

Аллаһ Тәгалә Коръәндә шулай ди: “И сез, иман китергәннәр! Аллаһка карата тәкъвалы булыгыз һәм Аңа якынаю юлларын эзләгез” (“Аш табыны” сүрәсе, 5:35).
Үзенә якынаю юлларын Аллаһ Тәгалә безгә Үзе өйрәткән. Шуңа күрә Аллаһка Ул сөйгән һәм Ул риза булган юллар аша гына якынаерга мөмкин. Бер генә кеше дә Раббысына үзе теләгән яки үзе уйлап чыгарган юл аша якыная алмый. Кызганычка каршы, бик күпләр Аллаһ Тәгаләгә якынаю юлларын Шәригатькә каршы булган ысуллар аша эзли. Шул юллар аша Аллаһка якынаябыз дип уйлыйлар, ә нәтиҗәдә, Аңардан тик ерагаялар гына.
Шулай итеп, Аллаһка якынаю юллары шуннан гыйбарәт:
“Иң гүзәл исемнәр – Аллаһныкы. Шулар аша Аңа ялварыгыз”, – диелә Коръәндә (“Киртәләр” сүрәсе, 7:180).
Без дога кылганда гадәттә Раббыбызга Аның “Аллаһ”, “Раббы” кебек берничә исеме белән эндәшәбез. Ләкин Аллаһның исемнәре болар белән генә чикләнми. Шуңа күрә Аның башка исемнәрен дә өйрәнергә һәм догаларда аларны да кулланырга кирәк. Ул исемнәрне безгә Аллаһ Үз Китабында һәм Рәсүленең (с. г. в.) хәдисләрендә хәбәр иткән.
Мәсәлән, көч-куәт сорасак, “Син бит – Көч-куәт иясе” дип эндәшә алабыз. Ризык сорасак – “И Ризык бирүче, мине ризыкландыр!”, тәүбә иткәндә – “И Ярлыкаучы, мине ярлыка!”.
Сөекле Пәйгамбәребез (с. г. в.) Аллаһның безгә билгеле булган гүзәл исемнәре аша гына түгел, хәтта билгеле булмаган исемнәре аша да дога кылырга өйрәткән. Мәсәлән: “И Аллаһ! Мин – Синең колың, Синең колың булган ирнең, колың булган хатынның улы. Минем язмышым Синең Кулыңда, хөкемнәрең минем өчен мотлак, миңа карата карарларың гадел. Мин Синнән барлык исемнәрең аша сорыйм: ул исемнәр белән Син Үзеңне атадың, яки аларны Китабыңда иңдердең, яки мәхлукларыңның берсенә белдердең, яки үзеңдә яшерен гыйлем итеп калдырдың. И Раббым! Коръәнне йөрәгемнең язы, күкрәгемнең нуры итсәң иде. Коръән аша кайгымны бетереп, тынычсызлыгымны алсаң иде!”. Пәйгамбәребез (с. г. в.): “Әгәр берегез кайгы һәм күңел төшенкелегенә бирелгәндә шушы сүзләрне әйтсә, Аллаһ аның кайгысын шатлык белән алыштырыр”, – дигән (Әхмәт; дөрес хәдис).
Бәндә, Раббының ризалыгын өмет итеп кылган изге гамәлләрен искә алып, шулар аша дога кыла ала.
Пәйгамбәребез (с. г. в.) үзенең сәхабәләренә шундый кыйсса сөйләгән: “Бервакыт өч кеше юлга чыга һәм төнгөлеккә ниндидер мәгарәдә туктарга була. Анда кереп тә өлгермиләр, таудан зур таш төшеп, мәгарә авызын каплый. Шулвакыт алар бер-берсенә: “Ихлас күңелдән кылынган изге гамәлләребезне уйлап Аллаһка ялварсак кына бу таштан котылырбыз”, – ди.
Моннан соң беренчесе шулай ди: “Йә Аллаһ, минем олыгайган ата-анам бар иде. Кичләрен мин, аларга сөт алып килмичә, гаиләм әгъзаларына да, колларыма да сөт эчерми идем. Беркөнне мин соңлап киттем, өйгә кайтканда исә алар йоклаган иде. Мин аларга дип сөт савып алдым. Аларның каты йокыга талганын күргәч, уятырга кыймадым һәм таңга кадәр аларның уянганын көтеп тордым, алардан алда гаиләм әгъзаларын һәм колларны эчерергә теләмәдем. Йә Аллаһ! Моны Синең ризалыгыңны өмет итеп кылган булсам, безне бу хәлдән чыгар!”. Шул вакыт таш аз гына урыныннан кузгала.
Боларның икенчесе исә шулай дип ялвара: “Йә Аллаһ! Минем картәтиемнең бер кызы бар иде. Мин аңа нык гашыйк булдым. Аны күпме генә үземнеке итәргә теләсәм дә, ул каршылашуын дәвам итте. Корылыклы ел килгәнгә кадәр бу шулай дәвам итте, һәм бермәл ул миңа акча сорап килде. Мин аңа 120 динар акча бирдем дә, шуның өчен миңа бирелергә тәкъдим иттем. Ул риза булды, ләкин иң соңгы мәлдә: “Хакың булмыйча торып бу мөһерне ерту сиңа хәрәм!” – диде. Аны барысыннан ныграк яратсам да, акчаны биреп, мин аны калдырып киттем, гөнаһ кылудан курыктым. Йә Аллаһ! Моны Синең ризалыгыңны өмет итеп кылган булсам, безне бу хәлдән чыгар!”. Шул вакыт таш янә аз гына урыныннан кузгала, ләкин чыгып китәрлек юл ачылмый.
Шуннан соң өченчесе Аллаһка мөрәҗәгать итә: “Йә Аллаһ! Мин берничә эшче яллаган идем. Эштән соң барысына да тиешлесен түләдем, ләкин берсе, хакын алмый, акчасын миңа сакларга калдырып китте. Ул акчаны кулланып, мин бик күп табыш алдым. Күпмедер вакыттан соң теге кеше килеп: “И Аллаһ колы, акчамны кайтар”, – диде. Мин аңа: “Бөтен шушы дөяләр, сыерләр, сарыклар һәм коллар синеке”, – дидем. Ул: “И Аллаһ колы, мине мыскыл итмә!” – диде. Мин исә: “Мин сине мыскыл итмим!” – дидем. Теге, берни калдырмый, барысын да алып китте. Йә Аллаһ! Моны Синең ризалыгыңны өмет итеп кылган булсам, безне бу хәлдән чыгар!”. Шулвакыт мәгарә авызы ачылып китә дә, болар имин-сау килеп чыга” (әл-Бохари һәм Мөслим).
Бу хәдистә телгә алынган кешеләрнең өчесе дә Аллаһ Тәгаләгә Ул сөйгән һәм риза булган изге гамәлләр аша якыная. “Аллаһны имин (рәхәт) вакытларыгызда хәтерләгез, авыр вакытларыгызда Ул да сезне хәтерләр”, – диелә икенче бер хәдистә (Әхмәт, дөрес хәдис).
Бер мөселман, икенче мөселман янына килеп, аңардан үзе өчен дога кылуын сорый ала. Сәхабәләр дә еш кына, Пәйгамбәребез (с. г. в.) янына килеп, аңардан үзләре һәм бар мөселманнар өчен дога кылуын сорар булган.
Әнәс ибн Мәликтән (Аллаһ аңардан риза булсын) шундый хәдис риваять ителә: “Бервакыт Пәйгамбәребез (с. г. в.) җомга хөтбәсен сөйләгәндә, бер бәдәви, урыныннан торып: “И Аллаһ илчесе, малларыбыз һәлак булды, игеннәребез корыды, безнең өчен дога кыл!” – диде. Пәйгамбәребез (с. г. в.) кулларын күтергәндә күк йөзендә бер болыт әсәре дә юк иде. Аллаһ белән ант итеп әйтәм: күктә таулар кадәре болытлар җыелмыйча ул кулларын төшермәде, сакалыннан яңгыр тамчылары тама башламыйча ул мөнбәреннән төшмәде” (әл-Бохари һәм Мөслим).
Әбү Һурайраның (Аллаһ аңардан риза булсын) әнисе озак вакыт Исламны кабул итми йөргән. Улының җаны-тәне белән әнисен Исламга өндәве бернинди нәтиҗә бирми. Ахырда Әбү Һурайра Пәйгамбәребез (с. г. в.) янына килә һәм аңардан әнисе өчен дога кылуын үтенә. Пәйгамбәребез (с. г. в.): “Йә Аллаһ! Әбү Һурайраның әнисен туры юлга күндер”, – дип дога кыла. Әбү Һурайра өенә кайтып ишеген тартса, ишек эчтән бикле булып чыга. Өйдә, ишек бикләп, әнисе госел алган булып чыга (билгеле булуынча, Ислам динен кабул иткән кеше иң тәүдә госел ала).
Аллаһ рәсүле (с. г. в.) исән-сау булганда, сәхабәләр мондый сораулар белән аңа еш мөрәҗәгать итә. Ләкин ул Аллаһ хозурына күчкәч, аның догалары аша Аллаһка якынаю эшләре туктала – сәхабәләр аның картәтисе Габбәскә (Аллаһ аңардан риза булсын) йөри башлый. Мәсәлән, мөселманнарга корылык килсә, Гомәр ибн әл-Хәттаб (Аллаһ аңардан риза булсын), аның янына килеп, аның дога кылуын сорар булган. Гомәрнең үзенең болай дип дога кылуы риваять ителә: “Йә Аллаһ! Без Сиңа Пәйгамбәребезнең догасы аша мөрәҗәгать итә идек, ә Син безгә яңгырлар яудыра идең. Хәзер исә без Сиңа Пәйгамбәребезнең агасының догасы аша мөрәҗәгать итәбез – Безгә яңгырлар җибәр!” (әл-Бохари).
Без исә бүген кардәшләребезнең догалары белән файдалана белмибез. Догалары кабул була торган кешеләрнең кадерләрен аңламыйбыз. Ә бит мәчетләргә йөргән, нәфел уразалар тоткан, төннәрен тәһәҗҗүдләргә баскан күпме яхшы бабайлар, тырыш әбиләр бар. Намаздан соң шундый кешеләр янына килеп: “Абый, апа, төнге намазыңда минем өчен дә дога кылырга онытма әле”, – дисәң, берәр морадыңа ирешергә бу бер сәбәп булыр иде.
Тәвәссүлнең шәригатебездә булган өч төрен санап китү булды бу. Аның шулардан башка төрләре мөселманнар арасында кулланылса да, аларның күпчелегенә дәлилләр юк. Шуңа күрә безгә шушы өч төр белән генә чикләнеп, башкаларыннан сакланырга кирәк.
Аллаһ барыбызга да Аңа якынаерга һәм Аның яраткан коллары булып яшәргә насыйп итсен. Әмин.
Йосыф Дәүләтшинның “Дога дәресләре” китабыннан.
Юлай КӘРИМОВ фотосы.