Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
10 апрель 2019, 00:03

КАҺӘРЛӘНГӘН МӘКАЛӘ

Икенче көнне иртән редакциягә ашыктым. Азамат килмәгән иде әле. «Ярар, егет төн буе мәкалә язып чыкты. Арып, таң алдыннан гына йоклап киткәндер. Соңрак килер»,– дип уйладым мин. Әмма Азамат төш җиткәч тә күренмәде. Редактор исә материал таптырып бимазалап бетерде. Эш тәмамлануга бер сәгать чамасы вакыт калгач, кинәт телефон шалтырады. Инде дүртенче тапкыр Азаматны эзләп кергән баш мөхәррир трубканы үзе күтәрде. Ишеткән сүзләреннән ул агарынып китте:– Бүген төнлә Азаматның сукыр эчәге шартлаган. Әле аңына килә алмыйча реанимациядә ята, – дип ачыргаланып кычкырып җибәрде.

Мин инде озак еллар журналистикада эшлим. Төрле хәлләр, төрле кешеләрне күп күрергә туры килде. Шулай да бер серле, һаман да асылына төшенеп бетә алмаган вакыйга күңелемә һаман да тынгылык бирми. Сезгә шул турыда сөйләп үтмәкчемен.1990 еллар уртасы... Башкорт дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлагач, мин туган төягем – Ишембайга кайтып, «Восход» шәһәр гәзитенең социаль-икътисад бүлегенә хәбәрче булып эшкә урнаштым. Сентябрь башына кадәр эшләрем уң булды, мәкаләләрем гәзитебезнең һәр санында диярлек басылып килде. Әмма сентябрь башында редакциябездә сәерлеге белән котны алган вакыйгалар башланды. Иң аянычы шул, алардан мин дә читтә кала алмадым...Беркөнне баш мөхәрриребез социаль-икътисад бүлеге хезмәткәрләренә шәһәрнең хокук саклау органнары эшчәнлеге турында зур гына очерк язарга кушты. Мөхәррир сүзе – закон, шуңа күрә безгә ризалашырга туры килде. Әңгәмәләшер өчен редакциягә зур дәрәҗәле милиция чиннарын чакырдык. Килделәр болар. Диктофоннарны кабызып, колакларны торгызып, милиционерларга төрле четерекле сораулар яудыра башладык. Әйтергә кирәк, алар сорауларыбызга дәлилле җавап кайтарырга тырыштылар. Ике сәгатькә сузылган әңгәмәдән соң без милиционерларны озатып куйдык. Очерк язуны Азамат исемле журналист үз өстенә алды. «Иртәгә иртәнгә материал мотлак әзер булачак», – дип ышандырды ул безне...... Төнге 12 ләрдә телефон тавышы йокымнан уятты. Трубканы күтәрдем. Азаматның тавышы.– Әнвәр брат, вәт сәер хәл! Син егылып китә күрмә, әмма безнең ике диктофон да бернәрсә яздырмаган. Интервьюны кабаттан искә төшерергә туры килә инде,– дип кычкырды ул трубкага.Мин милиционерларның җавапларын искә төшкән кадәр хезмәттәшемә җиткердем дә, кабат йокыга талдым. Милиция формасын киеп, көлеп теш ыржайткан әллә нинди скелетлар, ватык диктофоннар төн буе төшемә кереп җәфалады...Икенче көнне иртән редакциягә ашыктым. Азамат килмәгән иде әле. «Ярар, егет төн буе мәкалә язып чыкты. Арып, таң алдыннан гына йоклап киткәндер. Соңрак килер»,– дип уйладым мин. Әмма Азамат төш җиткәч тә күренмәде. Редактор исә материал таптырып бимазалап бетерде. Эш тәмамлануга бер сәгать чамасы вакыт калгач, кинәт телефон шалтырады. Инде дүртенче тапкыр Азаматны эзләп кергән баш мөхәррир трубканы үзе күтәрде. Ишеткән сүзләреннән ул агарынып китте:– Бүген төнлә Азаматның сукыр эчәге шартлаган. Әле аңына килә алмыйча реанимациядә ята, – дип ачыргаланып кычкырып җибәрде.... Мин Азаматның хәлен белергә хастаханәгә киттем, ә баш мөхәррир милиционерлар турындагы теге очеркны бүлек мөдире Рөстәмнең үзенә язарга кушты. Рөстәм «Мәкаләне өйдә язып, иртәгә үк өстәлегезгә китереп салачакмын», – дип ышандырды аны.Бер көн, ике көн үтте – Рөстәм редакциядә күренмәде. Баш мөхәррир кушуы буенча өенә барсак – ишектә зур йозак. Күршеләре «Рөстәм өченче көн эшеннән кайтып барганда, ватык кирпечкә абынып уң кулын сындырган. Әле хастаханәдә», – дип хәбәр иттеләр. Ул вакытта кесә телефоннары юк бит инде – хәбәр итә алмаган....Милиция хезмәткәрләре турында очерк язу бүлегебезнең соңгы хезмәткәре – миңа тапшырылды. Мин бу эшкә 13 нче сентябрьдә – җомга көнне тотындым. Аянычка каршы, 13енә туры килгән җомга – җен-пәри туе көне икәнлеген дә, ул көнне кешегә бер нинди эшкә тотынырга ярамаганлыгын да, төрле бәла-казалар көткәнлеге турында да ул вакытта берни белми идем шул... Күпме маташсам да, мәкалә мин теләгәнчә килеп чыкмады. «Әй, алда ике ял көне бар, якшәмбе дә тәмамларга була. Бүген Уфадагы дуслар янына барып, күңел ачып кайтыйм әле», – дип уйлап, өйгә кайттым да, бераз ял итеп алгач, башкалабызга юл тоттым... Әле өйләнмәгән чак, бала-чага кайгысы юк...Дуслар, гадәттәгечә, киң күңел белән каршы алдылар. Кич буе бәйрәм иттек. Вакыт сизелми дә үтеп китте. Иртән, сәгать сигезләр тирәсендә, хуҗалар белән хушлашып, мин Уфа автовокзалына юнәлдем. Билет сатып алдым. Ишембай автобусы китәргә ярты сәгатьләп вакыт бар. Юл вакыты күңелсез булмасын өчен, гәзит-журнал сатып алырга булдым. Әмма «Уфа-печать» киоскысы янына барып җитү миңа насыйп булмады. Юлыма ОМОН формасы кигән өч исерек әзмәвер чыгып басты.– Где ты был, падла, когда мы в Чечне кровь проливали!– дип акырып җибәрде аларның берсе һәм искәрмәстән минем башка китереп типте. Аңа дуслары да «ярдәмгә килде». Кеше үтерергә махсус өйрәтелгән өч әзмәвергә каршылык күрсәтү турында уйларга да мөмкин түгел иде. Кыска чәчле, кабан тешле ОМОНчының чираттагы сугуыннан соң мин башым белән бетон стенага килеп бәрелдем. Бөтен тирә-як караңгылыкка чумды. Бер генә мизгелгә күз алдымнан мөгез һәм койрык таккан милиция хезмәткәрләре, канга баткан Азамат һәм Рөстәм йөгерешеп узган кебек булдылар......Аңыма килгәндә, мин ниндидер ап-ак бүлмәдә ята идем. Кырымда ак халатлы чибәр кызлар йөри. «Күрәсең, мин үлеп, оҗмахка эләккәнмендер. Болары – хур кызларыдыр. Хәзер алар чишенеп бии башларлар, ә аннан миңа яхшы шәраблар эчерерләр», – дигән татлы уйларымны ак халатлы ниндидер бер абзый бүлде.– Аңыңа килдеңме, дускай,– диде ул, маңгаемны тотып.– Травматология бүлегендә инде икенче көн ятасың бит.Минем баш мие селкенгән һәм кабырга чатнаган булып чыкты. Хастаханәдә ике атна тирәсе ятып, бераз рәткә кергәч, Уфага бүтән килмәскә антлар бирә-бирә, Ишембайга кайтып киттем. Эшкә чыктым. Баш мөхәррир әлеге дә баягы милиционерлар турындагы очеркны язып бетерергә кушты. Күңелемдә ниндидер аңлашылмас шик туса да, ризалаштым. Әмма каләм тотып, мәкаләне язарга утыруым булды, күз алларым караңгыланып егылып киттем...Аңыма мин Ишембай шәһәр хастаханәсендә килдем. Анда ике атна чамасы вакыт үткәргәч кенә, хәлем бераз әйбәтләнде. Озак кына эшкә чыгарга куркып йөрдем. Баш мөхәррир кабаттан шул милиционерлар турындагы очеркны язарга кушмас микән? Бәхетемә, берьюлы өч хезмәткәрен югалткан баш мөхәррир ул язманы гәзиткә урнаштырудан баш тарткан булып чыкты. Күрәсең, ниндидер югары көчләр ул язманың дөнья күрүенә каршы булгандыр инде. Һәм ни гаҗәп, алар максатларына ирештеләр...
Әнвәр ӨМЕТБАЕВ,
Ишембай шәһәре
Читайте нас: