

Гайшә (Аллаһ аңардан риза булсын), бервакыт Пәйгамбәрне (с. г. в.) күтәренке кәефтә күреп:
– И Аллаһ рәсүле, Аллаһка минем өчен дога кыл әле! – ди.
Аллаһ рәсүле (с. г. в.) :
– И Аллаһ, Гайшәнең элекке һәм киләчәктәге, ачык һәм яшерен гөнаһларын ярлыка! – дип дога кыла.
Гайшәнең, шулкадәр куанудан хәтта буыннары йомшарып китә. Аллаһ рәсүле (с. г. в.) :
– Минем дога кылуым сине шулай куандырдымыни? – дип сорый.
– Синең догаң ничек куандырмасын инде, – дип җаваплый Гайшә.
Аллаһ рәсүле (с. г. в.) исә:
– Аллаһ белән ант итәм, һәр намазда Өммәтем өчен кылган дога бу, – ди[1].
Ә без Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) үзен шулай ук яратабызмы? Мәхәббәтебезнең хаклыгын раслаган кайсыбер сыйфатларны карап үтик әле.
Пәйгамбәрне (с. г. в.) яратуның иң әһәмиятле сыйфаты – аның кебек булырга теләүдер. Шуңа күрә, нитиклем нәкъ Пәйгамбәр (с. г. в.) эшләгәнчә эшләргә тырышу теләге сезнең карарларыгызга көчлерәк йогынты ясай, димәк, сез аны шулкадәр көчлерәк яратасыз.
Сәхабәләр еш кына үзләренең балаларына Пәйгамбәрнең (с. г. в.) тормышы хакында сөйләр булган. Ә бит ул – гайрәт, бетмәс ихтыяр көче, хикмәт өлгесе!
Һәрбер мөселман кешегә Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с. г. в.) тормышы һәм аның гафү итә белү, сөю, аралашу, кеше хәленә керә белү, артыңнан башкаларны ияртә белү сәләте, үзеңне аямау, ипле, зирәк булу кебек сыйфатлары белән танышу тиешле.
Пәйгамбәрнең (с. г. в.) тормыш юлын өйрәнеп, без аны тагы да көчлерәк яратабыз.
Мөхәммәт пәйгамбәр (с. г. в.) бу җиргә Раббының иң соңгы һәм иң олы бүләге – Коръән-Кәрим белән җибәрелә. Пәйгамбәрне (с. г. в.) яратуның бер сыйфаты – шул Язманы өйрәнү, аның эчтәлеген белү һәм истә калдыру, мәгънәсенә төшенү һәм аны тормышта куллану, аны башкаларга да тапшыру.
«Аллаһүммә салли галәә Мүхәммәд» сүзләрен аның теләсә кайсы вариантында әйтеп, без Аллаһтан сөекле Пәйгамбәребезгә (с. г. в.) сәлам, бәрәкәт һәм рәхмәт җибәрүен сорыйбыз. Мөселман кеше Пәйгамбәр (с. г. в.) өчен нитиклем күбрәк дога кыла, Кыямәт көнендә ул аңа шулкадәр якынрак булыр, диелә. Кемнең шул сәгатьтә сөекле Пәйгамбәр (с. г. в.) янында буласы килми икән?
Пәйгамбәр (с. г. в.) эшләргә яраткан гамәлләр бар. Алар арасында, мәсәлән, дүшәмбе һәм атнакич көннәрендә ураза тоту, төнге нәфел намазлар кылу, теш чистарту өчен мисвәк куллану, ак төстәге кием кию.
Пәйгамбәрнең (с. г. в.) яраткан кешеләре булган. Мәсәлән, Әбү Бәкер, Гомәр, хатыны Гайшә һәм гаиләсенең, өммәтенең башка әгъзалары (Аллаһ аларның барысыннан да риза булсын). Аларның да тормышын шулай ук өйрәнергә, аларны хөрмәт итәргә кирәк.
Әгәр мөселман кеше берәр сайлау алдында торса, бәхетле чактамы яки кыен булгандамы, аңа Аллаһ рәсүлен (с. г. в.) хәтерләргә һәм, камилләрдән камил кеше минем урынымда нишләр иде икән, дип уйлап алырга мөмкин. Ә Ахирәт хакында уйлаганда, Пәйгамбәрне дә (с. г. в.) искә төшерегез һәм Оҗмахның иң югары баскычларында аның белән бергә булырга иде, дип теләгез.
Ял итүне һәм күңел ачуны уртаклашу өчен туганнарыңны һәм якыннарыңны күндерү җиңел. Ә менә туганнар белән рухи азыкны бүлешергә кешеләр еш кына оныта. Бу юлдан барган мөэмин кеше якыннарын да артыннан мотлак әйдәргә тиеш. Туганнарыгызны Пәйгамбәрнең (с. г. в.) тормыш юлын һәм тәгълимәтен өйрәнергә чакырып, сез аларга яхшы якка үзгәрергә булышлык итәсез.
[1] Ибн Хиббан һәм әл-Баззарның хәдис җыентыкларыннан, яхшы хәдис.