

Кеше бу дөньяга сынау үтәр өчен җибәрелгән. Бөек Аллаһ Тәгалә Коръәндә шулай ди: «Арагыздан кайсыгыз күркәмрәк гамәл кылганны СЫНАП КАРАУ өчен үлем белән тереклекне бар итүче, Ул – Бөек, Ярлыкаучы!» (Коръән, «Хакимлек» сүрәсе, 67:2).
Бар кешелек Галәм дигән шушы зур бер имтихан залына урнаштырылган. Һәм безнең һәр эшебез, һәр сүзебез – зуры да, кечесе дә – махсус күзәтүчеләр тарафыннан безнең китапларга теркәлеп бара: «Ул (кеше) бер генә сүз әйтсә дә, аның янында күзәтүче (фәрештә) әзер тора», – дигән Аллаһ Тәгалә (Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:18).
Имтиханның вакытына килгәндә, ул – балигълык яшькә җиткәннән алып вафат булганга тиклемге аралык. Әгәр, мәсәлән, сессия тапшыручы студент имтиханның кайчан тамамланырын якынча белә икән, «гомер» дигән имтиханны тапшыручы кешегә исә мондый мөмкинлек бирелмәгән.
Әгәр студентка: «Имтиханның күпме вакыт дәвам итәре билгеле түгел, сездән теләсә кайчан җавапларны җыеп алулары мөмкин», – дисәләр, ул студент бер секундын да бушка әрәм итмәс иде, мөгаен, мөмкин тиклем күбрәк сорауларга җавап биреп калырга тырышыр иде. Мөселман да шулай, тормыш имтиханын тапшырганда ул бер минутын да, бер секундын да бушка әрәм итмәсен иде, чөнки безнең мондагы вакытыбыз билгеле түгел, бермәл, көтмәгәндә, безнең арттан да киләчәкләр.
Ә бит тормыш имтиханы нибары берничә мәсьәләдән тора:
– Аллаһ әмерләрен үтәү;
– Аллаһның тыйганнарыннан тыелу;
– Аллаһ биргән нигъмәтләргә шөкер итү;
– Аллаһ җибәргән кыенлыкларга сабыр итү.
Бу пунктлар балигъ яшькә җиткән һәм акылы сәламәт булган һәр кешегә аңлаешлы. Аллаһ дине катлаулы иде, мин аңламадым дип, беркем дә аклана алмаячак. Аллаһ Тәгалә Үз рәхимлеге белән безгә динне җиңел итеп биргән. Фәкать теләк кенә булсын. «Кем тели, шул үз Раббысына кайту юлын табар», – дигән Раббыбыз (Коръән, «Хәбәр» сүрәсе, 78:39).
Әмма шул ук вакытта кеше онытучан һәм хаталанучан итеп яратылган. Шуңа да без, дәгъватчылар, имамнар, кешеләргә бу тормышның зур бер имтихан икәнен даими рәвештә исләренә төшереп, әле югарыда күрсәтелгән мәсьәләләрне җентекле рәвештә аңлатып торырга тиешбез. Шушы изге максаттан чыгып, әйдәгез, бүген Аллаһ биргән нигъмәтләргә шөкер итү хакында сөйләшеп алыйк.
Муллык-нигъмәткә шөкер итү мәсьәләсе өч кагыйдәдән гыйбәрәт:
Беренче кагыйдә:
Бел: Аллаһның кешегә биргән нигъмәтләре күптән-күп, санап бетергесез.
Аллаһ Тәгалә шулай ди: «Әгәр сез Аллаһның нигъмәтләрен исәпләргә уйласагыз, санап бетерә алмассыз» (Коръән, «Бал корты» сүрәсе, 16:18).
Ул нигъмәтләр исәбенә иман, акыл, ишетү-күрү сәләтләре, саулык, балалар, мал-мөлкәт һәм башкасы керә. Ул гына түгел, безнең тәндәге һәр күзәнәктә исәпсез-хисапсыз нигъмәтләр тупланган. Чынлап та, Аллаһ биргән нигъмәтләрне санап бетереп булмый.
Бу темага фәһемле бер риваять бар. Бер ярлы егет галимгә шулай дип бәла салган икән:
– Мин шултиклем ярлы, Аллаһ миңа бер нигъмәт тә бирмәгән, – дигән ул.
– Ә син үзеңнең күзләреңне йөз меңгә сатыр идеңме? – дип сораган аңардан галим.
– Юк, – дигән егет.
– Ә колакларыңны? Ә кулларыңны, аякларыңны? Ә акылыңны?
– Юк, әлбәттә, юк, – дип башын игән егет.
– Менә бит, синең йөз меңнәрдән дә кадерлерәк байлыкларың бар, ә үзең һаман Аллаһка үпкәлисеңме? – дигән аңа галим.
Аңлады егет: байлык-нигъмәт акча белән генә исәпләнми икән, акчадан да кадерлерәк байлыклар була. Тик без шушы нигъмәтләр өчен шөкер итәргә генә «вакыт тапмыйбыз».
Икенче кагыйдә:
Бел: Аллаһ биргән бөтен нигъмәтләр дә – сынау, имтихан.
Хәтта тәү карашка бу нигъмәтләр Аллаһ тарафыннан бүләк, Аның сине яратуының билгесе сымак күренсә дә, чынында исә бу нибары чираттагы сынау. Аллаһ Тәгалә шулай дигән: «Әгәр Раббысы кешене СЫНАП, аны хөрмәтле итсә һәм аңа нигъмәтләр бирсә, шулчакта ул (горурланып): «Раббым мине ярата!» – ди. Һәм әгәр Раббысы кешене СЫНАП, аның ризыгын чикләсә, ул вакытта ул (канәгатьсезләнеп): «Раббым мине кимсетә!» – ди. Юк һәм юк!..» (Коръән, «Фәҗр» сүрәсе, 89:15-17).
Байлык та, ярлылык та – алар сынау, зур имтиханның бер өлеше генә, ә берничек тә Аллаһның ул кешене ярату-яратмау билгесе түгел. Әгәр муллык-нигъмәт Аллаһның яратуына карап бирелсә, пәйгамбәрләр иң бай кеше булырлар иде, ә кяферләрнең исә бер нәрсәсе дә булмас иде.
Байлыкның имтихан булуын мисал нигезендә аңлатыйк. Укытучы бөтен студентларга да китап таратып бирде, ди. Кемгәдер зур, калын китап эләккән, кемгәдер – уртача зурлыктагы, ә кемгәдер – бәләкәй һәм юкасы. Кемгә зуры эләккән, алар куандылар һәм мактандылар, ди. Ә кемгә бәләкәй китап бирелгән, алар, кәефләре кырылып, укытучыга үпкәләгәннәр, ди. Шуннан, китапларны таратып беткәч, укытучы: «Кемгә нинди китап бирелде, аңа имтихан шул китабы буенча булачак», – дигән. Һәм менә хәзер киресенчә: бәләкәй китап ияләре шатлык һәм рәхәтлек кичерә, ә калын китап ияләре исә, безгә дә бәләкәй китап эләккән булса иде, дип уфтаналар.
Бу дөнья байлык-муллыклары белән дә нәкъ шулай. Кемгә нинди өлеш тигән, ул Кыямәт көнендә шул өлешенә ярашлы имтихан тотачак – һәр сумын кайдан алган, нәрсәгә тотынган, нинди ният белән һәм башка.
Кешенең Аллаһ алдындагы дәрәҗәсен исә аның иманлы булу-булмавы күрсәтә, ә бай я ярлы булуы түгел: «Арагыздан Аллаһ каршысында иң хөрмәтлесе – иң тәкъвалыгыз» (Коръән, «Бүлмәләр» сүрәсе, 49:13).
Өченче кагыйдә:
Бел: муллык-нигъмәт имтиханын уңышлы тапшырыр өчен Аллаһка шөкер итәргә кирәк.
Шөкер итү берничә төрле була ала:
Ягъни, безнең йөрәкләрдә «Бөтен байлык, бөтен нигъмәтләр – фәкать Аллаһтан гына!» дигән ныклы инану урнашырга тиеш. Аллаһ Тәгалә әйткән бит: «Сезгә нинди генә нигъмәт бирелсә дә, ул – Аллаһтан» (Коръән, «Бал корты» сүрәсе, 16:53).
Хәтта бөтен дөнья кешеләре бергә җыелып сиңа берәр файда эшләргә уйласалар да, әмма Аллаһ Тәгалә теләмәсә, алар сиңа бер тузан бөртеге хәтлем дә файда китерә алмаячак (зыян белән дә шулай). Шуңа күрә, әгәр бездә ниндидер байлык-нигъмәтләр бар икән, бу фәкать Аллаһ теләгәнгә шулай. Ә диплом, эш, кешеләр һәм башкасы – алар сәбәп кенә. Бәләкәй генә сәбәп тә зур нәтиҗәләр бирүе мөмкин, һәм, киресенчә, кеше гомер буе тир түгеп тә уңышка ирешә алмавы бар. Чөнки бөтен нәтиҗә – Аллаһтан. Нәтиҗәне Аллаһтан сорыйлар һәм нәтиҗә өчен Аллаһка шөкер итәләр.
Бу «Аллаһка шөкер», «Әлхәмдүли-Лләһ», «Аллаһка мактау» дигән зикерләрне ешрак кабатлап йөрү һәм кешеләргә Аллаһ нигъмәтләре турында сөйләүдән гыйбәрәт. «Раббыңның нигъмәте турында сөйлә!» – дигән Аллаһ (Коръән, «Иртә» сүрәсе, 93:11). Әлбәттә, бу масаю, тәкәбберләнү формасында булырга тиеш түгел, ә Аллаһның юмартлыгы турында искә төшерү, кешеләрне иманга һәм яхшылыкка өндәү максатында эшләнергә тиеш. Мәсәлән: «Үз эшемне ачарга акча кирәк иде, һәм уйламаган җирдән зур табыш алдым – акча килеп чыкты, бу Аллаһның нигъмәте, әлхәмдүли-Лләһ», – дию – тел белән Аллаһка шөкер итүнең бер күренеше ул. Шулай ук, бу төргә бүтән зикерләр, Коръән уку, дәгъват эшләү, кешеләрне яхшылыкка чакыру һәм начарлыктан тыю кебек башка тел гамәлләре дә керә.
Кешегә нинди нигъмәт бирелүенә карап, бу шөкер итү төрлечә була. Мәсәлән, кемгә зирәк акыл, яхшы хәтер һәм сизгер аң бирелгән, ул шушы нигъмәтләрне Аллаһ юлында гыйлем алу, азак бүтәннәрне гыйлемгә өйрәтү һәм мөселман өммәтенең төрле проблемаларын хәл итү өчен кулланырга тиеш. Кемгә көч, чослык һәм сәламәтлек бирелгән, ул бүтән мөселманнарга физик эшләрдә ярдәм итәргә тиеш. Кемгә Аллаһ акча эшләү ягыннан зур сәләтләр биргән, ул үз мөлкәтен Аллаһ юлында сарыф итәргә һәм өммәткә финанслар белән ярдәм итәргә бурычлы. Һәм башка, һәм башка. Ягъни, һәркем үзенә бирелгән нигъмәтләргә ярашлы Аллаһ диненә ярдәм итә. Шушы була да инде эш-хәрәкәт аркылы Аллаһка шөкер итү.
Нигъмәтләр өчен шөкер итү исә ул нигъмәтләрнең тагы да артуына китерә. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Әгәр шөкер итсәгез, Мин сезгә ТАГЫ да АРТТЫРЫРМЫН. Әгәр дә рәхмәтсез булсагыз, – чынлап, Минем бит газабым көчле» (Коръән, «Ибраһим» сүрәсе, 14:7). Бу – фани дөньяда.
Ә Ахирәттә шөкер итүчеләрне тагы да бөегрәк әҗерләр көтә: «Һәр җан Аллаһның рөхсәте белән китапта язылганча билгеле бер вакытта гына үлә. Кем бу дөнья савабын теләсә – бирербез аңа, кем Ахирәт савабын теләсә – аңа да бирербез, ШӨКЕР иткәннәргә әҗерләрен бирербез!» (Коръән, «Гыймран гаиләсе» сүрәсе, 3:145).
Дини матбугаттан.