Барлык яңалыклар
Хәтер һәм дан елы
17 февраль 2020, 00:22

Радий Хәбиров 102 яшьлек ветеран белән очрашты

Мөгыйн Нагаев сугышны яраланмыйча үткән. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 102 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Мөгыйн Кәрим улы Нагаев янында булды. Мөгыйн Нагаев сугышны яраланмыйча үткән. Ул легендар 112нче Башкавдивизия взводы командиры була. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән. Кызыл Байрак, Ленин, Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы, Александр Невский орденнары, “Сугышчан казанышлары өчен”, “Берлинны алган өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.
– Безнең һәм балаларыбызның башын төрле Рэмболар һәм башка сугышчылар катырдылар. Ә бит безнең чын сугышчыларыбыз бар, алар янында барлык уйланган геройлар да бик көчсез күренә, – дип ассызыклады төбәк җитәкчесе. – Менә бу чын, яшьләрне чыгармалы күренеш. Кадерле ветераннарыбыз, озак яшәгез, безнең янәшәбездә булыгыз, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Фото: www.facebook.com/radiyhabirov
Читайте нас: