Барлык яңалыклар
Хәтер һәм дан елы
11 апрель 2023, 09:56

Фәнис ГАЛЛӘМОВ. Хәбәрсез югалган яугир бәете

Бүгенге көнгәчә картәтәй сугышта хәбәрсез югалганнар исемлегендә булды.

Фәнис ГАЛЛӘМОВ. Хәбәрсез югалган яугир бәете
Фәнис ГАЛЛӘМОВ. Хәбәрсез югалган яугир бәете

Әтием Габдулла Тукайның якташы, Татарстанның Арча районы Кырлай авылыннан дүрт чакрым ераклыкта гына урнашкан Ташчишмә авылыннан.

Бүгенге көнгәчә картәтәй сугышта хәбәрсез югалганнар исемлегендә булды. Әлеге шигъри юллар агымдагы ел башында туган иде. Ә инде җылы язгы жилләр картәтәй турында куанычлы хәбәр китерде. ОБД "Мемориал" сайтыннан картәтәйнең соңгы алышта Ленинград фронты 380нче укчы дивизиянең 1260нчы укчы полкында исәпләнеп, каты алышларда катнашуын ачыкладым. "Демьян" казанында “кайнап”, авылдашы, якташлары hәм дә шул исәптән меңгә якын мөселман ир-егетләре белән каhарманнарча hәлак була.

 

Үлмәдем мин, исән дә түгелмен,

Сугыш тузанында күмелдем.

Хәбәрсез югалдым мин туганнар,

Онытмагыз исән калганнар.

 

Күршем белән иңне иңгә куеп,

Каршы алдым сугыш афәтен.

Еллар язды тарихларга уеп,

Туктатканбыз фашист мөртәтен.

 

Ятим калды яшьли сөйгәнем,

Кызым, улым – бәхет гөлләрем.

Сугыш ялкынында мин көйдем,

Тик җанымны бер дә сатмадым.

 

Хатынымны оҗмах түрендә,

Җитмеш өч ел көтеп очраттым.

Балалар hәм Ана иңендә,

Дөнья йөген күреп шаккаттым.

 

Оныкларым минем яшемне,

Узып киткән күптән йөгереп.

Сугыш яланында яшенне,

Яшьнәгәнен күрмәдем өлгереп.

 

Яман шартлаудан соң үземне,

Кайдан табарга да белмәдем.

Әйтә алмый йөрдем сүземне,

Читтән генә барын күзләдем.

 

Каскам юк, башым ярылган,

Аяк-куллар өзелеп аерылган.

Бармакларым җиңел калтырап,

Винтовкамны кыскан шытырдап.

 

Кабер булды бомба чокыры,

Яуда калган җиде яугиргә.

Сөякләрем hаман чакыра,

Тынгы тапмый җаным hич бердә.

 

Орден, медальлләрем дә бар иде,

Алышларда окоп тар иде.

Җиңү Парадында ак күгәрчен,

Очып йөрде күктә, ул – мин идем.

 

Бөек Җиңүләрнең еллыгын,

Бәйрәм итәр исән калганнар.

Сынсыз гына тигез сафта торыр,

Миндәй хәбәрсез югалганнар.

 

Җир-Ананың җылы куенында,

Җиде якташ калдык мәңгегә.

Табалсалар безне эзтабарлар,

Кабул итәр Туган илгенәм.

 

Тапмаслар да, бәлки, мин – үлемсез,

Сугыш явы миңа бетмәгән.

Тапсалар да, булырмын исемсез,

Хәбәрсез югалуымны мин көтмәгән...

Фәнис ГАЛЛӘМОВ,

отставкадагы майор, Башкортстанның һәм Русиянең Журналистлар берлеге әгъзасы, Дүртөйле районы.

Фото: stihi.ru

Фәнис ГАЛЛӘМОВ. Хәбәрсез югалган яугир бәете
Фәнис ГАЛЛӘМОВ. Хәбәрсез югалган яугир бәете
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: