Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
3 июль 2019, 23:38

ЧӘЧ ЮРАМЫШЛАРЫ

Чәчеңне җилгә очырсаң — башың авыртыр.Юлда чәчеңне тарасаң — башың авыртыр яки башка авыруга дучар булырсың. Бигрәк тә юл чатында чәч тарарга ярамый.

Чәчеңне җилгә очырсаң — башың авыртыр.
Юлда чәчеңне тарасаң — башың авыртыр яки башка авыруга дучар булырсың. Бигрәк тә юл чатында чәч тарарга ярамый.
Тараганда чәч тыңламый интектерсә яисә сынса, коелса, белеп торыгыз: сезнең тәнгә авыру кергән. Чарасын күрегез!
Чәч кайсы якка карап сынса — шул яктан кунак килә. (Яки: шул яктан кияү килә.)
Чәч тараганда бер буй чәч торып калса —юлга. Шунысы да бар —калган чәч калынрак булган саен юл ышанычлырак, берничә яисә бер бөртек кенә чәч калса — бу юлга бик ышанырга ярамый. Бер буй чәчне кунакка бару дип тә юрыйлар.
Кыз кешегә аяк өсте торып чәч тарарга (бигрәк тә толымлы чәчне) ярамый — "бәхет чәче" коела, бәхет китә.
Бу "бәхет чәче" коелып, аны тычкан алып китсә (яки кош алып китеп оясына салса) —баш авырта.
Башта кыл кебек каты чал чәч күренсә —баш авыртуга. (Бер бөртек ак чәч —"хәрәм чәч".)
Җомга көн чәч тарасаң — бер дә юкка көясең. Яисә: тормышың тарала.
Кич белән (кояш баеганда) чәч тарасаң — бәхетең кими.
Кеше өендә чәч тарасаң —якын дуслар булып китәчәксез.
Чәчкә бассаң —баш авырта.
Кемнеңдер чәче сиңа иярсә — ул кешедән борчу була.
Чәчне үргәч, өстеннән тарарга ярамый — ирең икенче хатын ала.
Чәч юлын кыек ачсаң —юл уңмый (яки адашасың).
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: