

Гошер сәдакасы – зәкатьнең бер төре ул. Ул җыеп алынган уңыштан бирелә. Аллаһ рәсүленнән ﷺ: «Яңгыр суы һәм табигый сулардан сугарылып яки үз алдына үскән нәрсәләрдән – аннан бер өлеш (10%), су сиптереп үстерелгәннәреннән – шуның яртысы (5%)», – дигән хәдис риваять ителә (әл-Бохари һәм башкаларның хәдис җыентыкларыннан). Мәсәлән, 1 тонна бодай уңышы алдың икән, шуның 1 центнерын (100 кг) зәкать итеп бирергә тиешсең.
Ә уңышның нинди төреннән бирергә, бөтенесеннән дәме? Башка зәкатьнеке кебек нисабы бармы?
Монда инде фәкыйһләр арасында төрле фикерләр бар. Имам Әбү Хәнифә (Аллаһ аңа рәхимле булсын) фикеренчә, гошер сәдакасын җыелган уңышның һәрбер төреннән, зурмы ул, бәләкәйме, бирү мотлак, шул исәптән бөтен бөртекле ашлыктан, җимеш-җиләктән, яшелчәләрдән, кузаклылардан, хәтта чәчкәләрдән. Бу фикеренә дәлил итеп, Әбү Хәнифә югарыдагы хәдиснең гомумләштерелгәнлеген китерә.
Ләкин күпчелек галимнәр, атап әйткәндә әш-Шәфигый, Мәлик һәм Әхмәт (Аллаһ аларга рәхимле булсын), гошер сәдакасын чыгарганда уңышның күләм ягыннан үлчәү һәм аны саклау мөмкинлегенә карарга дигән фикердә булган.
Уңышның бу төренә, мәсәлән, бодай, дөге, финик җимеше кебек нәрсәләр керә. Дәлил итеп, алар «Биш вәсак финиктан яки ашлыктан аз булган нәрсәдән сәдака (ягъни зәкать) юк» дигән хәдисне китерә (Әхмәт һәм Мөслимнең хәдис җыентыкларыннан). Вәсак – ул 60 сагка тиң булган күләм үлчәме. 1 саг исә дүрт куш учка тиң.
Ягъни, бу фикергә ярашлы, күләмен үлчәп булган һәм озак саклана торган уңыш төрләреннән генә гошер сәдакасы бирелә. Җимеш-җиләккә, яшелчәгә һәм кузаклыларга килгәндә, алардан зәкать чыгару мотлак түгел.
Әйтергә кирәк, яшелчә һәм җимеш-җиләктән зәкать чыгаруның мотлак булмавы яклыларның, ягъни күпчелекнең фикере, нигезлерәк, чөнки Мәдинә шәһәрендә – яшелчә, ә Таиф шәһәрендә җимеш-җиләк күп була, ләкин Пәйгамбәрнең дә ﷺ, сәхабәләрнең дә андый уңыштан зәкать чыгарганы хакында билгеле түгел.
Ә гошер сәдакасы кемгә бирелә соң?
Гади зәкать кемгә түләнергә тиеш – гошер сәдакасы дә шул кешеләргә тапшырыла.
Дини матбугаттан.