Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
27 июнь 2019, 11:21

ЮЛ ЮРАМЫШЛАРЫ

Билгеле, кеше юлга чыкмыйча тормый. Борынгылар юлны серле әйбер итеп караган. Шуңа күрә дә халыкта юл белән бәйле бик күп ышанулар, юраулар яшәгән. Аларның кайберләре бүгенгегә кадәр килеп җиткән. Әйдәгез, сез дә сынап карагыз!

Билгеле, кеше юлга чыкмыйча тормый. Борынгылар юлны серле әйбер итеп караган. Шуңа күрә дә халыкта юл белән бәйле бик күп ышанулар, юраулар яшәгән. Аларның кайберләре бүгенгегә кадәр килеп җиткән. Әйдәгез, сез дә сынап карагыз!
Берәр кешене ерак юлга озатканда пар чынаякларга тутырып чәй ясап калдыралар — шулай иткәндә ул исән-сау кайта, юл уңа, диләр: (Яисә: мул әйбер белән кайта.)
Кемне дә булса юлга озаткач, буш кул белән керсәң — юлга чыккан кешенең юлы уңмый. Бер кочак утын булса да күтәреп керергә кирәк.
Юлга кузгалган кеше артына барылып караса — әйләнеп кайтмас.
Юлга чыкканда киемеңне каксаң — юлың унышсыз булыр.
Сәфәргә киткән кеше күрешмичә китсә — әйләнеп кайтып күрешергә, ди.
Юлга чыгучы өйдә үзенең сыныгын калдырса — тиз әйләнеп кайта. Өйдә бу сыныкны саклап тотарга тиешләр. Моның нигезендә ризык тартуга ышану ята.
Сәфәр китүченең артыннан ук идән, чолан, ихата, юл себермәскә кушалар. Югыйсә сәфәрдәге кеше ачуланып, тузынып кайтыр. (Тузан туздыру бу очракта тавыш-ызгыш чыгаруга тиңләштерелә.)
Юлга чыгасы кешенең кулын онга батырып, шул онны сәдакага бирсәң — бу кешенең юлы уңачак.
Юлга авырсынып чыгарга ярамый. Барырга кирәк — димәк, ризыгың бар. Борынгы ышану буенча, кешене ризыгы йөртә. Аны анда ашарга язган ризыгы тарта.
Юлга чыккач, мәет очраса — юл уңмый.
Юлга чыккач очраган беренче кеше яхшы кеше булса — юлың уңар, эшләрең алга китәр; начар, явыз кеше очраса — юлың уңмас, бәла-казага дучар булачаксың...
Юлга чыкканда берәр кирәкле, бик күптәнге әйбереңне онытсаң — юлың уңмаячак.
Юлга чыкканда сыңар бияләең онытылып калса яисә юлда югалса — юлың уңмаячак.
Юлга чыгар алдыннан мәче аякларыңа сырпаланса — начарлык көтә. Сәфәргә чыкмавың хәерле.
Юлга чыгар алдыннан кемдер өй җыештырып йөри башласа, идән себерсә, табак-савыт шылтыратса — ниятеңне кичектереп тор. Юл хәвефле булачак.
Юлга чыгар алдыннан эт уласа —уңышлы юлга.
Юлга чыгар алдыннан өйдә бала еласа — сәфәреңне кичектереп тор. Бала тынычлангач кына кузгал.
Юлга чыкканда су юлын урап уз. Су юлы белән китсәң, буш чиләкле кешеләр очравы мөмкин бит. Ә буш чиләк — уңышсыз лыкка.
Юлга чыгар алдыннан эткә ризык бир —юлың уңачак.
Юлга чыгар алдыннан мәчене сыйпап куйсаң —юлың уңачак.
Юлга чыкканда юл өстендә яткан себеркене атлап чыгарга ярамый, югыйсә афәткә юлыгырсың. Кайбер якларда: көянтәне атлап чыгарга ярамый.
Юлга кузгалганда өй каршындагы агачка тотынып юл догаларын укы — юлың уңачак.
Юлга чыгар алдыннан өй артындагы артыш, миләш, балан, карама кебек куакларның берәр ботагын яисә яфрагын өзеп сал — юлыңда зәхмәт кагылмас.
Юлга чыгар алдыннан туп-тулы чиләкләр белән су тутырып куйсаң —юлың уңа.
Юлга чыгар алдыннан тәрәзә өлгеләрен юсаң —юлың уңар, исән-сау йөреп кайтырсың.
Юлга чыгучыга тегәрҗеп бирсәң — юлы кыска була.
Юлга чыгучыга хатыны үз күлмәгеннән җеп алып бирсә — юлчы исән-сау әйләнеп кайтачак.
Юлга чыгучы матчага икмәк кыстырып калдырса —калган ризыгы аны исән-сау йөртеп алып кайтачак.
Юлга чыгучы үбеп китсә — исән-сау кайтмавы бар. Шуңа күрә борынгылар озатышканда үбешергә кушмаганнар.
Юлга чыгучы ир бишектәге баласын өч мәртәбә әйләнеп чыкса—исән-сау йөреп кайтачак.
Юлга чыгучы эткә ризык бирсә — юлы уңачак.
Юлга чыгучыга чигүле янчык бирсәң — серен кешегә әйтмәячәк.
Юлда таш, кәс кисәкләренә типкәләп барырга ярамый — юлың уңмый, бәла сорыйсың.
Юл буенда үскән куакларны сындырып үтәргә, юл буендагы кошларга таш атарга, куркытырга ярамый — югыйсә юлың уңмый. Аларның Юл иясе, юл фәрештәсе булуы бар.
Юлда төкеренеп барсаң —тиз хәлең бетәр; авыруга.
Юл алдыннан ат тизәк салса — юл уңачак.
Юлга кузгалганда ат беренче булып уң аягын атласа — юл уңачак.
Аягың тартмаган җиргә барсаң —юл уңмый.
Барыр юлыңны эт кистереп узса — юлың уңа. Кара мәче кистереп узса — юлың бәлале булачак.
Юлга чыккан кеше артыннан ук тышка чыксаң — киткән кешенең юлы уңмый.
Киткәндә кире керсәң — юл уңмый. Көзгегә карап чыгып китәргә кирәк.
Кояш баеганда (кичкә каршы) сәфәр чыксаң — юл уңмый.
Кеше юлга чыкканда өй җыештырсаң — ул кешенең юлы уңмый.
Берәр кешене озатканда артыннан озак карап калсагыз — киткән кеше озак кайтмый торыр.
Берәр кеше юлга җыенганда киемне сул ягы белән кия башласа — юлы уңачак.
Юлга чыгар алдыннан яратмаган кешең килеп керсә — юл уңмый.
Мәче юлны аркылы кыеп үтсә — юл уңмый. Бу очракта кире кереп яңадан чыгалар.
Мичкә тыгылган ипи ярылып чыкса — юлга.
Тулы йөккә очрасаң — юл уңа.
Чәч үргәндә бер бүлеге үрелми калса — юл була.
Чәч юлын кыек ачсаң — юл уңмый.
Юлга чыгып киткәндә арттан кычкырып кире каратсалар — юл уңмый.
Юлга чыкканда ала карга кычкырса — юл уңмый.
Юлга чыкканда салкын су эчеп чыгарга ярамый — юл уңмый. Салкын каршы алачаклар.
Юлда барганда ат туарылса —юл уңмый.
Юлда табигый йомышларыңны өстеңне, коралларыңны салмыйча йомышласаң — юлың уңмаска мөмкин, бәлагә.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ әзерләде.
Читайте нас: