Уфа татары ул. Бөек шәхес. Үз гомере бәясенә халкыбызның бөек уллары – бүген тууына 114 ел тулган патриот-шагыйрь Муса ҖӘЛИЛнең “Моабит дәфтәрләре”н һәм барыбызга да балачактан таныш “Сертотмас үрдәк” әкиятенең авторы Абдулла АЛИШның тоткынлыкта язылган әсәрләрен Ватанга алып кайткан, шуның өчен кулга алынган һәм Сталин җәлладларының берсе тарафыннан өч көнлек отпуск алыр өчен һәлак ителгән шәхес. Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Рәүф ИДРИСОВ 2000нче еллар башында аның апасы Мөкәррәмә ТЕРЕГУЛОВАны эзләп табып, әңгәмә кору бәхетенә иреште. 2016 елда галим Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирасханәсендәге Муса ҖӘЛИЛ фондына 21 кыйммәтле документ тапшырды. Алар һәммәсе дә Нигъмәт ТЕРЕГУЛОВның Уфа шәһәрендә яшәүче бертуган апасы Мөкаррәмә ТЕРЕГУЛОВА-БИККОЛОВАның шәхси архивыннан алынган. Анда Нигъмәт ТЕРЕГУЛОВның фоторәсемнәре, апасына язган хаты, Мөкаррәмә апаның фоторәсемнәре, танылган эзтабар-галим Рафаэль МОСТАФИНның Мөкаррәмә апага язган хатлары сакланган. Нигъмәт ТЕРЕГУЛОВ шәхесе белән тулырак таныштыру өчен, бүген Рәүф ИДРИСОВның язмасын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Ни кызганыч, Мөкаррәмә апа бүген бакыйлыкта инде... Урыннары җәннәт түрендә булсын...
Язманы Мөкәррәмә апаның әдәбият һәм тарих өчен «табылуыннан» башлыйсы килә. Алтмышынчы еллар. Уфаның 15нче санлы татар мәктәбенә Казаннан бер төркем язучылар килеп төшә. Кунаклар арасында мөгаллимә Мөкәррәмә Терегулова — Биккулованың авылдашы Әмирхан Еники дә була. Әдип очраклы гына аның классына туры килә, танышалар: укытучы үзен Мөкәррәмә Мөхәррәм кызы Терегулова дигәч, Еники: «Синең Нигъмәт исемле туганың бар идеме?» — дип сорый, «Ул минем бертуган энем» — дигәч, Әмирхан абый берни әйтми, класстан йөгереп чыгып китә. Күп тә үтми, делегация составындагы Гази Кашшафны җитәкләп килеп тә керә.
— Гази, менә сиңа иң кирәкле кеше, сөйләшегез, —ди.
Муса Җәлил һәм Абдулла Алишның блокнотларын саклап, Германиядән Франция аша Ватанга алып кайткан Нигъмәт Терегуловның Уфадагы бертуган апасы менә шулай табыла. Ә Җәлилнең дусты Гази Кашшаф бу вакытта шагыйрьнең иҗатын барлау белән шөгыльләнгән була, монография өстендә эшли. Мөкәррәмә ханым белән алар якыннан танышалар, күп истәлекләр сөйләнелә, адресларын алышалар.
Блокнот тарихы хакында искә төшкәннәрен язып, Мөкәррәмә апа Казанга хат артыннан хат юллый. Ләкин җавап булмый. Җәлилнең васыятен үтәп, аның исемен, иҗатын әдәбиятка һәм халыкка кайтаруга күп көч салган, Башкортстанның Туймазы районы Яңа Арсланбәк авылында туып-үскән язучы, галим Гази Кашшаф каты авырудан соң вафат булып, хатлар җавапсыз кала.
Г. Кашшаф эшен язучы һәм тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин дәвам итә. Үзенең «Өзелгән җыр эзеннән» китабында ул Мөкәррәмә апаны «эзләп табуы» хакында яза.
«Җәлилнең ул дәфтәрен китереп биргән Нигъмәт Терегулов, кызганычка каршы, инде күптән вафат булган иде. Ә шулай да, бәлки, ул исән чагында бу турыда берәрсенә үзе сөйләп калдыргандыр?
Шул ният белән мин Нигъмәт аганың хатыны Бәнат ханымны эзләп таптым, Уфада яши иде ул. Ләкин... Нигъмәт абый вафат булганнан соң инде шактый вакыт узган бит. Бәнат ханым ул сөйләгәннәрне алай ук җентекле белми иде. Ул бары Нигъмәт аганың: «Җәлил дәфтәрен Франциядә чагыбызда төрмәдән чыккан бер татар легионеры бирде, ә мин ул дәфтәрне итек эченә, олтырак астына салып сакладым»,— дип сөйләгәнен генә хәтерли иде... Сөйләшә-сораша торгач, мин Бәнат ханымнан Нигъмәт аганың сеңлесе Мөкәррәмә ханым исән икәнен белдем һәм адресын алып, аңа хат яздым. Мөкәррәмә ханым миңа бик тиз җавап бирде. Ул үзенең хатында «Нигъмәт абый миңа ул дәфтәрне ниндидер Шәрипов дигән кеше тапшырды, дип сөйләгән иде,— дип җавап бирде».
Монда төгәлсезлек киткән: Мөкәррәмә апа — Нигъмәт Терегуловның сеңлесе түгел, апасы. Шулай итеп, Мөкәррәмә апа белән хатлашу һәм китап язу дәвамында Җәлил блокнотына бәйле яңа фактлар билгеле була: беренчедән, Нигъмәткә блокнотны тапшырган һәм әлегә кадәр үзен белгертмәгән Габбас Шәрипов табыла, икенчедән, апалы-энеле Терегуловларның Моабит дәфтәренә кагылышлы язмышы ачыклана. Бәнат апаның блокнот хакында аз белүенең дә сере ачыла: дәфтәр Мөкәррәмә апага тапшырылып, тарихын да ул гына белгән икән.
1994 елның сентябрендә Уфаның РТИ мәдәният сараенда җәлилчеләрнең һәлак булуына 50 ел тулуны билгеләгән хәтер кичәсендә чыгыш ясап, Рафаэль Мостафин Уфа егете Нигъмәт Терегуловның батырлыгын бәһалау кирәклеге хакында сөйләде, бәяләнеп бетмәгән бу фидакарьлекне җәлилчеләр каһарманлыгына тиңләде. Мөкәррәмә ханым белән безне Фәридә апа Кудашева таныштырды.
2000 елда, Җиңүнең 55 еллыгы көннәрендә, аның белән очрашу һәм энесенең фаҗигале язмышы хакында сөйләшү булды. Бөек Ватан сугышы дәһшәтен һәм әсирлек михнәтен кичереп тә кешелек горурлыгын саклап кала алган халкыбызның фидакарь улы Нигъмәт Терегулов турында «Шәрык»тә радиотапшыру язылды. Горурлык та, гомерлек җан әрнеше — үкенеч тә бар Мөкәррәмә апа истәлекләрендә.
Шуларның һич онытылмасы — Нигъмәт абыйның сугыштан кайту сәхифәсе.
1946 ел. Шулай бер көн, иртәнге чәйгә утыргач, ишек шакыйлар, ачса — хәбәрсез югалган энесе Нигъмәт басып тора. Башта апасы ышанмый, төштер дип уйлый. Икесе дә дәшми.
— Төш булмаса, өйгә уз,— ди Мөкәррәмә апа.
— Тәтәм, мин озакка түгел, Муса Җәлилнең соңгы шигырьләре язылган блокнотын алып кайттым, аны ничек кенә булса да сакларга кирәк. Беркем белмәсен, һичкем күрмәсен, ерак яшер,— ди.
Нигъмәтнең фильтрация узганын көтәргә, шуннан соң кирәк җиргә тапшырырга сөйләшәләр. Нигъмәт Куйбышевтан килүче поездны көтеп апасында кала, хәл-әхвәл сорашу, сөйләшүләр дәвам итә.
Мөкәррәмә апа сөйләгәннәрдән чыгып шуны әйтергә була: Габбас Шәрипов Франциядә Ле Пьюда чакта Җәлил дәфтәрен тапшыру өчен легионерлар арасыннан Татарстан кешесен эзли, сугышка кадәр Татарстанның Саба районында эшләгән, гаделлеге һәм гадилеге белән танылган адвокат Нигъмәтне табып, блокнотны аңа бирә. Еш тентүләр булып тора, юрист булгангамы, Нигъмәт дәфтәрне яшереп саклау юлларын таба. Әсирләр, соңрак легионерлар арасында да шактый абруй казанган кеше була Н. Терегулов, немецлар мөселманнар өчен корбан гаете уздырганда да җирле французлар белән аралашыр өчен тәрҗемәчелеккә дә үзе теләп алына. Соңрак Нигъмәт, унике кешене алып, француз партизаннарына чыгып та китә.
Нигъмәт, Муса Җәлил иҗатын электән белгән кеше буларак, шагыйрь әманәтен үтәүне үзенең намус эше итеп саный. Франция азат ителгәч, госпитальдә тәэминат бүлегендә эшләп ала.
Туган иленә кайту өмете белән яшәгән Нигъмәт репатриантлар төялгән поездга утырып, Европа аша иленә юнәлә. Эшелон бик акрын кайта, Куйбышев тирәсендә аларның йә Алкинда, йә Себердә фильтрация үтәсе билгеле була: имеш, бик каты тентү булачак, яңа киемнәргә киендерәчәкләр. Нигъмәт хафага төшә: блокнотны саклап калу мөмкинлеге чикләнгәннән-чикләнә бара. Иптәшләре белән киңәшеп карар кыла: Уфага ундүрт сәгатьтә бара торган, тиз йөрешле поездның вагон түбәсендә кайтырга! Иптәшләре аңа костюм, тездән генә булса да җәйге пальто һәм өч одеял бирәләр.
Бер документы булмаган Нигъмәт, тәвәккәлләп, эшелон кузгалганда вагон түбәсенә менеп китә. Уфада, поезддан төшкәч, як-ягына да карамый, ышанычлы адымнар белән апасына юнәлә.
Поезд көткән арада көн өстенә генә туган авылы Каргалыга, хатыны Бәнат янына да барып кайта. Эшелон берничә көннән килә, Нигъмәт аңа утырып китә. Легионерларны Алкинда тикшерәләр. Күп тә үтми, Нигъмәт котылып та кайта. Ә блокнот Мөкәррәмә апаның фатирында саклана. Шулкадәр яшерелгән була, хәтта хуҗа үзе дә көчкә эзләп таба аны.
Алкиннан кайтканның икенче көнендә үк, 1946 елның 29 мартында, энесе Казанга ашкына. «Нигъмәт, ашыкма, әле Муса да акланмаган. Башта эшкә урнаш, туганнарны күр», —ди апасы. «Юк, тәтәм, иң элек шагыйрь әманәтен тапшырырга кирәк», — ди Нигъмәт. Беренче тапкыр апасын тыңламый чыгып китә. Җибәрәсе булмаган да бит, дигән үкенеч Мөкәррәмә апаның җанын һаман әрнетә.
Казанда иптәше Шәйми Сөендековта туктала. Баулы районына эшкә тәгаенләнеп, юллама ала. Муса Җәлилнең хатыны Әминәне эзли, табалмый — ул Мәскәүдә була. А. Алиш блокнотын шагыйрьнең хатынына бирә. Ә Мусаныкы белән Язучылар союзына бара һәм киләчәктә «Моабит дәфтәрләре» исемен алачак блокнотны Әхмәт Ерикәйгә тапшыра. «Нигъмәт Терегулов» дип кенә язу калдыра, шул көннән Нигъмәт югала.
Мөкәррәмә энесен эзләп Казанга килә. Йорт хуҗалары Маһи апа белән Шәйми абзый хәтерләрендә уелып калган шул бер көн турында сөйлиләр. Иртән иртүк чыгып китә Нигъмәт, кич соң гына кайтып керә. Эшкә урнашуын, блокнотларны тапшыруын, бергә легионда булган Әмир Үтәшевны күрүен, аңа үзе тукталган йортның адресын бирүен әйтә. Кул юып кичке ашка утыруга ике НКВД кешесе килеп тә керә. Бүлгән ашын да ашатмыйча, Нигъмәтне алып та китәләр.
Төрмәдә бер тапкыр гына күрешә Мөкәррәмә апа энесе белән. Нигъмәт борчылмаска куша, чөнки аның һичбер гаебе юк. «Мин бу йортта тотыла-тоткарлана торган кеше түгелмен, — ди ул.— Тик шунысы бар: дөреслек табылганчы озаграк вакыт үтәр, чөнки эш чит ил белән бәйләнгән».
Ләкин гаделлек соңлап килә, аны Нигъмәт совет лагеренда көтеп җиткерә алмый. 1947 елда ерак Себернең Ургал станциясендә үлә. Ә «Моабит дәфтәрләре» җиде елдан соң гына, 1953 елда, Константин Симонов фатыйхасы белән «Литературная газета»да басыла.
Икенче Моабит дәфтәрен 1947 елда совет илчелегенә тапшырган бельгияле Андре Тиммерманс хөкүмәт бүләге — «Батырлык өчен медале» ала. Ә Нигъмәтнең исеме акланганчы гына да күпме вакыт үтә әле.
Әдәбият тарихында Муса Җәлилнең төрмәдә язылган дүрт дәфтәре булуы билгеле. Ни үкенеч: икесе инде фашист төрмәләреннән чыгып, илгә кайтканда, вазыйфалы кешеләр кулына ирешкәч гаеп була. Нигъмәт кебек вөҗданлы кешеләр кулында булсалар, бәлки, шагыйрь иҗаты хакында күбрәк тә белер идек без...
Мөкәррәмә Терегулова Благовар районы Яңа Каргалы авылында 1908 елның 11 гыйнварында туа. Ә энесенә быел 10 гыйнварда 110 яшь тулган булыр иде.
— Чабаталы балачакның хәтердә уелып калган истәлеге — 1921 елгы ачлык,— ди ул. Шундый авыр заманда да халыкның бик тату булганын сагынып сөйли.
Ач үлемнән аларны Әркәсле урманында каравылчы булып торган җизнәсе Гомәр коткара. Әткәсе дә, әнкәсе дә бик уңган кешеләр була, Каргалыда беренче булып бакча тулы яшелчә үстерәләр. Каргалы базарына урыслар күп итеп яшелчә китерә, ә алырга акча юк. Шуңа да, балалар кызыкмасын дип, бу гаилә помидор белән борычтан башка бар нәрсәне үстерә башлый.
Нәселләре, чыгышлары белән — Тамбов ягыннан килгән “чабаталы дворяннар” алар Терегуловлар. Ни өчен чабаталы? Петр I махсус указы белән мөселманлыктан христиан диненә күчәргә алты ай срок бирелә. Ризалашмасалар, җирдән башка бар әйберләрен тартып алу яный. Алдагы указ белән җирне дә тартып алачаклар. Менә шулай, XVIII гасырда чукынудан качып, җирен югалтып, Каргалыга күчеп утырырга мәҗбүр булган аларның ата-бабалары. Мал-дәрәҗә югалган, ә морза намусы, иманы пакь калган.
Бишенче класстан соң Мөкәррәмәне Хөсәен агасы Уфага укырга алып китә. Әдәбият факультетының татар бүлеген тәмамлый кыз. Физика һәм математика факультеты студенты Нуриман районы Кызыл Балчык авылы егете Фәтхинур Әсәдуллин белән танышып 1934 елны өйләнешәләр. Апарга кечкенә бүлмә, азмы-күпме җиһаз бирәләр. Шуңа да канәгать булып, тормыш башлыйлар. Фәтхинур бик әйбәт кеше була. Әмма бик яшьли туберкулез авыруыннан вафат була.
1947 елда Мөкәррәмә апа Хәмит Биккуловка кияүгә чыга. Бик талантлы фотограф була ул. Бер кызы — Галияләрен үстерәләр. Булдыклы, уңган Хәмит абый пенсиядә дә эшен ташламый. 1977 елда параличтан кинәт вафат була.
Мөкәррәмә апа хәзер кызы Галия тәрбиясендә яши. «Өйдә утырам, очсыз-кырыйсыз хатирәләр урманын кичәм дә кичәм»,— ди ул...
Хатирәләр урманының ап-ак чагы, саф чагы. Карларның да меңъеллыклар чигенә туры килгән иң озын гомерләре ява. Уфаның Свердлов урамында урнашкан, заманында бөек Тукай тукталып киткән һәм шагыйрь тәненә сихәт, җанына тынычлык өстәгән йорт. Достоевский романнарындагыча озын тар баскычлар өченче катка алып менә. Биек түшәм, ике якка ачыла торган киң ишек. Аны зыялылыгы йөзенә, килеш-килбәтенә һәм тавышына чыккан Галия апа ача. Өйдә, эчке бүлмәдә, китап шкафы янындагы түгәрәк өстәлгә терсәкләрен куеп, әнисе Мөкәррәмә апа утыра. Җыерчыклы, әмма нурлы йөз, ыспай итеп таралган чал чәчләр, сине үтәли күрә торган зирәк караш. Озынча бармаклары сак кына гаилә альбомындагы фотосурәтләр, документ, хатларны сыйпый, ипле генә аралый, кирәген алып күрсәтә. Унынчы дистәсен ваклаган Мөкәррәмә апа яшьләрчә ачык дикция, тыныч тавыш белән һәр сүзенә басым ясап, әкрен генә сөйли дә сөйли... Салмак кына аккан бу тавыш тирән сулы елганы хәтерләтә: тынычландыра да, уйга да сала.
Энесе Нигъмәт, Муса Жәлилнең дәфтәрләре хакында сөйли ул. Их, Нигъмәт исән булса... Саклый алган булcаммы, дигән сүзләр әледән-әле кабатлана.
Мөкәррәмә апаны тыңлыйсың да күңелгә Гомәр Бәшировның «Намус»ындагы Нәфисәләр, Мирсәй Әмирнең «Саф күңел»ендәге Саниялар, Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять»ендәге Акъәбиләр, Фоат Садриевның «Таң җиле»ндәге Нуриәсмалар килә. Кешелек горурлыгына ия булган, иман-кыйблаларына тугрылыклы затлар. Мөкәррәмә апа аларның тормыштагы дәвамы кебек. Язмышлары, мәсләк, теләкләре уртак аларның.
Фото infourok.ru сайтыннан алынды.