

СССР белән Согуд Гарәбстаны арасындагы мөнәсәбәтләр җылына төшкәч, 1959 елда хаҗга юлланган делегация составына шагыйрь Гыйлемдар Рамазанов кертелә. Бу хакта шагыйрьнең хатыны Фәния Чанышеваның истәлекләре бар.
“1959 елның җәендә Гыйлемдарны Согудд Гарәбстанына хаҗга баручылар исемлегенә керттелләр. Бу исә ул чакта үтә җаваплы һәм хәвефле сәфәр иде. Моның өчен аеруча зур әзерлек үтәргә тиешлеген аңлый иде ул. Укытучы, әлифба авторы Закир Аюханов дәресләр алырга йөрде. Гарәпчә укырга (язарга ул соңрак үзалдына өйрәнде), тәһәрәт алу, намаз уку тәртипләренә күнегүләр үтте. Ванна бүлмәсенең бер почмагына урнаштырылган катыргыга карап, тәһарәт нидән башлана һәм нинди догалар укылырга тиешлеген һәр көн иртә белән кабатлый иде.
Бу ерак юлга киткәндә аны Мостай Кәрим үзенең машинасында озатып куйды. Аэропорттан кайтканда, күңелем шомланып, кайнап торган халык арасында бер ялгызым калган кебек хис иткәнем хәтердә.
Мәккә-Мәдинәгә киткәнче бер атна Мәскәүдә яшәде алар, менә шунда һәр көн диярлек телефон аша хәбәрләшеп тордык. Иртәгә озын юлга чыгар алдыннан телефоннан сөйләшүе миңа, ничектер, бәхилләшү кебек тоелды.
– Балаларны сакла, – диде ул. – Ярдәм кирәксә, фәлән-фәлән кешеләргә мөрәҗәгать ит! – Аннан соң нинди документлар, квитанцияләрнең кайда ятуын искәртте.
Гарәбстанга исән-имин барып җитүләре турында билгеле булса да, берничә көн бернинди дә хәбәр булмый торды. Ул вакытта Министрлар Советының дин бүлегендә эшләүче Кәрим абый мине телефон аша тынычландырып тора иде. Бу көннәрнең моңсу-сагышлы, шик-шөбһәле үткәне һәркемгә ачык аңлашыла торгандыр.
Ниһаять, Мәскәүдән Гыйлемдар шылтырата:
– Кайбер формаль эшләрне төгәлләгәч, кайтабыз, барыбыз да исән-саубыз!
Нинди шатлык!
Без аны каршыларга аэропортка бардык. Аяз җәйге иртә иде. Мин шунда беренче тапкыр аның күзләрендә яшь күрдем.
– Бу көнне күрдем, туган туфрагыма аяк бастым, Ходайга шөкер! – диде ул.
Чәче төптән алынган, күзләре моңсу. Тормышның тагын да бер авыр сынавын үткәне аның йөзенә язылган, шатлыгы да сагышлы иде.
Аның сөйләгәннәрен язмага барысын да кертсәң, бик озынга китәр иде. Аннан соң Гыйлемдар үзе ул чорның кысаларыннан чыкмыйча гына юлъязмаларын газеталарда бастырды. Шуңа күрә мин бу вакыйгаларның кайберләренә генә тукталам.
– Син ник минем белән соңгы сөйләшүеңдә бик борчулы идең? – дип сорагач:
– Безнең белән барган КГБ кешесе миңа һәрчак бер сорауны кабатлый иде: “Мин инде чарасыздан, мәҗбүри китәм, чөнки җибәрәләр, ә син нишләп ризалаштың? Согуд Гарәбстаны белән безнең арадагы мөнәсәбәтләрне белмисеңмени, әгәр үтереп ташласалар?...”
Чынлап та, шикләнә биреп куйган чаклар булды. Балалар бигрәк бәләкәй, тыныч тормышның рәхәтен күрергә дә өлгереп булмады, дип уйлыйм. Менә шушындый күңелсез уйларга бирелгән чагымда шылтыраттым. Дөнья хәлен белеп булмый, ул-бу хәл була калса, әйтәсе сүзләремне әйтим, дип уйладым.
– Анда иң куркынычы – халык диңгезе, – ди торган иде ул. – Төркемеңнән аерылсаң, тапталуың яки адашуың мөмкин. Юньләп тел белмисең.
Мин шундый куркыныч берничә минут кичердем. Йөзләрчә-йөзләрчә, меңнәрчә йөзләр... Берсе дә таныш түгел. Шулар арасында барам да барам. Күңелле куркыныч шом басты. Ярый әле, безнең мөфти Хыялетдинов тәҗрибәле һәм зур җанлы кеше. Мин килеп чыкканчы төркемне таратмыйча көтеп алды.
– Без, – дип дәвам итә иде Гыйлемдар, – кунакханәгә түгел, шәхси йортка урнаштык. Бу матди мөмкинлекләрнең тар булуыннан иде. Мин һәрчак Кытайдан килгән делегациянең беренче класслы кунакханадә яшәвенә һәм безнең халык кебек чүпрәк-чапракка исләре китмичә горур йөрүләренә сокландым. Безнең халык исә ары сугыла, бире сугыла, мөмкин кадәр күбрәк чит ил тауарлары алырга тырыша.
Арада хәтта шушындый берәү булды. Ул эчке киеме астына әйберләр яшергән иде. Мөфти аның бу эшен сизеп, автобустан төшереп җибәрде:
– Хәзрәт, син бик җайсыз утырасың, бар, бушанып кил, – дип, артык әйберләрен ташларга ишарә ясады.
Тик кая ул! Төшеп калган җиреннән тагын да нидер алып керде ул.
Без тукталган йортның хуҗасы кайчандыр Үзбәкстаннан киткән кеше икән. Өч хатыны бар: берсе үзе белән килгән үзбәк хатыны, 49 яшендә, икенчесе – африкан хатыны, 35 яштә, өченчесе 13 яшьлек Судан гарәбе кызы иде. Ул аны күптән түгел алтмыш риалга сатып алган икән.
Менә шушы гадәтләрне үз иткән элекке ватандашыбыз Гыйлемдарга сорау биргән:
– Арагызда берәр коммунист юкмы? Без аны мәчет алдында гына асып куяр идек!
– Минем күңелгә шундук шик йөгерде, – ди иде Гыйлемдар. – Әллә бу минем коммунист икәнемне белдеме икән?
– Ә нигә кирәк бу? – дип сорагач:
– Мөмин-мөселманга оҗмахлы булу өчен һичьюгы бер коммунистны үтерергә кирәк! Бу изге эшне үти алган изге җан турыдан-туры оҗмахка керә! – дип җаплый хуҗа.
Ләкин мөфти аның белән бик коры сөйләшә иде, дип хәтерли. “Мин гарәпләрнең барысын да тигез ярата алмайым. Алар арасында дин пәрдәсен ябынып, кеше исәбенә баючылар, канэчкечләр дә җитәрлек! Мин монда илемнең байрагы башка илләрнең байрагыннан түбән булмасын, дип киләм. Син үзеңне минем улым, дип таныт, ул чакта алар синең белән теләсә ничек сөйләшә алмаслар, кыюлыклары җитмәс”, – ди.
Бу хәлләрне Гыйлемдар кичләр буе сөйли һәм төннәрен начар йоклый иде. Бу сәфәрнең никадәр авыр булганын мин бөтен булмышым белән төшендем...”.
Китапта: Язылмаган китап. Уфа: Башкортстан “Китап” нәшрияты, 1998. Б. 31–33.