Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
18 июнь 2019, 12:35

МӘХӘББӘТ ЮРАМЫШЛАРЫ

Мәхәббәт – тормышның нигезе. Күрәсең, шуңадыр да, ата-бабаларыбыз сөю-мәгыйшәт белән бәйле күренешләргә гаять игътибарлы булган, хәтта үзенең юрау системасын да тудырган. Менә ул юрамышларның иң таралганнары – сынап карый аласыз.

Кемнең дә булса чәчен сагыз белән әвәләп утка атсаң — сиңа үлеп гашыйк булачак. (Сагыз кебек ябышсын, янәсе.)
Кемгә дә булса күгәрчен йомыркасы ашатсаң — өзелеп сөячәк. Сөйгән кешеңнең чәчен кулга төшереп, үз чәчеңә бәйләсәң — ул сине өзелеп сөя башлаячак.
Сандугач сайраган җирдә утырып ашасаң — гаилә бәхетенә.
Каршыңда сандугач чишмәгә төшсә, шул чишмәнең суын эчсәң — бәхетле мәхәббәткә.
Чишмә янында йоклаганда төшеңдә сөйгәнеңне күрсәң — ка¬вышуга.
Сандугач кунып сайраган агач ботагы белән кемгә дә булса суксаң, ул кеше сине ярата башлаячак.
Хатын-кыз берәр ирнең бүреген кисә — шул иргә гашыйк бу¬лачак. (Шул ирнең кырык көнлек хатыны яки сөяркәсе була¬чак.)
Яраткан кешеңә, мунча тире җыеп, аны камырга кушып, берәр ризык пешереп ашатсаң —ул мәңгегә синеке булачак.
Егет бүрек белән бәргәндә егылмаса — ул кызга никах дөрес.
Егет тупсасыннан беренче атлап кергән кыз аның хатыны булачак.
Кояш тотылганда үбешсәң — көчле мәхәббәткә, бәхеткә.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ әзерләде.
Читайте нас: