Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
1 февраль 2019, 17:35

ЮЛНЫҢ ДА ҖАНЫ БАР...

1997 ел... Күптән түгел өйләнеп, улым яңа туган чак. Җәмәгатем декрет ялында, ноябрь урталарында авылга кайтып киттеләр. Бер атналап вакыт узгач, мин дә ял көннәрендә аның туган төяген – Ярмәкәй районының Кулбай авылын урап килергә булдым. Студентлыктан яңа чыккан чак, автомобиль-мазар юк, гел Уфа – Абдуллино электричкасына утырып, Приютово станциясендә төшеп калырга туры килә. Аннан соң янә 65 чакрым ара көтә. Анысын инде үз җаең белән: башта – Ярмәкәйгә комы коелып барган борынгы автобуска утырып, аннары “попутка” тотып узарга тиеш буласың.

1997 ел... Күптән түгел өйләнеп, улым яңа туган чак. Җәмәгатем декрет ялында, ноябрь урталарында авылга кайтып киттеләр. Бер атналап вакыт узгач, мин дә ял көннәрендә аның туган төяген – Ярмәкәй районының Кулбай авылын урап килергә булдым. Студентлыктан яңа чыккан чак, автомобиль-мазар юк, гел Уфа – Абдуллино электричкасына утырып, Приютово станциясендә төшеп калырга туры килә. Аннан соң янә 65 чакрым ара көтә. Анысын инде үз җаең белән: башта – Ярмәкәйгә комы коелып барган борынгы автобуска утырып, аннары “попутка” тотып узарга тиеш буласың.
Ярар, чыктым юлга. Көндезге өчләрдә электричкага утырдым. Ул кичке тугызлар тулганда Приютовога килеп төште. Бәхетемә, соңгы сөякләре коелып барган теге автобус та әле кузгалып өлгермәгән иде. Аның белән 40 чакрым ара үтеп, унберенче яртыларда Ярмәкәйгә дә килеп төштем. Юл сумкасында бабайга күчтәнәчкә алынган “Стәрлетамак” сырасының өч шешәсе күңелле чылтырап бара.
Хәзер инде Ярмәкәй – Кулбай арасындагы 25 чакрымны исән-имин үтәргә кирәк. Инде караңгы, каты җил дә чыгып маташа. Тик, каһәрең, тукталышта сәгатькә якын җилдә катып торсам да, черегән “Запорожец”ы да килеп чыкмады гына бит әй! Ул вакытта кесә телефоннары да юк, берәр оешмага кереп, машина сорап шылтыратыр идең, алары да күптән бикләнгән. Киттем инде юл буйлап җәяүләп.
Дүрт чакрым ераклыктагы Габкәрим авылына килеп җиткәч, бер шешә сыра эчкә кереп ятты. Хәзер инде Рәтамак авылын үтәргә кирәк. Аннан соң Кулбайга янә 12 чакрымлап ара кала.
“Попутка” юк та юк, җил көчәйгәннән-көчәя. Ярар, ике сәгать эчендә бу ара да артта калды. Сумка тагын бер “Стәрлетамак” сырасына җиңеләйде. Аяклар арыса да, хәзер машина көтеп басып торудан һич файда юк, җиде төн уртасында эт тә йөрми! Шуңа күрә ары атладым.
Менә Кулбайдан сигезләп чакрымда урнашкан Сөярмәт авылына да килеп җиттем. Сумка сыралардан тәмам бушады. Аякларга таш таккан кебек. Авылны чыгып, борылышны узган идем, җан рәхәте – алдымда Кулбай утлары, учка салынган кебек, ялтырап ята! Һи, монысы гына пүчтәк, хәзер үтәбез аны, дип шатланып, икеләтә көч белән алга омтылдым. Үзем бер утларга, бер кул сәгатемә күз салам – төнге дүртенче ярты җитеп килә икән.
Тик, ни гаҗәп, авыл утлары якынаймый, ә, киресенчә, ерагайганнан-ерагая! Барам-барам, юк инде, бераздан бөтенләй күздән югалдылар. Өстәвенә, җилгә кар да кушылып, буран чыкты. Бер сәгать узды, аннары – икенчесе, ә Кулбай һаман күренми! Шуннан исемә төште: бабай, Сөярмәт һәм Кулбай арасында “җенле урын” бар, ул кешеләрне алдап адаштыра, төнен ялгызың аннан узарга ярамый, ике нарат арасында адашып үлүең дә мөмкин, дип сөйләгән иде бит! Куркышымнан белгән догаларымны укый башладым. Артыма борылып карасам, Сөярмәттән чыгып, бер чакрым ара да үтмәгәнмен, шул “җенле борылышта” таптанып, тик торганмын икән! Еракта әтәч кычкыруы ишетелде. Шунда аякларыма каяндыр көч керде, “җенле борылыш”, моңардан барыбер файда юк, диптер, мөгаен, мине үзеннән ычкындырырга булды. Соңгы көчләремне җыеп, Кулбайга карап йөгердем. Инде иртәнге таң сарысы беленә башлаганда гына кайтып егылдым мин әби-бабайның йортына. Аларның күзләре дүрт булды.
Соңыннан сөйләделәр: мине ычкындырмыйча тотып торган “җенле борылыш”та ел саен берничә юл һәлакәте дә булып тора икән. Һич хәвеф янамаган урында автомобиль-мотоцикллар кюветка тәгәри, я бер-берсе өстенә менә икән. Соңыннан берничә танышым да шундый ук фаҗигагә тарыды.
Фольклор әсәрләре җыю белән шөгыльләнә башлагач, мин бик борынгы заманнарда бу урында ике ыру-кабилә арасында канлы бәрелеш чыгып, бик күп кеше үлүе, аларның гәүдәләре күмелмичә калып, җаннары һаман шунда каңгырып йөрүе турында берничә риваять тә язып алдым. Аларны “әби әкияте” дип карап, ышанмас та идем, нәтиҗәсен үземдә татыдым.Менә шундый хәлләр! Юлны каргамагыз, нәҗесләмәгез, төкереп-сүгенеп рәнҗетмәгез. Юлның да җаны бар!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: