Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
1 июль 2019, 16:08

ХАТЫННАР КОЛАГЫНА

Ир һәм хатын мөнәсәбәтләре... Бу хакта күпме генә язылмаган да, күпме генә сөйләнелмәгән. Татар халкы да борын-борыннан, үз тормыш тәҗрибәсенә таянып, шуңа кагылышлы ышану-юраулар системасын барлыкка китергән. Әйдәгез, бергәләп сынап карыйк!

Идән себерә торган ике себеркене янәшә куйган хатынның ире бу хатын өстенә тагын бер хатын ала. Гомумән, өйдә ике себерке тотарга ярамый, көндәшле булуга.
Кияүдәге хатыннарга чәчне икегә аерып ике толым итеп үрергә ярамаган — ире ике хатын ала. Кыз чакта гына ике толым белән йөргәннәр.
Чәчне үргәч, өстеннән тарарга ярамый — ирең икенче хатын ала.
Хатын-кыз ирләр юк чакта ирләр эше эшләмәкче булса, иң элек берникадәр вакыт агачка (таякка) атланып, чабып йөрергә тиеш, юкса ире үләр.
Хатын-кыз әтәч суймакчы булса, бу эшне табагачка атланып эшләргә тиеш, юкса өйдә бер ир-ат үлә...
Кер юганда яңгыр ява башласа — ул хатынны ире яратмый;
Кер юганда кояш чыкса, көн балкып китсә — әлеге хатынны ире ярата.
Мыеклы хатын-кыз бәхетле була.
Кемнеңдер чәче сиңа иярсә — ул кешедән борчу килә, яман сүз ишетәсең.
Яраткан кешеңә, иреңә яшереп кенә күк төймә бирсәң, тоттырсаң яки аның киеменә тегеп куйсаң — ул сине генә яратыр.
Чәйне балкалак белән эчкән хатын-кызның ире эчкече була.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ әзерләде.
Читайте нас: