Барлык яңалыклар
Хәтер һәм дан елы
9 декабрь 2020, 16:54

Башкортстан – Геройлар төбәге!

Бүген Русиядә Ватан Геройлары көне билгеләнә. Шул уңайдан республиканың Милли архивында “Башкортстан – Геройлар төбәге!” дип аталган виртуаль күргәзмә оештырылды.

Ватан Геройлары көне – Русиядә 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Әлеге бәйрәмнең тарихы XVIII гасыр азагыннан башлана. 1769 елда императрица Екатерина II сугыш кырында күрсәткән батырлыклары һәм хәрби вазыйфаларда булган еллары өчен офицерларны Изге Георгий Победоносец ордены белән бүләкли башлый. Орденның дүрт дәрәҗәсе була, шуларның беренчесе – иң югарысы.
1917 елга кадәр 9 декабрьдә Русиядә Георгий кавалерлары бәйрәме билгеләп үтелә. 2007 елдан башлап бу көнне Советлар Союзы һәм Русия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий Победоносец, Дан орденнары кавалерларын хөрмәтлиләр.
Ватан Геройлары көне уңаеннан республиканың Милли архивы “Башкортстан – Геройлар төбәге!” дип аталган виртуаль күргәзмә оештырды. Анда Милли архив фондларындагы материаллар куелган. Алар арасында Ватанны саклаучыларның портретлары, күмәк фотографияләре дә бар. Башкортстан территориясендә оешкан 112нче Башкорт атлы дивизиясе сугышчылары һәм командирларының һәм Берлинга кадәр барып җитүе, аларның батырлыгы республика халкы өчен олы горурлык булып тора. Шунысы куанычлы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан аның командиры, яу кырында һәлак булган гвардия генерал-майоры М.М. Шәйморатов Русия Федерациясе Герое исеменә лаек булды.
Җиңү өчен фидакарьләрчә көрәшкән легендар шәхесләр арасында ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев, Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов, Мәгүбә Сыртланова, Таһир Кусимов, Чехословакиядә сугышкан партизан отряды командиры, «Кара генерал» Даян Мурзин, «Башкортстан комсомолчысы» отряды партизаннары һәм башкалар бар.
Сайтка керүчеләр шулай ук фронт дуслыгының гомерлек булуын раслаучы фотолар белән дә таныша ала. Бу дуслык еллар узу белән ныгый гына бара – фотоларда төрле еллардагы сугыш ветераннарының очрашулары сурәтләнгән. Ни кызганыч, елдан-ел фронтовиклар сафы сирәгәя бара, ләкин алар турындагы истәлек фотодокументларда саклана
Әлбәттә, бер виртуаль күргәзмәдә сугышчылар, партизаннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, гомумән, фашизмны җиңүгә өлеш керткән Ватан геройлары турындагы фотоларны барысын да күрсәтеп бетерү мөмкин түгел. Шуңа күрә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү чорында архивчылар Русиянең легендасы һәм горурлыгы булган иң танылган шәхесләрнең генә фотогалереясен тәкъдим иттеләр.
Читайте нас: