Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
22 апрель 2019, 18:13

ШАЙТАН ШАЯРУЫ

Ял көннәрендә шәхси архивымда казынганда, шушы мәкалә килеп чыкты. 2001 елда Шаран районы Дүрмән авылы янындагы серләре, сихер сыйфатлары белән дан тоткан “Часновой басуы”на командировка маҗаралары турында язылган ул. Шул сихер чагылышыдыр инде, фотографыбыз Ринат Газетдиновның фотоаппаратындагы пленка тулаем яктыртылган булып чыкты. Ул вакытта «цифровик»лар да, смартфоннар да юк иде әле. Шуңа күрә бу мәкаләне фотоларсыз гына, кайткач сөйләгәннәрдән Артур Василов төшергән рәсем белән генә бирәбез. Ләкин мондый серле маҗараларга минем башкача тарыганым булмады...

Гади акыл белән аңлатып булмаслык әйберләр күп ул дөньяда. Бүген сиңа, хөрмәтле укучым, үземнең баштан узган шундый бер гайре табигый хәл турында сөйләп үтәргә телим....Шаран районы Дүрмән авылыннан ерак түгел урнашкан Часновой басуына барып кайту теләге миндә БДУ студенткасы Миләүшә Шәяхмәтованың фольклор практикасы вакытында җыйган язмаларын укып чыккач туды. Халык авыз иҗаты үрнәкләре белән беррәттән, дәфтәргә шушы басуда еш кабатлана торган сәер вакыйгалар хакындагы язмалар да теркәлгән иде.Бу басу урынында элек Туймазы районына караган Сосновка дигән урыс авылы урнашкан булган. Ниндидер сәбәпләр белән, ул 1950 елларда юкка чыккан. Авыл урынын сөргәннәр, мәк, көнбагыш һәм башка культуралар үстерә башлаганнар. Тирә-якта урнашкан татар авыллары халкы бу урынны авылның исемен үзебезчә үзгәртебрәк, «Часновой басуы» дип атаган. Басу янында шаулап утырган каенлык артында исеме белән үк күңелләргә шом сала торган Үлек- Елга авылы урнашкан булган. Ни сәбәптән ул алай аталгандыр, әйтә алмыйм....Сосновка авылы юкка чыгып, урыны сөрелү белән бу тирәдә аңлашылмас вакыйгалар башлана. Теге яки бу эш белән басуга килеп, төнгә калган колхозчылар, юлчылар адаша. Аларга төрле төстәге сәер ут шарлары, куяннан да җитезрәк чаба торган сыерлар, чал сакаллы бабайлар күренә башлый. Юлчылар алдында басу урынына зур шәһәр пәйда булу очраклары да мәгълүм. Кыскасы, биредә чын мәгънәсендә «чертовщина» башлана. Болар һәммәсе дә әлеге көндә Дүрмән авылында яшәүчеләрнең истәлекләре белән дәлилләнә. Рәкыя Әхмәдиева, Галия Фәттәхова, Наҗия Гыйниятуллиналар 1950-1970 елларда берничә тапкыр шушы урында адашалар, үз авылларына түгел, ә нәкъ кире якка кайтып китәләр. Мәрзия Ихсанова белән Мөбәширдә әбине исә ике ут шары эзәрлекли. Алар “Аятел Көрси” укый-укый, җирдә түгәрәк сызып кына шушы «җенле» шарлардан котылып калалар. 75 яшьлек С. Гарәпованың хатирәләре аеруча кызыклы.Сосновка авылы кешеләре суган сатып көн күргәннәр. Паша исемле бер урыс суганны гел Дүрмән авылына килеп саткан. Бер көнне ул, эш белән мавыгып, караңгыга калган, Дүрмәннән Сосновкага төнлә генә кайтып киткән. Икенче көнне колхоз бригадиры Сания апа эшкә барганда каенлыкта түмәр өстендә йоклап утыручы Пашаны күреп алган. Кулында таяк, ди. Сания апа: – Паша, нишләп утырасың монда? Авылың янда гына бит?! – дип сорагач, егет уянып китә һәм күргәннәрен түкми-чәчми сөйләп бирә.– Кичә кайтканда каенлыкка кергәч, алдымда бер олы шәһәр пәйда булды. Урамнары буйлап йөрим, бер кеше дә юк. Соңыннан алдыма ап-ак сакаллы бер бабай килеп чыкты. Ул мине кыстап, зур, йомшак урындыкка утыртып куйды. Тиздән аның янына мин беркайчан да күрмәгән матур, куе йонлы җәнлекләр җыела башлады. Бабай аларның телендә сөйләшергә тотынды. Җәнлекләр аның бар кушкан эшләрен үтәделәр. Мин: «Кара әле, җәнлекләр яши торган шәһәрләр дә була икән», – дип аптырап утырдым. Шушы тамашаны карый-карый йоклап киткәнмен, әле генә уяндым, – ди ул....Менә шушы истәлекләрне укыгач, мин катгый рәвештә бу тирәләрне урап кайтырга карар кылдым. Татар тотып карамыйча ышанмый бит. Саташу, галлюцинация дияр идең, дистәдән артык кешенең төрле елларда, ләкин бер үк урында акылдан кузгалуына шулай ук ышандырмый. Кыскасы, ямьле бер июнь кичендә (яңгырлар узган иде инде) яныбызга фотограф Ринат абый Газетдиновны утыртып, без Шаран якларына юл алдык...Машина «дилбегәсе»н тартучы Андрей безне «һә» дигәнче Дүрмән авылына китереп җиткерде. Урамда тәмәке тартып утыручы бер абзыйдан басуга юлны сорадык та, тиз арада каенлыкка да барып чыктык.Эңгер-меңгер төшә башлаган иде инде. Машинаны сүндереп, саф һавага чыктык. Ул-бу юк сыман. Гадәти каенлыкта гадәти кошлар гадәти җырларын сузалар. Ринат абый: «Бөтенләй караңгылатканчы берничә кадр ясап калыйм әле», – дип, фотоаппаратын чыгарды. Без исә Уфаның газлы сөреме белән тулган үпкәләребезне чистартырлык итеп урман һавасын тирән сулап, тирә-якны байкарга керештек. Хозурлык! Якындагы чокырда челтерәп чишмә чыгып ята. Юлда шактый сусаткан иде. Ләкин чишмәгә иелү белән «келт» итеп башка: «Моның суы да сихерле булуы мөмкин», – дигән фикер килеп төште. «Тукта, шаярмыйк әле»,– дип чишмәдән читкә киттек. Шоферыбыз машинасыннан су тулы пластик бутылка тартып чыгарды. Феноллы, хлорлы, диоксинлы башкала суын йотлыгып эчтек.Шулай табигать белән хозурланып, сәгатьтән артык вакыт узды. Караңгы да төште. Ринат абый дистәдән артык фото төшереп, аппаратын кире сумкасына тыгып куйды. «Монда бернинди дә сихер- михер юк икән. Кайтыйк!», – дидем мин. Барыбыз да машинага кереп тулдык. Фотограф: «Журнал тышлыгына менә дигән берничә пейзаж төшердем. Гонорар «юасылар» бар икән әле», – дип, ниндидер күңелле генә көй сызгыра башлады. Ләкин... шофер күпме генә тырышса да, машина кабынырга теләмәде. Барыбызга да кабаттан тышка чыгарга туры килде. Капотны ачып, шоферыбыз машина «эчәкләре»ндә казына башлады. Ләкин нәрсә генә эшләмәсен, киребеткән «Жигули» урыныннан кузгалырга теләмәде. – Чыннан да «туксан тугызлы» икән бу машина, бер «шөребе» җитми, – дигән нәтиҗә ясадым мин. Андрей машинасы өчен дә, үзе өчен дә акланып:– Белмим, мондый хәлнең гомер булганы юк иде. Уфадан чыгар алдыннан гына автосервиста энәсеннән җебенә кадәр каратып чыгарган идем, югыйсә, –диде.Шулай итеп, янә сәгать ярымлап вакыт узды. Машина һаман киреләнүен дәвам итте, безнең корсакларда бүреләр улый башлады. Машина янында басып, Андрейга «файдалы» киңәшләр биреп торганда кемнеңдер аркамнан кагуына сискәнеп киттем. Борылып карасам, ниндидер ак сакаллы бабай басып тора. Каян килеп чыккан, диген...– Нәрсә, оланнар, ватылдыгызмыни?– дип сорады ул.– Кит әле, бабай, аяк арасында буталып йөрмә. Синсез дә...– дип, аны урынына утыртырга теләп, авыз ачкан идем, авызым ябылмыйча калды. Чыннан да, җиде төн уртасында якын-тирә авыллардан читтә каян килеп чыккан ул?! Агарынып катып калдым. Секунд эчендә башымнан мең төрле фикер, әбиләрнең истәлекләре йөгереп узды. Күзем янымда басып торган Ринат абыйга төште. Ул да ап-ак булган, иреннәрен көчкә кыймылдатып, авыз эченнән ниндидер дога укый иде. Кызганычка каршы, мин – атеистик тәрбия җимеше. Аллаһы Тәгаләгә ышансам да, «Аятел- Көрси»не дә, башка догаларны да яттан белмим. Шулай да эчемнән «Лә иллаһе иллә Аллаһ...» дигән сүзләрне кабатлый башладым. Теге бабай башта елмаеп, аннан ачуланып безгә карап торды да, усал укытучы кебек, бармагы белән яный-яный, һавада томандай эреп юк булды. Вәт, сихер-михер юк диген бу урында!Ринат абый йөгереп машинадагы сумкасына килеп тотынды. (Аның өчен дөньяда фотоаппаратыннан да кыйммәтрәк нәрсә юк). Яктырткычын файдаланып, бабай басып торган урынны берничә тапкыр фотога төшерде. Мин исә шулай ук акрынлап аңыма килеп, машинага күз салдым. Карасам, Андреебыз двигатель өстенә башын салып, балалар йокысы белән йоклап ята! Үзе кулыннан ачкычларын да ычкындырмаган. Те¬гене төрткәләп уята башладым.– Бәй, мин каян монда килеп чыктым? – Шоферыбызның беренче сүзләре шул булды. – Әле генә ниндидер гүзәл калада, фонтанда алтын балыклар белән су коенып йөри идем. Ак сакаллы бабай мине шул шәһәргә алып барды бит.– Төшләреңне сөйләгәнче, әнә, машинаңны төзәт. Тиздән таң ата бит инде, –дип бүлдердем мин аны.
– Нинди төш? Әйтеп торам, ак сакаллы бабай мине әллә нинди гүзәл шәһәргә су керергә алып барды... Ә машинаны кайчан ватып та өлгердегез? – дип мыгырданды ул.Мин аңа карадым да, чигә тирәсендә бармагымны әйләндереп күрсәттем. Андрей үпкәләп кабинага кереп утырды... Һәм ни гаҗәп! Ачкычны әйләндерү белән «Жигули»ебыз кабынып та китте......Уфага юлга без барыбер таң аткач кына кузгалдык. «Бәласеннән башаяк», – дидек. Юл буена тәэссоратларыбыз белән уртаклаштык. Андрейның хәтере исә Уфага кайтып, чиркәүгә баргач кына тулысынча төзекләнде. (Ул – урыс егете).Шулай итеп, машинаның кабынмау сере дә ачылды. Баксаң, бу сихерле урын безне үзеннән җибәрергә теләмәгән икән. Нәрсә өчен кирәккәнбездер, анысын белмим. Җеннәр белән бәйләнеш тотмыйм чөнки. Ләкин шунысы ачык: безгә – фани дөнья кешеләренә, мондый серле урыннар, сихерле әйберләр белән бик сак булырга кирәк. Юкса, хәтереңне генә түгел, башыңны да югалтырга мөмкин.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
P.S. Кызганычка каршы, бу мәкаләне фотоларсыз гына, кайткач сөйләгәннәрдән Артур Василов төшергән рәсем белән генә бирәбез. Чөнки фоторәссамыбыз Ринат Газетдиновның сихерле басуда һәм каенлыкта төшергән фотопленкасы ниндидер билгесез сәбәпләр аркасында яктыртылган булып чыкты. Күрәсең, шайтан шаяруыдыр инде...
Читайте нас: