Иман нуры
28 Августа , 04:19

Изге гамәлләрнең әҗере

Кеше нәрсәдер онытып, яки игътибарсызлык күрсәтеп, яки шайтан вәсвәсәсенә бирелеп, гөнаһ кылуы бар. Мондый очракларда тәкъвалык билгесе – кешенең тәүбә итәргә һәм Аллаһтан гафу итүен сорарга ашыгуы. Мөэминнәрне тасвирлап, Аллаһ әйткән: “Нинди дә булса бозыклык кылучы яки үз-үзен рәнҗетүче, Аллаһны искә төшереп үз гөнаһлары өчен гафу итүне сораса (Аллаһтан башка гөнаһларны кем кичерә ала?), бозыклыгында нык тормаса һәм тәүбәсе кабул ителәчәген белсә, андыйларның әҗере Аллаһның гафу итүе булачак” (Коръән, “Гыймран гаиләсе” 3:135).

Изге гамәлләрнең әҗереИзге гамәлләрнең әҗере
Изге гамәлләрнең әҗере

Намаз уку, ураза тоту, хаҗ кылу, зәкят түләү, ислам тарату, Аллаһны искә алу кебек изге эшләр мөселманның хаталарын гафу итә. Пәйгамбәр (галәйһиссәләм) әйткән: “Аллаһның әҗеренә ышанып һәм өметләнеп рамазанда ураза тотучының элекке гөнаһлары гафу ителә” (Бохари, Мөслим хәдис җыентыкларыннан). Монда бәләкәй хата-кимчелекләр күз уңында тотыла.  Бервакыт пәйгамбәр (галәйһиссәләм) сәхабәләренә болай дигән: “Аллаһның ни ярдәмендә хаталарны җуюын һәм кешене югары дәрәҗәләргә күтәрүен хәбәр итимме?” Сәхәбәләр: “Әйе, Аллаһ рәсүле!” – дигәннәр. Пәйгамбәр (галәйһиссәләм) әйткән: “Бу – кешегә кыен булса да тәһарәт алу, мәчет юнәлешендә күп адымнар һәм намаздан соң икенче намазны көтеп тору” (Мөслим хәдисләр җыентыгыннан). Тагын бер хәдистә болай диелә:  “Хатынына якынаймыйча һәм гөнаһлы эшләр эшләмичә бу йортка хаҗ кылучы әнисе тудырган көндәге кебек булачак” (Бохари, Мөслим хәдис җыентыкларыннан).

Изге гамәлләрнең әҗере
Изге гамәлләрнең әҗере
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас