләккә).
Тырнакка ак төшсә, нинди бармакта булуына карап, түбәндәгечә юрыйлар:
Баш бармак — сөенеч,
Ишарә (имән) бармак — көенеч,
Урта бармак — яңа кием (бүләк),
Атсыз бармак — дәрт каясы,
Чәнчә бармак — кайгы.
Аяк бармаклары тырнагына ак тап төшсә — яңа аяк киеменә.
* * *
Шимбә көн тырнак киссәң — зәхмәт китәр, сихәтләнерсең.
Якшәмбе көн тырнак киссәң — байлык китәр, дәрвишлек килер.
Дүшәмбе көн тырнак киссәң — диваналык китәр, сихәт, саулык килер.
Сишәмбе көн тырнак киссәң — саулыгың китәр, чир килер.
Чәршәмбе көн тырнак киссәң — шайтан кайгысы китәр, куркыныч килер.
Пәнҗешәмбе (атна кич) тырнак киссәң — Ходай каршында бурычлы булырсың.
Җомга көн тырнак киссәң — гөнаһларың китәр, рәхмәткә ирешерсең.
Айның 23 нче көнендә тирнак киссәң — җенең кузгала, акылдан язасың.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ әзерләде.
Читайте нас: