Барлык яңалыклар
Хәтер һәм дан елы
23 февраль 2020, 22:48

Уфада бер ветеран өчен парад оештырылды

Башкортстанда яңа булдырылган генерал Миңнегали Шәйморатов ордены 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе ветераннарына тапшырылды.

Башкортстанда генерал Миңнегали Шәйморатов ордены булдырылды. Беренче орден 112нче Башкорт кавалерия дивизиясендә сугыш юлын үткән 102 яшьлек Мөгыйн Нагаевка тапшырылды. Аны ветеранга республика Башлыгы Радий Хәбиров тапшырды. Ул яшәгән Мөксинов урамындагы йорт ихатасында ветеран өчен хәрби парад уздырылды. Моңа кадәр Башкортстанда бер ветеран өчен аерым тантаналы йөреш уздырылганы булмады. Ветеранны арба белән йорт ихатасына алып төшеп, аның түшенә Радий Хәбиров беренче орденны кадаганнан соң ветеран хөрмәтенә тынлы оркестр озатуында тантаналы йөреш узды. Хәрби йөрештә ике йөздән артык кеше катнашты.
Аннан соң Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ветераннар госпиталенә барып, анда дәваланучы Габделхәй Әхәт улы Зариповка генерал Миңнегали Шәйморатов исемендәге икенче санлы орден тапшырды.
Генерал Шәйморатов ордены көч структуралары вәкилләренә һәм коткаручыларга, шулай ук җәмәгать тәртибен саклаганда, кешеләрне коткарганда батырлык күрсәтүчеләргә тапшырылачак.

Автор фотосы.
Читайте нас: