

Коръәндә һәм хәдисләрдә ата-ананы ихтирам итүгә зур әһәмият бирелә. Шул үгет-нәсыйхәтләрне истән чыгарып, еш кына без иң күркәм мөгамәләбезгә лаек кешеләрне рәнҗетеп тә куябыз. “Хәлемә керер, онытыр, гафу итәр...” дип, бу мәсьәләгә җиңел карыйбыз, баласыннан авыр сүз генә булса да ишетүне нык авыр кичергәннәрен, ата-ананың ризалыгын алып, Аллаһның ярлыкавына ирешергә мөмкин икәнлеген онытып җибәрәбез. Әйе, аларның ризалыгын алу җиңелдән түгел икәнен күңел белән аңлыйбыз, ләкин үзебезчә аларга берәр изгелек эшләгәннән соң күбрәккә өмет иткәннәре ачыклана.
Ата-ана чынлап та күпкә лаек, тик аларны риза итү хәлебездән киләме? Һаман дөнья артыннан чабабыз, үзебездән, балаларыбыздан бернәрсәбезне дә кызганмыйбыз, ниндидер эчке тавыш ата-ана мәнфәгатьләрен өстенрәк куярга чакырса да, колак салырга теләмибез.
Ләкин дөнья арты белән борылса, хәлебезгә кергән, безнең хаталарыбызга мең дә бер сылтау тапкан шул газиз кешеләребез янына барыбер кайтабыз.
Ә инде аларны югалтсак, уйларыбызда алар белән озын-озак сөйләшәбез, аларсыз никадәр кыен икәнен әйтергә теләгән сымак, алар белән бергә уздырган мәлләрне хәтер сандыгыннан чыгарып, күз алдында тезәбез. Шундый чакларда, вакытны артка борып, шул газиз кешеләребез янына кайтасы, гафу үтенәсе, чөкердәшеп тәмле чәйләрен эчәсе килә. Ләкин вакытны борып булмый, алар өчен дә, үзебез өчен дә Аллаһка догалар белән ялварудан башка чара калмый...
Хәдис
Аллаһ рәсүленең (с. г. в.): “Кешенең үз ата-анасын ләгънәтләве – зур гөнаһларның берсе”, – дигәне риваять ителә. Бу сүзләрне ишеткәч, кемдер: “Кеше үз ата-анасын ләгънәтли аламы соң?!” – дип сораган. Пәйгамбәр (с. г. в.): “Әгәр кеше берәрсенең атасын сүксә, тегесе моның атасын сүгә. Берәрсенең анасын сүксә, тегесе моның анасын сүгә. Шул була да инде кешенең үз ата-анасын ләгънәтләве”, – дип аңлаткан (әл-Бохари риваяте).
Мәкаль
Ата-анага кадер күрсәткән – баласыннан кадер күрер.
Дини календарь.