Барлык яңалыклар
Хәтер һәм дан елы
25 август 2022, 14:22

Муса Җәлилнең әнисенең балаларына язган мөнәҗәте

Бүген – 1944 елның 25 августында немец фашистлары тарафыннан һәлак ителгән җәлилчеләрне искә алу көне. Сезнең игътибарга тәкъдим ителгән мөнәҗәтне 1972 елның җәендә БДУның татар-рус бүлеге студентлары фольклор практикасы вакытында Башкортстанның Стәрлебаш районында Зәлифә Айдарәле кызы Йосыповадан (1901 елгы) язып алып кайткан була. Зәлифә Йосыпова мөнәҗәтне Әминә әби Хәбибуллинадан ишетә һәм язып ала. Әминә әби исә аны Оренбургта Муса Җәлилнең әнисеннән язып алган була. Мөнәҗәтнең оригиналы Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы фольклор фондында саклана.

Муса Җәлилнең әнисенең балаларына язган мөнәҗәте
Муса Җәлилнең әнисенең балаларына язган мөнәҗәте

Бик нык авырдым, балам.

Үлсәм күрәлми калам.

Зарланып бер хат язам,

Уйлап карагыз, балам.

Бик сагындым сезләрне,

Бигрәк тә кызларны.

Иртән торсам да көтәм,

Кичен ятсам да көтәм.

Синең өчен ут йотам,

Уйлап карагыз, балам.

Читтә йөргән балалар

Күп кайгылар салалар.

Ахры җанымны алалар,

Уйлап карагыз, балалар.

Ана күңеле балада,

Бала күңеле далада.

Шул сүз рас чамада,

Уйлап карагыз, балам.

Дөньяда бар дүрт балам,

Берсен дә күрми калам,

Шулай язгандыр, Аллам,

Уйлап карагыз, балам.

Төшемдә күреп уянам,

Аны сөйләп куанам.

Кайтырлар, дип юанам,

Уйлап карагыз, балам.

Чит илдә сез үзегез,

Хәтта килә сүзегез.

Үзәгемне өзәсез,

Уйлап карагыз, балам.

Халыклар иртә торалар,

Бер-берсен күрәләр.

Хәлләремне күрәләр,

Уйлап карагыз, балам.

Мин дә иртә торамын,

Хатыгызны көтәмен.

Юксынып, аһ итәмен,

Уйлап карагыз, балам.

Казаннарга да бардым,

Оренбургта да тордым.

Ахыр аерылып үләмен,

Уйлап карагыз, балам.

Мине больнис алмады,

Духтырлар күз салмады.

Барыр җирем калмады,

Уйлап карагыз, балам.

Монда яздым сүземне,

Күрә алмассыз үземне.

Саргайттыгыз йөземне,

Уйлап карагыз, балам.

Кече кызым Хәдичә,

Сөя идем һәр кичә.

Үлеп китәм күрмичә,

Сагынган идем, балам.

Үлем хәле каты икән,

Аны һәркем татый икән.

Үлгәч кеше кайтмый икән,

Хафил булмагыз, балам.

Олы улым Ибраһим,

Көтә идем һәр аем.

Миннән васыять шул сиңа,

Искә ал һәр җомгада.

Ибраһим балакаем,

Тыңла минем әйткәнне.

Мине искә алган чакта,

Калдырма әткәеңне.

Зәйнәп белән Хәдичәне

Бүләк итеп калдырам.

Яшь көйгә калалар алар,

Шуңа бигрәк кайгырам.

Сезгә кайгы көннәре,

Сезнең өчен янганнарым

Көйдерәчәк гөлләрне.

Муса улым, сиңа әйтәм,

Туганнарыңны кара.

Миңа үлем вакыты җитте,

Кылып булмый бер чара.

Кара туфрак астында,

Калачак бу тәннәрем.

Берегезне күрә алмадым,

Шуңа әрни җаннарым.

Зәйнәп кызым, сиңа әйтәм,

Тырыш яхшы булырга.

Туганнарың белән бергә,

Тырыш матур торырга.

Зәйнәп, юлда адашмагыз,

Начарлыкны ташлагыз.

Ходай өчен шуны әйтәм,

Начар юлга басмагыз.

Кулыгызда бар вакытта,

Әзрәк хәер бирегез.

Миннән фатиха шул сезгә,

Мәңге игелек күрегез.

Кече кызым Хәдичә,

Йөзләреңнән нур чәчә.

Никадәр үкенсәм дә

Үлеп китәм күрмичә.

Белмәдегез кадеремне,

Күрмәдегез каберемне.

Барыгыз да ташлап китеп,

Яндырдыгыз бәгъремне.

Әҗәл авыруы тиде,

Минем газиз башыма.

Инде хәзер мин барамын

Бер Ходайның каршына.

Нинди тилмереп көтсәм дә,

Килмәдегез каршыма.

Нинди бәхетсезлек килде,

Минем моңлы башыма.

Бер Ходайның тәкъдире,

Безне шулай аерды.

Дүрт балам, дүрт ботак иде,

Бары да миннән аерылды.

Аерылу тиз дә икән,

Аерылгач өмет аз икән.

Аерылуның хәлләренә

Теләсәң ничек түз икән.

И, сөекле кызларым,

Бу минем соңгы сүзләрем

Мәхшәр көне җитмәенчә,

Күрә алмассыз йөзләрем.

Мин китәм ерак сәфәргә,

Ходай хәерле кылсын.

Моны укыган адәмнәр,

Миңа хәерлек кылсын.

Бик күп сүзләр сөйләдем,

Кемнәр тотар сөягем.

Никадәр сагынсам да,

Сабырлыклар теләдем.

Кара җирнең астында

Черәячәк тәннәрем.

Ахры алып китәм инде

Эчемә җыйган гамьнәрем.

Ибраһим, Муса, Хәдичә, Зәйнәп,

Хуш, сау булыгыз.

Исән вакытта дөньяда

Бергә матур торыгыз.

Фото: shareslide.ru

Муса Җәлилнең әнисенең балаларына язган мөнәҗәте
Муса Җәлилнең әнисенең балаларына язган мөнәҗәте
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: