

Борынгылар әйтүенчә, чатнаган савыт-сабаны өйдә тотарга ярамый, тик күпләр моның ни өчен икәнен белми. Әйдәгез, мәсьәләнең очына чыгып карыйк.
Бер хәдистә: “Аллаһ рәсүле галәйһиссәләм чатнаган савыттан эчәргә тыйды”, – диелә (дөрес хәдис).
Бак дисәң, санитария кагыйдәләренә ярашлы, чатнаган, читләре кителгән, яньчегән, бувы, эмале купкан савыт-сабаны кулланырга рөхсәт ителми. Ярыклар һәм китекләрнең булуы савыт-саба өчен хөкем дисәң дә була. Чөнки чак кына
булса да чатнаган урыннарда микроблар, бактерияләр җыела башлый. Моннан тыш, купкан савыт-сабадан ризыкка төрле зарарлы матдәләр бүленеп чыга.
Шунысы фәһемле: Мөхәммәт пәйгамбәр галәйһиссәләм VII гасыр башында ук чатнаган савыт куллануны тыйган. Аңа бактерияләр, аларның савыт-сабадагы ярыкларда җыелуы хакында кайдан мәгълүм булган? Аллаһтан вәхи күндерелмәсә, бу турыда белә алыр идеме икән?..
Дини матбугаттан.