

Корбан чалу – Зөлхиҗә аенда кылына торган гыйбадәтләрнең берсе. Һичшиксез, бүтән гыйбадәт төрләре арасында ул зур һәм мөһим урын алып тора. Корбан чалу мөэминнең тәкъвалыгына һәм буйсынучанлыгына күрсәтеп торган Аллаһ кушулары исәбенә керә. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Менә шулай! Кем Аллаһның йола аятьләрен олыласа, ул эш – йөрәкләрнең тәкъвалыгыннан» («Хаҗ» сүрәсе, 22:32).
Коръән тәфсирләүче Ибн Кәсир: «Аллаһ Тәгаләнең «Кем Аллаһның йола аятьләрен олыласа» дигән сүзләре «Әгәр дә кем дә булса Аллаһ Тәгалә әмерләренә хөрмәт белән караса», «ул эш йөрәкләрнең тәкъвалыгыннан килә» дигәнне аңлата», – дигән. Моңа корбан чалу гыйбадәтен олылау да керә. Бу хакта Мәкъсәм һәм Ибн Габбәстән риваять кылып, әл-Хәкәм сөйләгән: «Корбан чалуны олылауга корбан малын ашатып симертү белән аны тәрбияләү керә». Ә Әбү Үмәмә ибн Сәһл болай дигән: «Без корбанга тәгаенләнгән хайваннарны Мәдинәдә ашатып симертер идек. Һәм мөселманнар нәкъ шул рәвешле эшләүне дәвам итә» (хәдисне Бохари риваять иткән).
Аннан бигрәк, Пәйгамбәребезнең ﷺ саф сөннәтендә безне корбан китерүгә чакыручы бихисап хәдисләр бар.
Шуны телгә алу да җитә: Пәйгамбәр ﷺ : «БисмиЛләһ, Аллаһү әкбәр!» – дип, ике мөгезле сарыкны үз куллары белән корбан итеп чала.
СОРАУ. Корбан чалу йоласының диндә хөкеме нинди?
ҖАВАП. Корбан чалу – сөннәт, яхшы гамәл. Ул вәҗиб (мотлак) түгел.
СОРАУ. Корбан чалырга теләгән кеше нәрсәдән сакланырга тиеш?
ҖАВАП. Корбан чалырга теләүче кешегә зөлхиҗә аеның беренче ун көне эчендә чәчен алдыру (кистерергә, кырдырырга), тырнагын кисү, тән тиресеннән нәрсәнедер алу тыела . Моны корбан чалынганга кадәр дәвам итәргә кирәк. Моңа Үмм Сәләмәдән җиткерелгән сәхих хәдистә күрсәтмә бар. Анда Пәйгамбәрнең ﷺ шундый сүзләре риваять ителә: «Зөлхиҗә ае башлангач, корбан чалырга теләүче (кеше) чәчләрен дә, тырнакларын да корбан китергәнгә кадәр кисмәсен».
Шулай итеп, бу дини таләп корбан чалырга теләүчеләргә кагыла. Шул ук вакытта андый кеше «мүхрим» булып, ягъни, ихрам (олы яки кече хаҗ кылырга теләүчеләр кергән хәл) хәленә кергән кеше булып саналмый. Ә инде онытып китеп яки белмәү сәбәпле чәч-тырнакны кисүгә килгәндә, монда бернинди дә кыенлык юк. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Раббыбыз! Әгәр онытсак яки хаталансак, безне шелтәләмә…» («Сыер» сүрәсе, 2:286).
Сәхих сөннәттән безгә шул билгеле: Аллаһ рәсүле ﷺ бу аятьне укып ишеттергәннән соң, Аллаһ Тәгаләнең моңа җавап биргәнен дә хәбәр иткән. Раббыбыз әйткән: «Мин нәкъ шулай эшләдем дә», ягъни, онытучанлык һәм хаталанулар өчен сездән сорамадым.
Корбан чалырга җыенмаган кешегә килгәндә, аңа зөлхиҗҗә аеның тәүге ун көнендә чәч-тырнакларын кисәргә рөхсәт ителә.
СОРАУ. Нинди хайваннар корбанга чалына?
ҖАВАП. Корбанга йорт хайваннарын, ягъни, дөяне, сыерны, кәҗәне һәм сарыкны китерәләр (ике җенестән дә мөмкин). Хайваннарның сәламәт, ачык зәгыйфь-чирләрсез булуы, ягъни сукыр, чатан һәм ябык булмавы мотлак. Моннан тыш, корбанлык мал билгеле яшькә җиткән булырга тиеш:
Күрсәтелгән яшькә җитмәгән хайваннар корбан буларак кабул ителми. Хәтта ул хайваннардан ит күп чыкса да. Моңа дәлил – Җәбир ибн Абдуллаһтан риваять ителгән хәдис. Ул Аллаһ рәсүленең ﷺ шундый сүзләрен җиткерә: «Билгеле яшькә җиткән (гар. – мүсиннә) хайванны гына корбан итегез. Әгәр дә бу сезгә авырлык салса, алты айдан яшь булмаган сарыкларны корбанга чалыгыз».
Имам ән-Нәвәвинең моңа карата шундый сүзләре бар: «Мүсиннә» – ул алгы даими тешләре чыккан яшькә җиткән дөя, сыер, кәҗә һәм сарык исәбеннән булган теләсә нинди мал, дип аңлаткан галимнәр. Шуның белән хәдис шуңа ачык күрсәтмә ясый: сарыктан башка алты айга җиткән бүтән хайванны бернинди хәлдә дә чалу рөхсәт ителми. Казый Гыййяд телгә алуынча, шушы сорау буенча галимнәр гомум фикергә килгән».
СОРАУ. Печтерелгән тәкәне корбанга чалырга ярыймы?
ҖАВАП. Әйе, печтерелгән тәкәне корбан итәргә рөхсәт ителә, чөнки печтерелү хайванның кимчелеге булып тормый, ә аның итенең тәмен яхшырта гына. Моннан тыш, сәхих хәдистә хәбәр ителүенчә, Пәйгамбәр ﷺ ике каралы-аклы печтерелгән сарык тәкәләрен корбан итеп чалган.
СОРАУ. Чалганнан соң хайванда шеш табылса, корбан кабул буламы?
ҖАВАП. Корбан хайванында булган шеш – авыруларның бер төре. Әмма, хайванны сатып алганда шешнең ачык күренмәве сәбәпле, ул корбан китерүнең дөреслегенә тәэсир итми. Һәм, ин шә Аллаһ, корбан кабул булачак. Аның кабул булуына комачаулар кимчелек ачык чагылган авыру булырга тиеш. Мәсәлән, шеш сәбәпле итнең төп өлеше бозылса. Әл-Бара ибн Газиб сөйләвенчә, Аллаһ рәсүле ﷺ бер көнне сәхабәләре алдына килеп баскан да болай дигән: «Дүрт төр хайванны корбан итәргә ярамый: кимчелеге ачык күренгән бер күзле хайванны; чире күренеп торган чирле хайванны; чатанлыгы күренеп торган чатан хайванны һәм хәлсезләнгән һәм җелеге булмаган хайванны».
СОРАУ. Мал чалу урынга хайванның хакын сәдака итеп бирергә ярыймы?
ҖАВАП. Бала туу сәбәпле кылына торган акыйка вакытында да, Корбан гаетендә дә корбан чалу урынына малның хакын гына түләү дөрес булып саналмаячак. Сәбәбе: чалуның үзе, корбан итен ашау, аны мохтаҗларга сәдака итеп тарату – болар барысы да гыйбадәт төрләре. Һәм ул сәдака итеп мал хакын түләү белән генә алыштырыла алмый.
СОРАУ. Тере корбанлык сатып алганчы чалынган-эшкәртелгән хайванны сатып алырга ярыймы?
ҖАВАП. Чалынып эшкәртелгән хайванны сатып алу корбан булып саналмый, чөнки «корбан китерү өчен» дигән ният аны чалу вакытында булмаган. Ул малны чалучы «үзем өчен дә, бүтән кеше өчен дә корбан чалам» дигән ният белән чалмаган бит. Шуңа күрә, бу гади ит булып исәпләнә һәм корбан китерү булып саналмый.
СОРАУ. Корбан кайчан чалына?
ҖАВАП. Корбан чалу вакыты һәр кешенең үзе яшәгән урынында бәйрәм намазы тәмамлангач, башлана. Әгәр дә бу җирдә бәйрәм намазы берничә урында укыла икән, ул очракта иң иртә укылган намазның тәмамлану вакытына карыйлар. Чөнки корбан чалу вакыты билгеле бервакыт белән түгел, ә гает намазының тәмамлануы белән бәйле.
Корбан чалу вакыты Зөлхиҗә аеның 13нче көнендә кояш баю белән тәмамлана. Чөнки Пәйгамбәр ﷺ : «Корбан бөтен тәшрик көннәрендә дә чалына », – дигән. Тәшрик көннәре – Зөлхиҗә аеның 11нче, 12нче һәм 13нче көннәре.
Гали (Аллаһ аннан риза булсын) шулай дигән: «Корбан чалу көннәре – ул Бәйрәм көне һәм аннан соң өч көн».
Ә Ибн Каййим болай дигән: «Бу көннәр шунысы белән үзенчәлекле: бу көннәр – аларда ураза тоту тыелган Минә көннәре, тәшрик көннәре».
СОРАУ. Корбан хайванын ничә кеше исеменнән чалырга була?
ҖАВАП. Корбан чалу бер кеше исеменнән һәм аның гаилә әгъзалары исеменнән кабул ителә. Дөягә яки сыерга (һәм үгезгә) килгәндә, алар белән корбан итү җиде кеше өчен санала. Җәбир (Аллаһ аннан риза булсын) шулай дигән, дип хәбәр ителә: «Аллаһ рәсүле ﷺ безгә дөя һәм сыерны безнең җидебез өчен чалырга кушты».
СОРАУ. Нәрсә яхшырак: сарыкмы, әллә дөя яки сыерның җидедән бер өлешеме?
ҖАВАП. Бер сарык – яхшырак.
СОРАУ. Үлгән кешеләр исеменнән корбан чалырга ярыймы?
ҖАВАП. Әйе. Мөселманнар гомум мәгънәгә ия булган дәлилләргә ярашлы эш иткән кебек, тере кешеләр исеменнән дә, үлгәннәр исеменнән дә корбан чалырга рөхсәт ителә.
Үлгән кеше өчен корбан чалу васыятькә ярашлы да, ансыз да рөхсәт ителә, чөнки бу сәдака төренә керә.
СОРАУ. Корбан ите белән нишләргә?
ҖАВАП. Кешегә аны гаиләсе белән корбан итен авыз итү, бер өлешен запаска калдыру, сәдака итеп ярлы-мохтаҗларга тарату, шулай ук туганнар һәм күршеләрне сыйлау хуплана. Аллаһ Тәгалә әйткән: «...Аларның итләрен ашагыз һәм фәкыйрьлектән иза чигүчеләрне ашатыгыз» («Хаҗ» сүрәсе, 22:28).
Шулай ук Пәйгамбәр ﷺ корбан ите хакында болай дигән: «Аннан (корбан итеннән) ашагыз, запаска калдырыгыз һәм сәдака итеп таратыгыз».
СОРАУ. Мөселман булмаганнарны корбан ите белән сыйларга мөмкинме?
ҖАВАП. Әйе, әгәр дә алар безгә дошманлык күрсәтмәсә, аларны корбан ите белән сыйларга мөмкин. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Сезнең белән дин аркасында сугышмаган һәм сезне йортларыгыздан куып чыгармаган кешеләргә яхшылык күрсәтүдән һәм аларга гадел булудан Аллаһ сезне тыймый, Аллаһ, чынлап та, гаделләрне ярата!» («Сынаулы хатын» сүрәсе, 60:8).
Аннан бигрәк, аларны Исламга чакыру максатыннан аларны ит белән сыйлау яхшы гамәл санала.
СОРАУ. Корбанга тәгаенләнгән хайванны чалганда нинди сүзләрне әйтергә кирәк?
ҖАВАП. Корбан чалганда: «БисмиЛлә́һ!» («Аллаһ исеме белән!») дип әйтү мотлак. Моннан тыш шушы сүзләрне әйтү яхшы: «Алла́һу әкбәр! Алла́һүммә, и́ннә һә́зә́ ми́нкә вә ләкә фәтәка́ббәл минни́» («Аллаһ бөек! Аллаһым, бу Синнән һәм Синең өчен, (шуңа да моны) миннән кабул итче!»)
Әгәр дә корбан бүтән кеше исеменнән чалына икән: «Шул-шул кеше өчен» дип, исеме әйтелә. Шул ук вакытта, әгәр дә кеше үзе исеменнән дә һәм башка кеше исеменнән дә корбан чалырга теләсә, ул тәүдә үзе исеменнән, шуннан – башка кеше исеменнән чалырга тиеш.
СОРАУ. Корбанга китерелгән хайванның тиресе белән нишләргә?
ҖАВАП. Корбан хайваннарының тиреләрен сәдака итеп тарату – сөннәт гамәл. Гали ибн Әбү Талиб шулай дип сөйләгән: «Аллаһ рәсүле ﷺ миңа аның корбанга тәгаен хайваннарын карап торырга һәм аларның итен, тиреләрен һәм япмаларын сәдака итеп таратырга һәм мал чалучыга чалган өчен берни дә бирмәскә кушты. Ул ﷺ : «Аларга үзебездә булган берәр әйбер бирербез» , – диде».
Шул ук вакытта корбан хайванының тиреләрен сәдака итеп ярлыларга да, хәйрия оешмаларына да бирергә була.
Даими Комитет корбан малларының тиреләрен сату мәсьәләсен тикшерде һәм җавап бирде. Бу тиреләр мохтаҗның үзенә бирелгәннән соң аңа һәм аның ышанган кешесенә аларны сатып, шул рәвешле килем алуга рөхсәт ителә. Моннан тыш, хәйрия фондларына да ул тиреләрне сатып, сатудан килгән килемне мохтаҗларга ярдәм итү өчен кулланырга рөхсәт ителә.
Корбан малларының тиреләрен сатуны тыюга килгәндә, бу тыю корбан чалучы кешегә генә кагыла.
Дини матбугаттан.