Барлык яңалыклар
Хәтер һәм дан елы
23 февраль 2020, 22:25

Шәйморатов дивизиясе яугирләренә – Шәйморатов орденнары!

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 112нче Башкорт атлы дивизиясенең ике яугирен генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләде. Быел кабул ителгән орден көч структуралары вәкилләренә һәм коткаручыларга, шулай ук җәмәгать тәртибен саклаганда, кешеләрне коткарганда батырлык күрсәтүчеләргә тапшырылачак.

Беренче бүләкләнүче Мөгыйн Нагаев – 112нче Башкорт атлы дивизиясе составында яу юлын үтеп, 102 яшькә җиткән якташыбыз. Ул – Мишкә районының Татарбай авылында туып үскән милләттәшебез. Дивизия составында Белоруссия, Польша, Варшаваны азат итүдә катнашакан Брандербургны, Белградны, Трептов Камминны, Гюльцовны, Платаны, Берлинны алган. Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, “Батырлык өчен”, “Сугышчан хезмәтләре өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
Аны Ватанны саклаучылар көне белән котлап, Шәйморатов орденын тапшыру өчен республика Башлыгы Радий Хәбиров үзе килде. Мөгыйн ага яшәгән йорт ишегалдында парад үтте. Анда 220 кеше катнашты.
Шәйморатов орденының икенче нөсхәсен Республика Башлыгы Сугыш ветераннарының республика клиник госпиталендә дәваланучы 96 яшьлек Габделхәй Әхәт улы Зариповка тапшырды. Ул Ярмәкәй районының Суккул авылында туып, 112нче Башкорт атлы дивизиясендә яу юлы үткән. Дивизия составында Белоруссия, Польша, Варшаваны азат итүдә катнашкан, Брандербургны, Белградны, Трептов Камминны, Гюльцовны, Платаны, Берлинны алган. Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, “Батырлык өчен”, “Сугышчан хезмәтләре өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
Шулай итеп өлкән яшьтәге яугирләр бүген үзләренең данлыклы командирлары белән кабат очрашты. Шәйморатов исемендәге орденны булдырып, аны карт яугирләргә тапшыру – генерал Шәйморатовның һәм аның сугышчыларының исемнәрен мәңгеләштерү үрнәге ул!
Олег ЯРОВИКОВ фотосында Габделхәй ЗАРИПОВны бүләкләү мизгеле.
Читайте нас: