

Гайшәнең (Аллаһ аңардан риза булсын) сүзләреннән риваять итүләренчә, Пәйгамбәр (с.г.в.) үз гаилә әгъзаларының кайберләре өчен авырудан шифа сорап Аллаһка дога кылган чагында, уң кулы белән авыруның тәнен сыпырып, шулай дияр булган:
“Алла́һүммә, Раббән-нә́с, ә́ҙһибил-бәьс, и́шфи, Ә́нтәш-Шә́фи́, лә́ шифә́ьә иллә шифә́үк(ә), шифә́ьән лә́ йүга́диру сә́камән!”
Мәгънәсе: “И Аллаһ, кешеләрнең Раббысы, бу авыруны юкка чыгар; Син – Шифа бирүче; Синең шифаңнан башка шифа юк; аңардан соң авыру калмаслык итеп шифала!”
Әл-Бохариның хәдисләр җыентыгыннан.
Бу хәдиснең башка бер риваятендә, Аллаһ рәсүле (с.г.в.) өшкергәндә шулай дигән, диелә:
“И́мсәхил-бәьсә Ра́ббән-нә́с, бийәдикә шифә́ь(ү), лә́ кә́шифә ләһү́ иллә́ Әнт!”.
Мәгънәсе: “Бу чирне юкка чыгар, кешеләрнең Раббысы; Синең кулыңда – шифа, һәм аны Синнән башка һичкем бирми!”
Әл-Бохари һәм Мөслимнең хәдис җыентыкларыннан.