Барлык яңалыклар

Сугышта үлгән солдат бәете

Бу бәетне Совет армиясе офицеры Миргасыйм Шакир улы Әхмәтов (1915 елгы) Шаран районының Яремкә авылында яшәүче Габделислам әбигә фронттан җибәргән булган.

Сугышта үлгән солдат бәете
Сугышта үлгән солдат бәете

“Бисмилла”, – диеп башлагыз,

Бу бәетнең башларын.

Герман җирләрендә калды

Минем газиз башладым.

 

Хәлләрдән таеп яттым мин,

Зур сугышларны күреп.

Әнкәем, ярдәм итә алмадым,

Сугышларда күп йөреп.

 

Машиналарда йөргәндә,

Яңгырларга чыланам.

Сугышлар бик авыр булды

Мин үләрмен, чыдамам.

 

Күкрәгемә пуля кергәч,

Духтыр килеп урады,

И әнкәем, бергә чаклар

Күз алдыңда торамы?

 

Өй артында бакчаларда,

Су сибегез суганга.

“Бәхил бул”,  – дип әйтәлмәдем,

Күңелләрем тулганга.

 

Җил көннәрендә ачылыр

Безнең урам капкабыз.

Миннән калган бер улым бар,

Туганнарым, какмагыз!

 

Без илләрдән чыгып киттек,

Машинага төялеп.

И әнкәем карап калды,

Өй буенда сөялеп.

 

Күк күгәрчен күп монда,

Ак күгәрчен юк монда.

Кешеләре күп булса да,

Үз әнкәем юк монда.

 

Сезнең хәлләрне сорадым,

Карурман кошларыннан.

Пулялар килеп тигәчтен,

Мин яздым ушларымнан.

 

“Бисмилла”, – диеп башлагыз,

Һәрбер эшнең башларын,

Сугышларда күп йөр(е)дем,

Күпне күрде башларым.

 

Кояшларга уңар инде,

Яшелле күлмәкәем,

Герман пулялары өчен

Үстердең, инәкәем.

 

Кыр казлары очып килә

Каңгылдашып һавадан.

Инде мине күрәлмассыз,

Бу дөньяда яңадан.

 

И әнкәем, яшь чагымда

Рәнҗеттем бит мин сине,

Герман пулялары өчен

Үстергәнсең син мине.

 

Миннән калган киемнәрне,

Әнкәй, үзең кисәнә.

Гомерең булса, и әнкәем,

Хәер-дога кылсана.

 

И әнкәем, өй алдының

Баскычлары – киң такта.

И әнкәем, күп җылама,

“Сабыр бул”, – дигән китапта.

 

И әнкәем, саклый күрче,

Бакчадагы алмаңны.

И әнкәем, күралмадың,

Җан биргәндә, балаңны.

 

Биек тауның башларында

Үсә вак-вак сәрдәрләр.

Дөньялыкта кавыша алмыйбыз,

Кавышырбыз мәхшәрдә.

 

Күкрәгемә пуля кергәч,

Күп түгелде каннарым.

Германия урманында

Чыга газиз җаннарым.

 

Ак аеллы сары каеш,

Кысып тора билемне.

Сугышларда вафат булам,

Күрә алмыйм илемне.

 

Сибелә чәчем, сибелә чәчем

Сибелә чәчем үрләргә.

Минем газиз башкайларым

Яшьли керә гүрләргә.

 

Нигә болай булуымны

Үзем дә беләлмадым.

Туган-үскән илләремне

Кайтып та күрәлмадым.

 (1971 елда Шаран районы Яремкә авылында Совет армиясе офицеры Миргасыйм Шакир улы Әхмәтовның (1915 елгы) Бөек Ватан сугышы елларында Габделислам әбигә (фамилиясе күрсәтелмәгән) фронттан җибәрелгән хатыннан БДУ студентлары күчереп алган.)

Фото: https://krondou14.ru

Сугышта үлгән солдат бәете
Сугышта үлгән солдат бәете
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: