Барлык яңалыклар
Хәтер һәм дан елы
11 февраль 2020, 13:22

Гөлназ МУЛЛАЯНОВА. Утны, суны кичте бу батыр!

Яңа авторыбыз Гөлназ МУЛЛАЯНОВАның бу язмасы Башкортстанның Чакмагыш районы Иске Үзмәш авылында яшәп, берничә ел элек бакыйлыкка күчкән Бөек Ватан сугышы ветераны Сөнәгатулла ага ГАЗИЗОВның өлешенә төшкән сынаулар турында. Аларны тыныч кына укып булмый...

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел вакыт үтеп киткән. Ә аның яралары күңелләрне һаман әрнетә. Без бу вәхшәтне һичкайчан да онытмаячакбыз. Тыныч, бәхетле тормыш яулап биргән кешеләр алдында баш иябез. Чал чәчле, күпне күргән, күпне кичергән ветераннар сафы елдан-ел сирәгәя баруы гына үкенечле. Шундыйларның берсе – Чакмагыш районы Иске Үзмәш авылында гомер кичергән Сөнәгатулла ага ГАЗИЗОВ турында сөйләп үтәсем килә.
Сөнәгатулла Мәүлит улы ГАЗИЗОВ 1923 елның 25 ноябрендә Чакмагыш районы Иске Үзмәш авылында туган. 12 яшендә малай абыйсының “саратовский” гармунында уйнарга өйрәнә. Якты киләчәккә матур планнар корып яшәп ятканда, илдә Бөек Ватан сугышы башлана.
1942 елның мартында аны сугышка алалар. Фронтка китүчеләрне тәүдә Бүздәктә туплыйлар. Анда 1089 санлы артиллерия полкы оештырыла. Булачак яугирләргә винтовкалар тоттыралар. Җиде сыйныф тәмамлаганнарын элемтәче һөнәренә укырга җыялар. Ә өч айдан соң ут эченә озаталар. Алар Калинин юнәлешенә юл тота. Билгеләнгән урынга барып җиткәнче истребительләр саклап бара. Мәскәү янында урнашкан Ржев шәһәренә якын гына дошманга ныклы каршылык күрсәтелә. Сөнәгатуллаларның часте шәһәр янәшәсендәге Дешевка авылы өчен атна-ун көн алыша. Күпләр һәлак була. Яраланучылар да аз түгел. Безнекеләр һөҗүменә түзә алмыйча, фашистлар Романово авылына чигенә. Монда тагын бугазга-бугаз киленә. Безнең самолетлар бомбага тота, “Катюша”лар ут яудыра. Ата-ата артиллерия көпшәләре кызып чыга. Бу алышта да безнекеләр җиңә. Соңга таба Горбово, Галахово авылларын азат итәләр.
15 сентябрьдә Гайнетдинов фамилияле полкташы белән элемтә линиясен ялгарга китәләр. Дошман, сизеп алып, утка тота. Икесе дә каты яралана. Иптәшенең – тез капкачына, ә үзенең эченә пуля тиюе хакында Сөнәгатулла элемтә аппараты аша штабка хәбәр итә. Командирлары кузгалмаска куша. Озак та үтми, разведчиклар аларны ут эченнән алып чыгып, медсанбатка илтеп тапшыра. Фронттан ерак түгел урнашкан ялан госпиталендә дәваланалар. Савыгып чыккач, егетләрне яңадан фронтка җибәрәләр.
Ржев янында сугыш бер дә туктамый. Безнекеләр шәһәрне азат итәргә омтыла. Әмма дошман бик каты каршы тора. Шуннан инде чигенүләр башлана. 1942 елның октябрендә Сөнәгатулла Газизовның уң аягына снаряд кыйпылчыгы керә, әмма ул алгы сызыкны калдырмый. Шул ук аякка яңадан пуля тигәч кенә, һушын югалтып, егыла. Иптәшләре инде киткән, ә яраланучылар һәм үлгәннәр дошман тылында торып калган була. Немецлар Сөнәгатулла абыйны да үлгән дип уйлап, үтеп китә. Караңгы төшкәч, ул кемнәрнеңдер тавышын ишетә, шул якка таба шуыша. Бомба чокырына дүрт яугир сыенган. Берсе лейтенант, калганнары – солдатлар. Алар белән бергә ике көн качып яталар.
Араларыннан бер кулы гына яралы берсе үлгән солдатларның азыкларын җыеп алып килеп ашата. Трофей командасы шушы яланнан үлекләрне җыя башлаганда аларга юлыга. Шуннан соң автомат аскан немец солдатлары чокырны камап ала. Командирлары пистолетын ала да лейтенантка төби. Сөнәгатулла абый өч мәртәбә атканны ишетә. Һәммәбезне дә үтерәләр дип уйлап, аңын югалта. Һушына килгәч, җир өстендә ятуын аңлый. Немецлар яралыларны капчык ыргыткандай машинага төйи. Сөнәгатулла абый да шунда эләгә. Барысын да Ржев янындагы бер ташландык фермага китереп ташлыйлар. Ашатмыйлар, эчәргә су да бирмиләр, сорасаң, канга батырганчы тукмыйлар. Монда өч көн тотканнан соң Сечевка дигән станциягә илтәләр. Бу Белоруссиядәге Борисов шәһәре янында була. Яраларыннан кан саркый, караучы юк. Җәрәхәтләнгән урыннары шешеп чыккан. Биш кешегә көнгә нибары бер килограмм икмәк һәм он суы бирәләр.
Биредәге әсирлек 1943 елга кадәр дәвам итә. Аннары Польшага - Радом шәһәренә озаталар. Соңрак инде Германия: Гамбург, Кельн шәһәрләре…1945 елның апрелендә генә аларны Англия солдатлары килеп коткара. Яхшы ашата башлыйлар, өсләренә кием бирәләр. “Сез СССРга кайтмагыз, анда сезнең әсирлеккә төшүегезне гафу итмәячәкләр, сатлыкҗаннар дип әйтәчәкләр, – дип куркыталар. – Англиягә китегез дә, шунда тыныч кына яшәгез!”
Сөнәгатулла абый белән Борай районыннан бер дусты ни уйларга да белми. Кочаклашып елашып утыралар. Туган туфрак сагындыра. Күпмедер вакыт узгач, лагерьга бер майор килә. Ул аларга үзләрен Туган ил, әниләрегез, яраткан кызларыгыз көтә дип, шатландыра. Һәммәсе дә сөенүдән: “Ур-ра!” – дип кычкыра. Күбесе Туган илгә кайтырга әзерләнә, Англиядә калырга теләүчеләр дә табыла. Кайтырга теләүчеләр өчен поезд әзерләнә. Һәр вагонга 25 кеше утыртып, тимер юл буйлап туган илгә озаталар вагонга берешәр посылка бирәләр. Анда 25 кап тәмәке, 25 кап шырпы, 25 конфет һәм башка шундый әйберләр була. Поезддан төшкәч, аларны совет офицерлары каршы ала. Тәүдә Одер елгасы аша асылма күпер аша чыгалар, аннары, машиналарга утыртып, үзләрен ең лагерьларына алып китәләр. Биредә аларны гел тикшереп кенә торалар. Ниһаять, тикшерүләр тәмамлангач, 20 мең кешене походка әзерлиләр. Төньяк Польшадан көньяк Польшага 1500 километр араны җәяүләп үтәләр. Валденбург шәһәренә килеп җиткәч, тагын тикшерәләр һәм армия составына алалар, яңа кием бирәләр. Зарау дигән шәһәргә күченәләр. Монда армия складын саклыйлар, 1946 елның гыйнвар аенда аны кабаттан Германиягә җибәрәләр. Анда ул авиация частенә эләгә. 1949 елга кадәр авиацияне хезмәтләндерә торган батальонда хезмәт итә. Яхшы хезмәт иткәне өчен часть байрагы янында фотога төшерәләр. Советлар Союзы маршалы, совет оккупацион гаскәри көчләрнең Германиядәге башкомандущие В.Соколовский 1949 елның 21 июнендә Мактау грамотасы белән бүләкли. Тиздән демобилизацияләнә. Туган илгә кайткач та берничә тапкыр тикшерү үтә. Кайда гына эш башласа да, “теге якта” булуын исенә төшереп торалар. И.В. Сталин үлгәч кенә ул эзәрлекләүләрдән котыла.
1949 елның 28 августында Иске Үзмәш кызы Рәгыйдә апага өйләнә. Бу вакытта 75 яшьлек әнисе Мәхмүзә апа исән була. Ә әтисе Мәүлит абый ул кайтырга 2 ай кала дөнья куйган була. Хуҗалык таралган, өй искергән. Сыерны сатарга туры килә. Акчасына бәләкәй генә иске өй алып, шуны ремонтлап керәләр. Тыныч тормышның кадерен белеп яшиләр һәм эшлиләр. Сөнәгатулла дүрт ел буена плугарь була, бригадир итеп куелгач, бу йөкне 1960 елга кадәр тарта. Соңрак Иске Үзмәш сөтчелек фермасы мөдире итеп тәгаенлиләр. Бу җаваплы вазифаны 1983 елга кадәр, ягъни хаклы ялга киткәнче башкара. 1965 елдан алып өч мәртәбә авыл Советы депутаты итеп сайлана. Тырыш, намуслы хезмәте бик күп Мактау грамоталары белән бәһалана. Сөт җитештерү буенча беренче урында барган өчен колхоз ферма эшчеләренең һәркайсын “Победа” маркалы кул сәгате белән бүләкли. 1973 елда СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә аңа “Почет билгесе” ордены да тапшырыла.
Тормыш иптәше белән дүрт бала үстерәләр. Нефтекама шәһәрендә көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында эшләгән Зәйтүнә исемле кызлары 52 яшендә дөнья куя. Әлфияләре Кандра касабасында яши, тимер юл складында эшли. Ильяс исемле уллары – Уфада бораулау мастеры. Әлфирә дә башкалада, пыяла-сүс заводында хезмәт сала. Хәзер инде алар хаклы ялда.
Сөнәгатулла Мәүлит улы гармунда уйный, төрле мәдәни чараларда актив катнаша. Үзе башыннан кичкәннәр хакында:
Алмагачлар чәчкә ата
Май айлары туганда.
Яраланып әсир калдым
Унтугызым тулганда, –
дип такмак та чыгарган. Ә бит алар йортыннан өч егет фронтка киткән. Фәкать Сөнәгатулла агай гына исән-сау әйләнеп кайткан. 1939 елда хәрби хезмәткә алынган Сәгъдәтулла абыйсы Көнчыгышта снайперлар взводы командиры була. 1941 елда дивизияне Мәскәүне сакларга җибәрәләр. Нәкъ шунда гомере өзелә. Ә Төхвәтша абыйсы 1942 елда Ленинград шәһәре янында һәлак булган.
2001 елда ветеранның башы авыртып чирләп, күзләре күрмәс була. Шуннан бирле ул Рәгыйдә апа ярдәменә мохтаҗ булып яши. Әмма бер дә күңел төшенкелегенә бирелми. Гомеренең һәр сәгате, минутының кадерен белә, илдә барган яңалыклар белән кызыксына, балаларына акыллы киңәшләр бирә, күрше-күләннәр белән аралаша.
Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен алган орден һәм медальләрен балалары кадерләп саклый. Икенче дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены, Жуков, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, Бөек Җиңүгә 20,25,30,35,40,50,60 ел тулу уңаеннан чыгарылган юбилей медальләре бар аның. 2004 елда Башкортстан Президенты М.Г.Рәхимов аны “Ока” автомобиле белән бүләкли.
Безнең Иске Үзмәш авылында михнәтләрне дә, тормышның шатлык-куанычларын да күп күргән сугыш ветераны Сөнәгатулла Мәүлит улы Газизов яшәгәнлеге белән чиксез горурланам. Кызганычка каршы, ул берничә ел элек кенә вафат булды. Ләкин авыл халкы аны беркайчан да онытмый, сагынып искә ала. Сугышта күрсәткән батырлыклары безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Гөлназ МУЛЛАЯНОВА.
Читайте нас: