Иман нуры
24 Июля , 05:05

АДӘМ ҺӘМ ҺӘВА

Адәм балаларының бөтенесе дә аларга бирелгән вакытны яшәп бетергәч, Аллаһ бөтен кешеләрне  яңадан терелтеп, җирдән чыгарачак һәм аларга соңгы төяк булачак урынга урнаштырачак.

АДӘМ ҺӘМ ҺӘВААДӘМ ҺӘМ ҺӘВА
АДӘМ ҺӘМ ҺӘВА

Адәмне бар итеп, аның өстенлеген исбат иткәннән соң, Аллаһы Тәгалә аңа тагы да бер рәхмәтен күрсәтә – тынычлык табу өчен һәм аралашырга иптәш булсын дип, аңа үзеннән үк, хәдисләрдә әйтелгәнчә, аның бер кабыргасыннан, иптәш бар итә. Аннан Аллаһ: «И Адәм! Хәләл җефетең белән Оҗмахта төяклән. Кайда телисез, шунда туйганчы тукланыгыз»[1], – дип, аларга Оҗмахта яшәргә, кайда ошый, шунда искиткеч җимеш-җиләкләр белән сыйланырга мөмкинлек бирә. «Син анда ач та, ялангач та булмассың, һәм син анда сусаудан да, эсселектән дә җәфаланмассың»[2], – дип әйтә Аллаһ Адәмгә. Моннан тыш, Аллаһ аларны сынап карарга була һәм: «Тик шушы агачка якынлаша күрмәгез, югыйсә залимнәрдән булырсыз[3], – дип, Оҗмах агачларының берсенә кагылудан тыя һәм, әгәр дә инде Аллаһның кушканын үтәмәсәгез, мотлак гөнаһлы булырсыз, дип кисәтә. Ягъни, бу кисәтү – мондый тыюның катгый булуына ишарә.

Бу хакта кешенең дошманы Иблиснең ишетеп калуы була, ул шунда ук Адәмне һәм аның иптәшен вәсвәсәләргә тотына. Нәрсә дип кенә алдаштырмый, нәрсәләр генә вәгъдәләми Иблис. «Раббыгыз бу агачны сез фәрештәгә әйләнмәсен яки үлемсез булып китмәсен өчен генә тыйды бит»[4], – дип, Адәм белән Һәваны ялгыштырырга тырыша ул. Хәтта: «Дөреслектә, мин сезгә – ихлас киңәшче»[5], – дип ант та бирә. Адәм һәм Һәва Иблиснең ялган вәгъдәләренә ышана, аның вәсвәсәләренә бирелә һәм тыелган агач җимешеннән авыз итеп тә куя. Җимешне татып та өлгермиләр, Адәм белән Һәваның моңа тиклем аларның карашыннан яшерен булган оят җирләре ялангачланып китә. Моңа тиклем тәкъвалык, аларның рухи япмасы буларак, аларның тышкы йөзенә дә тәэсир иткән була. Тик менә гөнаһ кылганнан соң аларның оят җирләре күренә башлый, һәм алар, бер-берсеннән оялышып, Оҗмах агачларының яфракларын тәннәренә ябыштырырга, шул рәвешле оят җирләрен капларга тотына. Шулчак Раббы аларга: «Мин сезгә бу агачны тыймаган идеммени һәм сезгә, шайтан – сезнең өчен ачык дошман, дип әйтмәгән идеммени?»[6] – дип эндәшеп, аларга Үз шелтәсен белдерә.

Адәм белән Һәва исә: «И Раббыбыз! Без үзебезгә үзебез явызлык кылдык, һәм, әгәр дә Син безне ярлыкамасаң һәм безгә рәхимле булмасаң, без мотлак зыян күрүчеләрдән булырбыз»[7], – ди. Ягъни, шулай итеп, Аллаһ аларга тәүбәгә килергә мөмкинлек бирә. Адәм белән Һәва үзләренең хатасын таный һәм Аллаһтан ярлыкау сорый. Бүтән аятьләрдә әйтелгәнчә, Аллаһ аларның тәүбәсен кабул итә. Иблискә килгәндә, ул гөнаһ һәм золым кылудан туктамый. Шуңа күрә, әгәр кешеләр, Адәмгә охшарга тырышып, үзләренең хатасын таныса, ярлыкау сораса һәм Раббысына карышудан туктаса, Аллаһ аларны Үзенең сайлап алынган коллары рәтенә кертә һәм туры юлга күндерә. Ләкин әгәр кешеләр, гөнаһ кылуда нык торып, Иблискә охшарга тырышса, Аллаһ аларны Үзеннән ераклаштыра.

Ләкин эш моның белән генә бетми. Аллаһ, Адәм белән Һәвага: «Төшеп китегез!»[8] – дип, аларга Оҗмах бакчаларын калдырып, Җиргә китәргә куша. Хәдисләрдә әйтелгәнчә, бу хәл җомга көнне була. Аннан Аллаһ: «Бер-берегезгә дошман булыгыз! Җир сезгә билгеле вакытка тиклем төяк һәм куллану булыр»[9], – ди. Шулай итеп, Адәм белән Һәва да, Иблис тә Җиргә куыла. Иблис анда кешедән аерылмаячак, бертуктаусыз аның артыннан ияреп йөриячәк һәм Адәм балаларын адаштырыр өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләячәк. Кешеләр белән шайтаннар Җирдә бер-берсенә дошман булып калачак. Ә Җир аларга вакытлыча төяк урыны буларак кына бирелә. Алар анда билгеле бер вакытка тиклем генә фани дөнья нигъмәтләре белән файдалану мөмкинлегенә ия була. «Сез анда (Җирдә) яшәячәксез, анда дөнья куячаксыз һәм аннан чыгарылачаксыз»[10], – дип, Аллаһы Тәгалә кешеләр белән Җирдә ни булачагын хәбәр итеп бирә: аларга анда фетнәләр һәм сынауларга тулы гомер үткәрергә туры киләчәк. Аларга рәсүлләр җибәреләчәк, Язмалар төшереләчәк. Үлгәннән соң аларны җирләячәкләр. Ә инде Адәм балаларының бөтенесе дә аларга бирелгән вакытны яшәп бетергәч, Аллаһ бөтен кешеләрне  яңадан терелтеп, җирдән чыгарачак һәм аларга соңгы төяк булачак урынга урнаштырачак.

 

 

[1] «Сыер» сүрәсе, 2:35.

[2] «Та Һа» сүрәсе, 20:118-119.

[3] «Сыер» сүрәсе, 2:35.

[4] «Киртәләр» сүрәсе, 7:20.

[5] «Киртәләр» сүрәсе, 7:21.

[6] «Киртәләр» сүрәсе, 7:22.

[7] «Киртәләр» сүрәсе, 7:23.

[8] «Киртәләр» сүрәсе, 7:24.

[9] Шунда ук.

[10] «Киртәләр» сүрәсе, 7:25.

АДӘМ ҺӘМ ҺӘВА
АДӘМ ҺӘМ ҺӘВА
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас