

Әбү Габбәс Абдуллаһ ибн Габбәс (Аллаһ аннан риза булсын) сөйләгән: «Бервакыт мин ат өстендә Пәйгамбәр (галәйһиссәләм) артында утырганда, ул болай диде:
«И бала, мин сиңа берничә сүз өйрәтәм: Аллаһны исеңдә тот һәм Ул да сине саклаячак. Аллаһны исеңдә тот һәм син аны үз алдыңда күрәчәксең (ягъни, кайда гына булсаң да, аның ярдәмен тоячаксың). Берәр нәрсә сорарга теләсәң, Аллаһтан сора; ярдәм сорарга теләсәң, Аллаһка мөрәҗәгать ит.
Бел: әгәр бөтенесе дә җыелып, сиңа файдалы эш эшләргә теләсәләр, алар сиңа Аллаһ язганны гына китерәчәкләр. Әгәр бөтенесе дә җыелып, сиңа зарар китерергә теләсәләр, алар сиңа Аллаһ язган зарарны гына китерәчәкләр. Чөнки каләмнәр күтәрелгән, ә битләр кипкән инде» (Тирмизи хәдисләр җыентыгыннан).
Икенче риваятьтә болай диелә: «Аллаһны исеңдә тот һәм син аны үз алдыңда күрерсең. Яхшы вакытта Аллаһны танырга омтыл, Ул сине кайгы вакытыңда беләчәк. Бел: сине урап үтүче нәрсә сиңа ирешергә тиеш түгел иде, ә сиңа ирешкән нәрсә сине урап үтәргә тиеш түгел иде. Бел: сабырлык җиңүгә илтә, кайгы урынына шатлык, авырлык урынына җиңеллек килә» (Әхмәт хәдисләр җыентыгыннан).
Хәдиснең әһәмияте
Ибн Рәҗәб: «Бу хәдис бөек нәсыйхәтне һәм нигезләрне үзенә туплаган. Ул нигез диннең әһәмиятле эшләре исәбенә керә» – дип язган. Галимнәрнең берсе: «Мин бу хәдис хакында уйландым. Ул мине шундый тетрәндерде, шуннан соң мин озак вакыт фикеремне туплый алмадым. Кызганычка каршы, кешеләр бу хәдисне белмиләр һәм аның мәгънәсен тулысынча аңламыйлар».
Хәдисне аңлау
Пәйгамбәр һәрвакытта да мөэминнәр, аеруча яшьләр күңеленә дөньяга дөрес караш сеңдерергә теләгән. Шуңа күрә дә Пәйгамбәрне (галәйһиссәләм) тасвирлап Аллаһы Тәгалә болай дип әйткән: «Инде сезгә үз арагыздан рәсүл килде. Сезнең гөнаһ кылуыгыз аңа авыр. Ул сезне бик кайгырта, иман китергән кешеләргә шәфкатьле һәм рәхимле» (Коръән, «Тәүбә» сүрәсе, 9:128).
Пәйгамбәрнең (галәйһиссәләм) агасының улы Абдуллаһ ибн Габбәс (Аллаһ аннан риза булсын) аның артында утырганда пәйгамбәр (галәйһиссәләм) аңа күркәм киңәшләр биргән. Ул сүзләр мөселманны Аллаһның боерыкларын үтәргә, Аннан гына ярдәм сорарга өндәгәннәр. Моның нәтиҗәсендә ул кыю һәм куркусыз булырга, һәрвакыт дөресен сөйләргә тиеш булган, чөнки бөтен нәрсә – Аллаһ кулында, кешеләрнең берсе дә аның рөхсәтеннән башка икенче берәүгә зарар яки файда китерә алмый.
Пәйгамбәр галәйһиссәләм Ибн Габбәскә: «И бала (малай)», – дип мөрәҗәгать иткән. Болай эндәшеп, ул аның фикерләр туплавын, аңа йөрәге белән омтылуын теләгән.
Аннан соң: «Мин сиңа берничә сүз өйрәтәм», – ди Пәйгамбәр. Чынлап та, бу берничә генә сүз, әмма алар диннең бөек нигезләрен өйрәтәләр, акылны сафландыралар, ышанычны арттыралар.
Аллаһның бөтен боерыкларын үтә, Ул билгеләгән чикләрдә тукта, аларга берничек тә якын килмә һәм аларны бозма. Аллаһ сиңа фарыз кылганны үтә, моңа салкын карама. Ул хәрәм кылганнан тыел. Шулчак Аллаһы Тәгалә сине һәм динеңне саклаганны күрерсең. Моны син генә түгел, синең үрнәгеңә ияргән якыннарың, балаларың, кардәшләрең дә күрерләр. Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аның алдында да, артында да күзәтеп торучылар бар, алар аны Аллаһның боерыгы белән саклый» (Коръән, «Күк күкрәү» сүрәсе, 13:11). Ягъни бәндәне төрле яктан чорнап алып, аны Аллаһ әмере белән саклаучы фәрештәләр бар.
Нәселне саклауга килгәндә, Аллаһы Тәгалә ул хакта болай дигән: «Аларның аталары изге кешеләрдән булды» (Коръән, «Мәгарә» сүрәсе,18:82).
Әгәр син Аллаһны бу дөньяда истә тотсаң, ул сине Ахирәттә истә тотачак, сине Җәһәннәмнән саклаячак, киңлеге күкләргә һәм җиргә тигез булган җәннәткә кертәчәк.
Аллаһы Тәгалә әйткән: «Үзегезнең Раббыгызның ярлыкавына һәм оҗмахка ашыгыгыз, аның киңлеге – күкләр һәм җир кадәр, ул тәкъвалыларга әзерләнгән» (Коръән, «Гыймран гаиләсе» сүрәсе, 3:133).
Фәрештәләр сиңа сәлам бирәчәкләр, үзләренең ихтирамнарын белдерәчәкләр: «Һәр тәүбә иткән кешегә һәм сакланганга шушы вәгъдә ителгән сезгә, ۞ Мәрхәмәтледән яшерендә курыкканга һәм тәүбә иткән күңел белән килгән кешегә. ۞ Иминлек белән анда керегез, бу – мәңгелек көне. ۞ Анда аларга нәрсә теләсәләр, шул булыр, һәм Безнең тарафыбыздан өстәмә (Аллаһның үзен күрү мөмкинчелеге)» (Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:32-35).
Аллаһы Тәгалә янә болай дигән: «Аллаһ куйган чикләрне саклаучы иман китергән кешеләрне шатландыр!» (Коръән, «Тәүбә» сүрәсе, 9:112).
Пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) сәхабәләрен Аллаһтан үзләрен саклауларын сорарга өйрәткән. Ул (галәйһиссәләм) Бәрра ибн Газибкә йоклар алдыннан шушы сүзләрне әйтергә кушкан: «Раббым, Синең исемең белән яттым һәм Синең исемең белән торам. Әгәр Син минем җанымны алсаң, аңа рәхимле бул. Җибәрсәң, аны Үзеңнең тугрылыклы бәндәләреңне саклаган кебек сакла» (Бохари, Мөслим хәдис җыентыкларыннан). Гомәр (Аллаһ аннан риза булсын) сөйләве буенча, пәйгамбәр (галәйһиссәләм) аны болай дияргә өйрәткән: «И Аллаһ, мин басып торганда мине ислам ярдәмендә сакла. Мин утырганда мине ислам ярдәмендә сакла. Мин йоклаганда мине ислам ярдәмендә сакла» (Ибн Хиббән).
Аллаһ Үзен истә тотучы кеше янында булачак, аңа ярдәм итәчәк, саклаячак. Пәйгамбәр (галәйһиссәләм) әйткән: «Аллаһны истә тот һәм син аны үз алдыңда күрәчәксең». Ягъни, кайда гына булсаң да, син аның ярдәмен тоячаксың. Аллаһы Тәгалә әйткән: «Чынлап та, Аллаһ тәкъвалылар һәм изгелек кылучылар белән!» (Коръән, «Бал корты» сүрәсе, 16:128).
Катәдә болай дигән: «Аллаһ Үзеннән куркучы белән булачак. Ә янында Аллаһ булган кеше җиңелмәс фиркадә булачак. Аның белән йокламаучы сакчы һәм беркемне дә юлдан яздырмаучы юл күрсәтүче булачак». Әмма Аллаһның ярдәменең зарури шарты – аның боерыкларын үтәү һәм Ул тыйганнардан тыелу. Шуны үтәүчегә Аллаһ ярдәм итәчәк. Үзенә итагатьсезлек күрсәтүчене ярдәмсез калдырачак һәм түбәнлеккә төшерәчәк
Аллаһы Тәгалә әйткән: «И сез, иман китергән кешеләр! Әгәр Аллаһка ярдәм итсәгез, Ул да сезгә ярдәм итәр һәм сезнең аякларыгызны ныгытыр» (Коръән, «Мөхәммәт» сүрәсе, 47:7).
Ул тагын да болай дип әйткән: «Әгәр Аллаһ ярдәм бирсә, сезне җиңүче булмас; әгәр Ул ташласа, Аннан соң сезгә кем ярдәм бирер?..» (Коръән, «Гыймран гаиләсе» сүрәсе, 3:160).
Яшь һәм көчле вакытында Аллаһны истә тотучыны, картаеп көчсезләнгәч Аллаһ аны Үзе истә тотачак. Аңа ишетү, күрү сәләте, акыл бирәчәк, Кыямәт көнендә мактаулы урын билгеләячәк, бернинди күләгә булмаган көндә Үз гаршенең күләгәсенә яшерәчәк. Аллаһ рәсүле әйткән: «Башка бернинди дә күләгә булмаган Көнне Аллаһ җиде кешене Үз күләгәсенә яшерәчәк: гадел җитәкчене, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылып үскән кешене...» (Бохари, Мөслим хәдис җыентыгыннан).
Бәлки, шуңа күрә дә яшьлекне дөрес куллансын өчен агасының балигълыкка җитеп килүче улына пәйгамбәр (галәйһиссәм) түбәндәге киңәшне биргәндер дә. Ул әйткән: «Биш нәрсә белән очрашканчы биш нәрсәне куллан: картлыгың җиткәнче яшьлегеңне...» (Хәким хәдисләр җыентыгыннан).
Яшьләр җәмгыятьнең өмете икәнен телгә алсак, югарыдагы сүзләрнең тагын да әһәмиятлерәк икәнен күрербез. Яшьләр ярдәмендә хакыйкатькә, гаделлеккә чакыру тормышка ашырыла; алдакчы, бозык кешеләр нәкъ яшьләрне юлдан яздырырга тырышалар. Кешеләр, җеннәр арасыннан булган шайтан вәсвәсәсеннән саклану өчен яшьләр аерым бер игътибарга һәм яхшы киңәшкә мохтаҗ.
Ышанучы, Аллаһның саклавын, ярдәмен, кайгыртуын тоючы бәндә шөкер итүче санала. Ул Аллаһның үзенә мәрхәмәт кылуын аңлаганга күрә, аның боерыкларына буйсына, Аллаһ тыйганнардан тыела. Андый кеше төрле вәсвәсәләр белән уратылып алынса да, аларга каршы тора, алардан читләшә; Аллаһның нигъмәтләре үзенә даими килеп торуын тели, аларның Аллаһтан гына икәнен аңлый. Аллаһы Тәгалә әйткән: «Сезгә нинди генә нигъмәт булса да, ул – Аллаһтан» (Коръән, «Бал корты» сүрәсе, 16:53).
Аллаһны тану кешене аңа якынайта. Нәтиҗәдә, Ул аның догасына җавап бирә, аңа сораганын бирә, бәла-казалардан һәм иминлегенә янаган нәрсәләрдән саклый. Пәйгамбәр (галәйһиссәләм) әйткән: «Яхшы вакытта Аллаһны танырга омтыл, Ул сине бәла вакытында беләчәк». Ул шулай ук болай дигән: «Бәла-каза вакытында Аллаһ үзенә җавап бирүен теләгән кеше шатлык вакытында аңа еш мөрәҗәгать итсен» (Тирмизи хәдисләр җыентыгыннан).
Мондый бәндә хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Ул Миннән берәр нәрсә сораса, Мин аңа моны бирәчәкмен. Миннән саклау сораса, Мин, һичшиксез, аны саклаячакмын» (Бохари хәдисләр җыентыгыннан).
Пәйгамбәребез (галәйһиссәләм) үзенең агасының улына һәм үзенә иярүче барлык мөэминнәргә бер Аллаһы Тәгаләгә генә дога кылырга куша. Аннан башка беркемгә дә шөкер итү, гафу итүне сорау, сәҗдә-рөкугъ кылу тыела. Пәйгамбәр (галәйһиссәләм) әйткән: «Берәр нәрсә сорарга теләсәң, Аллаһтан сора. Ярдәм сорарга теләсәң, Аллаһка мөрәҗәгать ит».
Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) тапшыруы буенча, Аллаһы Тәгалә әйткән: «Миңа дога кылучыга Мин җавап бирәм, Миннән нәрсә булса да сораучыга шуны бүләк итәм, Миннән гафу сораучыны гафу итәм» (Бохари, Мөслим хәдис җыентыкларыннан).
Дини матбугаттан.
Юлай КӘРИМОВ фотосы.