Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
24 июнь 2019, 11:55

БАЛАГА КҮЗ ТИМӘСЕН...

Борынгылар: "Баланың өстенә карап тыңланма!"— дип тиргәгәннәр. Аның "өстенә әйтергә" дә, ягъни сокланганны сүз белән белдерергә дә ярамаган. Сокланган кеше әйтергә тиеш әфсен сүзе булган. Ул: "Сөбханалла, машалла, күз тимәсен, баш ала!"— дип әйтеп, өч мәртәбә төкерергә тиеш. Сокланган кешегә каршы җавап итеп: "Үз күзең үзеңә!" яки "Күзең күтеңә!" — диләр.

Борынгылар: "Баланың өстенә карап тыңланма!"—дип тиргәгәннәр. Аның "өстенә әйтергә" дә, ягъни сокланганны сүз белән белдерергә дә ярамаган. Сокланган кеше әйтергә тиеш әфсен сүзе булган. Ул: "Сөбханалла, машалла, күз тимәсен, баш ала!"—дип әйтеп, өч мәртәбә төкерергә тиеш. Сокланган кешегә каршы җавап итеп: "Үз күзең үзеңә!" яки "Күзең күтеңә!" — диләр.
Күз тигән кешегә (балага) ишек яңакларын, ишек тоткаларын, ишек бауларын, тәрәзә өлгеләрен юган суны бөркеп, шул ук вакытта: "Ай кайтсын, көн кайтсын, кара күз кайтсын!" — дип имлиләр.
Ишек тоткаларын, ишек келәләрен, ишек яңакларын чайкаганнан соң, әлеге суны: "Име-томы шул булсын, начар күз җиргә сеңсен!" —дип, бусага аша сибеп җибәрәләр.
Яшь балага күз тимәсен өчен маңгаена күмер сөртәләр.
Артыш куагын кисеп, агач кисәген баланың беләзегенә таксаң, сабыйның башлыгына миләш яфрагын яки чыбыгын тегеп куйсаң, күз тими.
Балага күз тимәсен дисәң, башта уң, аннан сул аягын, шуннан соң гына йөзен-битен карарга кирәк.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ әзерләде.
Читайте нас: