И, бигрәк кызык инде бу Гарифҗан Миңлеямалы, такмак уйлап чыгарып, җырлап бөтен заводны көлдереп тик йөри. Нинди генә такмак җырламый бит әй. Ничек җырлады әле ул?
Әйе, шушы фашист дөмеккере аркасында яшьли килеш күрәбез инде нужнаны. Пыяла заводы подвалында утырам, митрауай (метровой) утын ягам, кислород бирәм. Уф, нишләп бу подвалда җырлап утырам инде. Хәзер тагын гудок бирә башларлар. “Воздух давай, Мархаба! Кислород, красный штан!” – дип кычкыра башлар инде теге чуваш Василий.
– Пыяла кирәк! Стикло давай, имеш.
Усолка (Красноусольск) пыяла заводы фронтка күпме пыяла озатты дип сөйләделәр соң әле собранҗада? Ул сугышта пыяла нигә кирәк икән?! Ярый инде киптереп җибәргән әпәйләр, бәрәңгеләр, бәйләгән пирчәткә, башалтайлар аңлашыла...
Шулай ди, миңа теге бригадир Василий, “красный штан”, ди. Нишләтәсең инде башкасы булмагач? 1943 елның 7 ноябре белән котлап, алдынгы колхозчыларга өчәр метр кызыл сатин тараттылар. Троицкидан бөтен киемнәрне туздырып кайткач, инәй аптырап тегеп бирде инде. Шәп бит! Кызыл флаг төсендә!
Мә, кислород! Мә, Мәрхәбәдән сезгә кислород!
Гыйниятуллам гына кайтсын, ыштанның кызылын гына түгел, әллә ниндиен киярбез. Менә инде 3 ел хат-хәбәре юк...
Шулай дип җырлый-җырлый киткән иде, бахыркаем.
Ярый әле, токчый күз Хәдичә, келәт урамы Рәкыя, Метри Галиясе кияүгә чыгып, берәр-икешәр бала табып калдылар. Балалары булганга, калхузда гына эшлиләр. Безнең шикелле кырга эшкә куылып йөрмиләр. Сугыш бетеп, ирләре кайткач, тагын табарлар әле. “Ирем военный” – дип мактанып та йөрерләр.
Ә без, сугыш башланганда 20 яше генә тулганнар, кемнәргә генә кияүгә чыгарбыз икән соң, и Ходаем!
Мә, кислород! Мә, Мәрхәбәдән сезгә кислород!
Ачыктырды. Инәй җибәргән күмәч, бәрәңгеләр әллә кайчан бетте шул. Якын-тирә авылларныкылар кайтып килә дә бит. Безнең авылга урман аша куркыныч, әле, күкәем-маем, чокыры да су белән тулган, диләр. Ул салкын суны ничек чыгасың инде?.
Ярый әле заводта сумала күп, шуны чәйнибез, ачыгу да әзрәк онытылып тора. Кичә теге елан аягы кискән Миңнеямал әллә каян бал балы табып китергән. Кызлар кругка утырып алдык, ыстакан килеп җиткәч, теге чәйнәгән сагызларны маңгайга ябештереп торабыз да, балны эчкәч, тагын чәйни башлыйбыз.
Әл дә ул бәрәңге бар инде. Аның да җыры бар бит әле.
Мә, кислород! Мә, Мәрхәбәдән сезгә кислород!
Бал балы болай да нечкәргән күңелләребезне нечкәртеп җибәрде. Чыра-пычак Зәйтүнә үзенең хәлләрен сөйләп елап алды. Аның белән Троицкида торф кискәндә күрмәгән калмады инде. Көне буе эшлибез дә, төне буе авыллар буйлап хәер сорашып йөрибез. Әлеге-баягы ачбыз инде. Ул аннан кайтканда чабаталарны күтәрерлек түгел.
Көч-хәл белән өйгә кайтып кердем. Инәй умач ашы пешергән. Әй тәмле бит теге, күп итеп тә пешергән. Туеп булмый бит. Ашадым-ашадым да йокларга яттык. Төнлә бервакыт уянып китсәм, эчем күбә башлаган. Курыктым, күлмәк поясы алдым да бәйләп куйдым. Тагын йоклап киткәнмен, уянсам, поясым күренми дә, эчем кабарган. Инәйне уяттым. Ул:
Минем кая йөрергә, хәлем юк. Шуннан әтәйне уятып Шәмсибанат әби артыннан җибәрде. Ул килеп камыт энәсе белән эчемне тиште. Шулай була, нәфесеңне тыя алмасаң, бирән, дип үземне тиргәдем инде.
Мә, кислород! Мә, Мәрхәбәдән сезгә кислород!
Яшәрбез, Аллаһы боерса, яшәрбез! Матур итеп, күңелле итеп яшәрбез, шушы фашистны гына дөмектерик. Дүрт сеңлем, бер энем бар. Аллаһы боерса, аларның да тамагы тук булыр. Абыстайларына исәнлек кенә теләсеннәр, хур итмәм мин аларны. 10 яшьлек Мөхәммәте болай дигән була: “Зул үскәч, абыстай, сиңа үзеңә өй салып биләм”, – дигән була, әй, сабый. Салырбыз, өен дә салырбыз, инде ир бәхете бирсен, Ходаем.
Мә, кислород! Мә, Мәрхәбәдән сезгә кислород!
Мә, кислород! Мә, Мәрхәбәдән сезгә кислород!
Тукта, нигә бу төрле тавыш соң?! Нигә шулхәтле гудок бирәсез? Бертуктамый утын ыргытам бит. Беләгемнең хәле дә калмады бит инде!
– Победа, Красные штаны, победа! Мархаба, победа!
Р.S. Бу эссе 1921 елда туган зурәнием Мәрхәбә Хәбибрахман кызы Абдуллинага багышланды. Сугыш бетә, сеңелләре кияүгә чыгып, төрле якларга китәләр, энесе өйләнеп, төп йортта кала. Тырышып бетергән дүртпочмаклы йортта әти-әнисен карап, соңгы юлга озата, Үзбәкстан якларында төпләнгән сеңлесенең улын, 26 яшендә үлеп киткән сеңлесенең кызын карап үстерә. Аларның балаларын да, ягъни безне, үз оныклары кебек яратты, хәстәрләде, кайгыртты. Пенсиягә кадәр колхоз басуларында тир түгүчеләрне, мәктәп интернатында яшәүче балаларны тәмле ашлары белән сыйлады ул. Шул дүртпочмаклы йортта төрле елларда читтән килгән 9 кыз (укытучылар, тәрбиячеләр) фатирда яшәде.
Менә шулай тормышта күпләргә сулар һава булып яшәде ул. Әлбәттә, сөйгән егетләрен сугышка озатып, кияүгә чыкмыйча тол калып картайган зурәниебез кебекләр аз булмаган.
Рәхмәт сезгә, сугыш чоры кызлары! Дан сезгә, кыз-әбиләр!
Нәсимә МӨКИМОВАның шәхси архивыннан алынган фотода: уңнан икенче – Мәрхәбә Абдуллина, сулдан икенче – язма героиняларының берсе – Гарифҗан Миңлеямалы.