

Йосыф Якуп пәйгамбәрнең төпчеге була. Атасы аны бик нык ярата. Агалары моны ошатмый. Шуңа да, энеләрен чүллеккә алып китеп, коега ыргыталар. Малайны бер кәрван табып ала һәм Мисырга алып китә. Коллар базарында аны бер вәзир сатып ала, үзенә алып кайткач, малай белән яхшы мөгамәлә итәргә куша. Искиткеч матур ир булып буйга җиткән Йосыфка вәзир хатыны гашыйк була. Бер көнне, ишекләрне бикләп, үзенең хис-тойгыларын белдерә, минеке булмасаң, зинданга яптырам, дип куркыта. Йосыф Аллаһтан курка, гөнаһ кылудан баш тарта.
Сынау артыннан сынау
Вәзир хатынын яман уйдан тыя алмаган Йосыф, качарга теләп, ишеккә йөгерә. Хатын аның артыннан төшә дә, аркасыннан тотам дип, күлмәген ерта. Йосыф ишекне ачып җибәрсә, вәзир үзе басып тора, ди. Мондый күренешкә шаһит булган ирнең ни кичерүен күз алдына китерүе кыен түгел. Зөләйха исә шунда ук хәйләгә бара. «Хатыныңа явызлык кылырга теләгән кешегә зинданга бикләнүдән яки каты газапларга дучар ителүдән башка җәза юктыр!»[1] ‒ дип, Йосыфны гаепләргә тотына. Пәйгамбәргә: «Ул үзе мине аздырырга теләгән иде»[2], ‒ дип, дөресен әйтүдән башка чара калмый. Вәзир кемгә ышанырга белми икеләнеп торганда йортта яшәгән берәү ярдәмгә килә. «Әгәр күлмәге алдан ертылган булса, хатын хаклы, ә ул ‒ алдакчы. Әгәр күлмәге арка ягыннан ертылган булса, хатын алдаган, ә ул ‒ хаклы»[3], ‒ ди бу шаһит. Күлмәкнең арка ягыннан ертылганын күргәч, вәзир кемнең кем икәнен аңлый. «Бу ‒ сезнең мәкерләрегездән. (И хатыннар!) Сезнең мәкерләрегез никадәр зур!»[4] ‒ ди ул, хатынына җаны көеп. «Йосыф, моны оныт!»[5] ‒ дип, вәзир бу хәл турында беркемгә дә сөйләмәскә куша. «Ә син, ‒ дип хатынына эндәшә, ‒ бу гөнаһың өчен истигъфар кыл!»[6]
Күп тә үтми, кала буйлап «Бай түрәнең хатыны үзенең яшь хезмәтчесен аздырырга маташкан»[7] дигән хәбәр тарала. Шәһәр хатыннары, шундый дәрәҗәле хатынга бу килешми бит, дип, гайбәт сатарга тотына. Ләкин алар шелтә белдерергә теләгәннән гайбәт таратмый. Аларның да вәзир хатынын төн йокыларыннан мәхрүм иткән яшь ирне күрәселәре килә. Коръәндә дә аларның гайбәте юкка гына «хәйлә» дип телгә алынмый.
Хатыннар үз максатына ирешә. Вәзир хатыны, тегеләрне кунакка чакырып, Йосыфны күрсәтергә була. Кунакларны мендәрләргә генә утыртып, һәрберсенең алдына җимеш-җиләк куйдыртып, кулларына пычак тоттыра да Йосыфка алар алдына чыгарга куша. Чыгып басуы була, хатыннар, җимеш теләбез дип, ялгыш кулларын кисеп бетерә. «Бу бит кеше түгел, бу ‒ асыл фәрештәнең үзе!»[8] ‒ дип, Йосыфның искиткеч матурлыгына хәйран кала алар.
Матурлыктан исергән хатыннар җайлап исләренә килә башлагач, Зөләйха: «Мине яманлавыгызга сәбәп булган кеше шушы инде»[9], ‒ ди. «Мин аны аздырып карадым, ләкин ул нык торды»[10], ‒ дип, Йосыфны кунаклар алдында мактап та ала. Ләкин: «Әгәр кушканымны үтәмәсә, зинданга ябылып, хурланган кемсәләрдән булыр»[11], ‒ дип, үзенең хис-тойгыларын, яман уй-ниятләрен яшерми, һаман да үзенекен тылкый. Хатыннар да ирне үгетләргә тотына.
Йосыфка исә Раббысына гына сыенырга кала, һәм ул болай дип ялвара: «И Раббы! Зиндан минем өчен алар чакырган нәрсәдән сөйкемлерәк. Әгәр аларның хәйлә-мәкерен миннән читкә бормасаң, мин, аларга бирешеп, җаһилләр арасында булып куярмын»[12].
Зинданда
Аллаһ Тәгалә ярдәме белән, Йосыф олы сынауны уңышлы үтә. Ләкин шәһәр халкы бу хәл хакында онытмый, хәбәрләр куярганнан куера гына. Кемдер вәзир хатынын яманлый, кемдер аның хәленә кереп маташа. Ләчтит сатулар бетмәсме икән, дип, вәзир Йосыфны күпмедер вакытка зинданга ябып торырга була. Бу хәлләрдән тәмам арыган пәйгамбәр үзе дә тоткынлыкны куанып кабул итә.
«Зинданга аның белән бергә ике егет төште»[13] дип бәян итә башлый Аллаһ Тәгалә Йосыфның төрмәдәге тормышын. Пәйгамбәрнең төш юрау сәләтен белеп калгач, бу икәү аңа үзләренең төшләрен сөйләп бирә. «Йөзем сыгып, хәмер ясыйм икән дип күрдем»[14], ‒ ди берсе. «Башым өстендә икмәк күтәргәнмен дә, кошлар аны чукый икән дип күрдем»[15], ‒ ди икенчесе. Тәфсирләрдә әйтелүенчә, алар Мисыр патшасында берсе ‒ көрәгәче (шәраб өләшүче), икенчесе икмәк бешерүче булып хезмәт иткән.
«Сезгә дигән ризык килеп тә өлгермәс, мин сезгә төшләрегезне юрап бирермен»[16], ‒ ди Йосыф. «Бу ‒ Раббым мине өйрәткәннең бер өлеше. Мин Аллаһка иман китермәгән һәм Ахирәт тормышын инкарь иткән кешеләрнең диненнән ваз кичтем»[17], ‒ дип, бу икәүне, форсаттан файдаланып, хак дингә дә чакыра. «Мин Ибраһим, Исхак һәм Якуп аталарымның диненә иярдем. Аллаһка тиңдәшләр кую ‒ безнең өчен ярамаган эш»[18], ‒ дип, диннең асылын да аңлатып китә. «Бу ‒ Аллаһның безгә (пәйгамбәрләргә) һәм кешелеккә юмартлыгы, ләкин кешеләрнең күбесе шөкер итми»[19], ‒ дип, Аллаһ диненең нинди зур нигьмәт икәнен аңлата, кешеләрнең шул нигьмәткә рәхмәт белән җавап бирергә, Аллаһ алдындагы бурычларын үтәргә теләмәвен дә билгеләп үтә. Шуннан: «Күп илаһлар яхшымы, әллә Берәү, Кодрәтле Аллаһмы?»[20] ‒ дип, ялган илаһларга гыйбадәт кылудан баш тартырга чакыра.
Үзенең пәйгамбәрлек бурычын аткаргач, Йосыф бу икәүнең төшләрен юрауга күчә. Йөзем чыкканын күргән кешенең төшен: «Сезнең берегез (иреккә чыгып), хуҗасына хәмер коеп йөрер»[21], ‒ дип юрый. Башы өстенә күтәргән икмәкне кошлар чукый дип күргәненең төшен: «Икенчегезне тәрегә кадаклап куярлар да кошлар аның башын чукып торыр»[22], ‒ дип аңлата. «Сез сораган нәрсәләр инде хәл ителгән»[23], ‒ дип, төшнең мотлак өнгә әвереләчәген дә әйтә. Ягъни, бу икәүнең берсенә ‒ кире иреккә чыгып, патшага хезмәт итү, икенчесенә тәредә җәзалап үтерелү тәкъдир ителгән була.
«Хуҗаң алдында мине искә ал!»[24] ‒ дип, Йосыф иреккә чыгачак егеткә үтенеч белдерә. Патшага минем хәлемне сөйләп бирсәләр, бәлки, ул миңа зинданнан чыгарга ярдәм итәр, дип өметләнә. Ләкин иреккә чыгуы була, теге кеше Йосыфны да, аның үтенечен дә оныта. Коръәндә әйтелүенчә, моңа шайтан вәсвәсәсе сәбәпче була. Йосыфка тагы берничә елын зинданда үткәрергә туры килә.
Патша күргән төш
Бервакыт Мисыр патшасы гаҗәп төш күрә. Шуны юрау өчен ул бөтен акыл ияләрен янына җыя да: «Җиде ябык сыер җиде симез сыерны йотканын, шулай ук җиде яшел башак һәм җиде кипкән башак күрдем»[25], ‒ дип, йоклаганда күргәннәрен бәян итеп бирә. Акыл ияләре аптырашта кала һәм: «Бу ‒ мәгънәсез төшләр! Без мондый төшләрне юрый белүчеләр түгел»[26], ‒ дип, карар чыгарып та куя. Менә шушы вакытта гына зинданда утырып иреккә чыккан теге көрәгәче Йосыф хакында исенә төшерә дә: «Мин сезгә (патша күргән төшне) юрап бирәм, тик мине (зинданда утырган Йосыф янына) җибәрегез»[27], ‒ дип, зинданга юллана.
Күптәнге танышын күргәч, көрәгәче патшаның төшен сөйләп бирә, мәгънәсен аңлатуын үтенә. Йосыф исә, нигә үтенечемне оныттың, дип үпкә дә белдерми, зинданнан чыгарсалар гына төшне юрап бирәм, дигән шарт та куймый, көрәгәченең бар сорауларына җавап бирә. Җиде симез сыер белән җиде яшел башакны ул җиде мул уңышлы ел дип юрый һәм шулай ди: «Җиде ел буена сез чәчүгә күп көч салырсыз. Урылган уңышның аз гына өлешен ашагыз, калганын (яхшы саклансын өчен) башак көенчә калдырыгыз»[28]. Ә җиде ябык сыер белән җиде кипкән башакны ул җиде корылыклы ел дип юрый һәм шулай ди: «Шуннан җиде авыр (иген уңмаган) ел килер һәм сез шуңа дип саклаган уңышны бетерер, (чәчүгә) дип калдырылганы гына тиелмәс»[29]. Шулай итеп, Йосыф төшне юрап кына калмый, җиде мул уңдырышлы елдан соң киләчәк җиде корылыклы елга әзерлек чараларын да аңлатып бирә. Иң соңыннан ул: «Шуннан тагы бер ел килер, мул яңгырлар явар, кешеләр хәтта (ашаудан артып калган җимеш-җиләкне) сыгар»[30], ‒ дип, патшаның төшенә кермәгән хәбәрне дә әйтеп сала.
Көрәгәче зинданнан кайта да патшага һәм халыкка әлеге сүзләрне түкми-чәчми җиткерә. Моны ишеткән кешеләр ни аптырарга, ни куанырга белми.
Дини матбугаттан. Коръән тәфсирләре һәм Ибн Кәсирнең «Пәйгамбәрләр хакында кыйссалар» исемле китабы буенча.
[1] 12:25.
[2] 12:26.
[3] 12:26-27.
[4] 12:28.
[5] 12:29.
[6] Шунда ук.
[7] 12:30.
[8] 12:31.
[9] 12:32.
[10] Шунда ук.
[11] Шунда ук.
[12] 12:33.
[13] 12:36.
[14] Шунда ук.
[15] Шунда ук.
[16] 12:37.
[17] Шунда ук.
[18] 12:38.
[19] Шунда ук.
[20] 12:39.
[21] 12:41.
[22] Шунда ук.
[23] Шунда ук.
[24] 12:42.
[25] 12:43.
[26] 12:44.
[27] 12:45.
[28] 12:47.
[29] 12:48.
[30] 12:49.