Барлык яңалыклар
Хәтер һәм дан елы
27 февраль 2020, 01:03

Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан фронт юморы

Ядрә тигән дошман танкыннан немец чыгып, карга ава. Бераз ятканнан соң, калтырап, җылынырга дип кабат янган танк эченә кереп китә.

* * *

Украина. Бер авыл йортының тәрәзәсенә чиртәләр.
Кем бар анда? – дип сорый хуҗа.
Без, партизаннар.
Тәк-тәк-тәк”, – дип телгә килә хуҗаның пулеметы.

* * *
Белорус партизаннары тимер юл шпалларына солидол сөртә. Шуннан соң немецларның азык-төлек төягән эшелоннары Владивостокка кадәр барып җитә.

* * *
Ядрә тигән дошман танкыннан немец чыгып, карга ава. Бераз ятканнан соң, калтырап, җылынырга дип кабат янган танк эченә кереп китә.

* * *
Хәтта немецлар басып алган җирләрдә дә Тимур һәм аның командасы коммунистлар, кызылармиячеләр яшәгән йортларга кызыл йолдызлар төшерүне туктатмады.

* * *
Немец ветераныннан оныгы сорый:
Бабай, ә Совет гаскәрләре куркыныч идеме?

Белмим, балам, артка борылып караган булмады.

Фото: caricatura.ru

Читайте нас: