Кичә Президент Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган махсус комиссия утырышын үткәрде. Шунда ук Бөек Ватан сугышы ветераннарына өстәмә ярдәм чаралары турында Указга кул куелуы турында да хәбәр ителде. Аның буенча “фронтовикларга һәм фронтовикларның тол хатыннарына, шулай ук кечкенә яшьтәге концлагерь тоткыннарына бәйрәм уңаеннан 80шәр мең сум акча түләнеләчәк”. Тыл хезмәтчәннәренә һәм блокадалы Ленинградта яшәүчеләргә, балигъ булган концлагерь тоткыннарына һәм ПВО объектларында, диңгез һәм авиабазаларда эшләүчеләргә, оборона корылмалары төзүчеләргә ярдәм исә 55әр мең сум акча биреләчәк.
Бүгенге көндә Русиядә 7 меңнән артык сугыш ветераны яши. Аларның һәммәсе дә үзләре яшәгән шәһәр һәм авылның почетлы гражданнары дип игълан ителергә тиеш. Шулай ук мәктәпләрдә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыкларына багышланган махсус курс кертергә тәкъдим ителде.
Чыганак: http://www.kremlin.ru/
Фото: adm-verhotury.ru