

Иреңә башка хатын-кызларны сурәтләүдән саклан! Чөнки шайтан бу сүзләрне аның күңеленә вәсвәсә итеп салуы бик тә ихтимал.
Абдуллаһ ибн Мәсгутьтән (Аллаһ аңардан риза булсын) риваять ителүенчә, Пәйгамбәребез ﷺ: «Бер хатын да, башка хатын-кызның тәненә карап яки кагылып, аңардан соң аны иренә ире ул хатынны күз алдында күреп торган кебек итеп сурәтләмәсен» (әл-Бохариның хәдисләр җыентыгыннан).
Акчада да, ризыкта да исраф кылып, иреңә авыр йөк кебек булма! Чөнки синең исраф кылуың иреңне бурычлы итүгә яки гөнаһка, хәрәмгә этәрүе ихтимал.
«Ашагыз һәм эчегез, ләкин исраф итмәгез, чынлап та, Аллаһ исраф итүчеләрне яратмый», – ди Аллаһ Коръәндә («Киртәләр» сүрәсе, 7:31).
Гайшәдән (Аллаһ аңардан риза булсын) риваять ителүенчә, бервакыт Һинд (Әбү Суфиянның хатыны) Пәйгамбәребездән ﷺ: «Әбү Суфиян – саран кеше, мин аңа әйтмичә генә акчасын алсам, гөнаһ булырмы?» – дип сорый. Пәйгамбәр ﷺ аңа: «Гореф-гадәткә ярашлы үзеңә һәм балаларыңа җитәрлеген генә ал», – дип әйтә (әл-Бохариның хәдисләр җыентыгыннан).
Иреңнең гамәлләре һәм сүзләре сиңа аманәт итеп бирелгән, шуңа да аны башкаларга таратудан сак бул!
Өмәмә бинт әл-Харис, кызына нәсыйхәт биреп: «Иреңнең серләрен беркемгә дә сөйләмә! Әгәр дә аның серләрен сөйләсәң, ул сөйләнгән серләрнең явызлыгыннан имин була алмассың», – дип әйтер булган.
Тормышыңны канәгатьлек белән нурландыр, зарланудан һәм аз шөкер итүдән саклан! Әгәр дә иреңнең хәлен сорасалар, беркайчан да уфтанудан башлама.
Абдуллаһ ибн Гамердән (Аллаһ аңардан риза булсын) риваять ителүенчә, Пәйгамбәребез ﷺ: «Иренә бәйле булса да, аңа карата рәхмәтле булмаган хатын-кызга Аллаһ карамас!» – дигән (ән-Нәсәи, әл-Хәким һәм әл-Баззарның хәдис җыентыкларыннан, дөрес хәдис).
Ирнең йорттагы урыны зур. Шуның өчен һәрвакыт, йортта да, балаларың алдында да, аны кадерлә һәм ихтирам ит. Шулай итүең үзеңә карата ихтирамны гына арттыра, ә аны кадерләвең үзеңнең кадереңне генә үстерә.
Әбү Һурайрадан (Аллаһ аңардан риза булсын) риваять ителүенчә, Пәйгамбәребез ﷺ шулай дигән: «Әгәр миңа берәрсенә икенче кеше алдында сәҗдә кылырга әмер итәргә туры килсә, мин, әлбәттә, хатынга ире алдында сәҗдә кылырга әмер итәр идем» (әт-Тирмизинең хәдисләр җыентыгыннан).
Әбү Һурайрадан (Аллаһ аңардан риза булсын) риваять ителүенчә, Пәйгамбәребез ﷺ шулай дигән: «Төнен торып намаз укыганнан соң хатынын намазга уяткан һәм хатыны да намаз укыган, ә инде хатыны тормаса, аның битенә су сипкән иргә карата Аллаһ рәхимле була. Шулай ук, төнен торып намаз укыганнан соң ирен уяткан һәм ире дә намаз укыган, ә инде ире тормаса, аның битенә су сипкән хатынга карата да Аллаһ рәхимле була» (Әбү Давытның хәдисләр җыентыгыннан).
Ураза – Аллаһ белән бәндә арасындагы яшерен гыйбадәт. Әгәр дә нәфел уразасын тотарга теләсәң, иреңнән рөхсәт сора.
Әбү Һурайрадан (Аллаһ аңардан риза булсын) риваять ителүенчә, Пәйгамбәребез ﷺ: «Янында ире булганда хатын-кызга аның рөхсәтеннән тыш ураза тотарга ярамый», – дигән (әл-Бохариның хәдисләр җыентыгыннан).
Синең йортың – ул кечкенә генә бер дәүләт. Күпчелек вакытыңны йортта үткәрүең – гаиләңнең иминлегенә бер сәбәп.
«Өйләрегездә калыгыз һәм беренче җаһилият заманындагы хатыннар бизәнгән кебек бизәнмәгез (алар кебек матурлыгыгызны чит кешеләргә күрсәтмәгез, ә яшерегез)», – диелә Коръәндә («Фиркаләр» сүрәсе, 33:33).
Абдуллаһ ибн Гомәрдән (Аллаһ аңардан риза булсын) риваять ителүенчә, Пәйгамбәребез ﷺ шулай дигән: «Хатын-кыз – ул гаурәт. Әгәр дә ул урамга чыкса, шайтан аны ят ир-атларга зиннәтләп күрсәтә яки аны аздыра, һәм башкаларны да ул хатын белән аздыра» (әт-Тирмизинең хәдисләр җыентыгыннан, дөрес хәдис).
Әгәр дә хиҗапсыз, гаурәтләрне күрсәтеп йөрү кешенең алга китүен һәм мәдәнилеген күрсәтә торган булса, хайваннар иң «мәдәниятле» җан ияләре булыр иде.
Зәйнәб әс-Сәкафия шулай дигән: «Пәйгамбәребез ﷺ безгә: “Әгәр дә берәрегезнең мәчеткә барасы килсә, хушбуй кулланмасын!” – диде» (Мөслимнең хәдисләр җыентыгыннан).
Иманлы хатын иренең рөхсәтеннән тыш йортка һичкемне, күрше, туганнар, дуслар булсынмы ул, кертми – аларның барысы да ир кеше рөхсәт итсә генә йортка керә ала.
Риваять ителүенчә, Пәйгамбәребез ﷺ шулай дигән: «Дөреслектә, сезнең – хатыннарыгызга карата һәм хатыннарыгызның сезгә карата хаклары бар. Сезнең алардан үзегезгә ошамаган кешеләрне түшәгегезгә утыртмауны һәм үзегез күрергә теләмәгән кешеләрне йортларыгызга кертмәүне таләп итәргә хакыгыз бар» (Әбү Давытның хәдисләр җыентыгыннан, дөрес хәдис).
Аллаһ ризалыгына өлгәшү өчен гыйлем алуда тырыш бул, чөнки гыйлем сине ирең каршысында да бизи.
Гайшә (Аллаһ аңардан риза булсын): «Иң күркәм хатыннар – ансарларның хатыннары. Дин гыйлемен алуда алар оялмый иде», – дигән (Мөслимнең хәдисләр җыентыгыннан).
Талак – Иблиснең иң яраткан гамәлләренең берсе. Шуңа да сәбәпсез яки кечкенә генә нәрсәгә үпкәләп талак сораудан саклан.
Әбү Һурайрадан (Аллаһ аңардан риза булсын) риваять ителүенчә, Пәйгамбәребез ﷺ: «Ирләреннән сәбәпсез талак сораучы хатын-кызлар – монафикълар», – дигән (ән-Нәсәинең хәдисләр җыентыгыннан, дөрес хәдис).
Икенче бер хәдистә риваять ителүенчә, Пәйгамбәребез ﷺ: «Әгәр дә хатын-кыз иреннән сәбәпсез талак сорый икән, ул хатынга Җәннәт исе хәрәм булыр», – дигән (дөрес хәдис).
Ир белән хатынның бергә торуы мөмкин булмаганда гына соңгы чара булып талак кала.
И Аллаһ! Ниятләребезне ихлас кыл һәм гамәлләребезне кабул ит! Ир-атларга – иманлы хатыннар, хатын-кызларга иманлы ирләр бир! Араларыбызга хөрмәт-мәхәббәт сал һәм безне игелекле балалар белән бүләклә! Чынлап та, Син – Ишетүче һәм догаларны Кабул итүче!
Дини матбугаттан.