+18 °С
Облачно
Журналга язылу
OK
VK
Telegram
Иман нуры
3 Июля , 05:03
Сәдаканың файдасы
Сәдака биреп, авыруларыгызны дәвалагыз, диелә бер хәдистә. Ягъни сәдака – чирдән дәва. Аның башка файдалары да бик күп.
Сәдаканың файдасы
Сәдака бирү мал-мөлкәтне ишәйтә, ризыкны арттыра.
Сәдака биреп, авыруларыгызны дәвалагыз, диелә бер хәдистә. Ягъни сәдака – чирдән дәва.
Сәдакага юмарт булу – иманлык билгесе.
Сәдака бирү – тәкъвалыкка ирешүнең бер сәбәбе.
Сәдака җанны сафландыра һәм аның дәрәҗәсен арттыра.
Сәдака Кыямәт көнендә аны бирүчегә күләгә булачак.
Сәдака бирү – Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) холык-фигыле.
Сәдака бирү туган-тумачалар арасын ныгыта.
Сәдака бөтен начар нәрсәләрдән саклый һәм Раббының ачуын баса.
Сәдака – каты бәгырьлелектән дәва. Каты бәгырьлелеккә зарланган бер кешегә Аллаһ рәсүле (с.г.в.) ятимнең башыннан сыйпарга һәм мохтаҗларны ашатырга киңәш иткән.
Сәдака – Тәмуг утыннан котылуның бер сәбәбе.
Сәдака хата-гөнаһларны җуя.
Сәдака бирү – Аллаһның сөюенә ирешүгә бер сәбәп.
Сәдакага юмарт кеше өчен фәрештәләр көн саен дога кылып тора.
Кайсыбер сәдака өчен әҗер-саваплар кешегә аның үлеменнән соң да язылып тора.
Сәдакага юмарт булу – Оҗмахка керүнең бер сәбәбе.
Дини матбугаттан.
Юлай Кәримов фотосы.
Сәдаканың файдасы
Автор:
Дильбар Сулейманова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"