Иман нуры
22 Мая , 03:56

НУХ ПӘЙГАМБӘР ТАРИХЫ

Вакыт килеп җиткәч, күкләр җиргә су коя башлый, һәм бөтен җир өстеннән су ургылып чыгырга тотына. Гадәттә ут яга торган һәм су өчен иң кулай булмаган мичләр дә су белән тула. Су бөтен җирне басып ала – Раббының тәкъдире шулай була. Нух пәйгамбәр корабка җәнлекләрдән һәм башка тере җан ияләреннән берәр пар, гаилә әгъзаларын һәм күп булмаган мөэмин кабиләдәшләрен урнаштыра.

НУХ ПӘЙГАМБӘР ТАРИХЫНУХ ПӘЙГАМБӘР ТАРИХЫ
НУХ ПӘЙГАМБӘР ТАРИХЫ

Нух пәйгамбәрнең (галәйһис-сәләм) озак еллар дәвам иткән үгет-нәсыйхәткә колак салудан баш тарткан халкы кяферләргә әзерләнгән җәзаны таптыра башлый. Шуңа күрә дә Аллаһ пәйгамбәренә үз халкына каршы дога кылырга дигән вәхи күндерә. «Дөреслектә, мин җиңелдем (кяферләргә каршы тора алмыйм). Ярдам итче миңа!»[1] – дип ялвара пәйгамбәр Раббысына. Шулай ук: «Раббым! Җирдә бер кяферне дә калдырма!»[2] – дип дога кыла ул. Нухның аннан көрәшен дәвам итәргә чынлап та көч-хәле калмый. Чөнки бик сирәкләр генә аның пәйгамбәр булуына иман китерә. Алар шулкадәр аз була, шуңа күрә дә аларның тоташ бер мәҗүси халыкка каршы торырлык көче булмый.

Халкын туры юлга күндерүдән өмете өзелгән пәйгамбәренә Аллаһы Тәгалә: «Кавемеңнән (бүгенге көнгә кадәр) иман китергәннәрдән тыш инде берәү дә иман китермәс. Аларның кылык-фигыльләре сине кайгыга салмасын!»[3] – дигән вәхи җибәрә. Шулай итеп, Нухның кабиләдәшләре Аллаһның нәфрәтенә дучар була, һәм Аллаһ аларга берәү дә кичектерә алмаган җәзаны билгеләп куя. Нух пәйгамбәр исә Аллаһтан: «Күзләребез алдында һәм безнең вәхи буенча кораб яса»[4], – дигән әмер ала. Ягъни кяферләр өчен җәза булачак бәла-казага әзерләнергә кушыла. «...Безнең вәхи буенча» дигән сүзләрдән күренүенчә, кораб төзүдә Аллаһы Тәгалә пәйгамбәренә Үзе булышлык итә. «Безнең әмеребез килгәч һәм мичтән су ургыла башлагач, (корабка) парлап һәрбер тере нәрсәне, шулай ук гаиләңне, төярсең, тик кемнәрнең (һәлак булачагы) хакында Минем әмерем төшерелде, шулардан тыш»[5], – дип, Аллаһ, бөтен җирдән су ургыла башлаудан хәтта мичләр дә су белән тулгач, корабка һәрбер җәнлектән һәм башка җан ияләреннән берәр пар алырга куша. Җәзадан соң алар җирдә тереклекне саклап калыр өчен кирәк була. Шулай ук Нух пәйгамбәргә гаилә әгъзаларын да корабка алырга кушыла, ләкин «...тик кемнәрнең (һәлак булачагы) хакында Минем әмерем төшерелде, шулардан тыш» дигән искәрмә ясала, ягъни аңа кяфер булган якыннарын алырга рөхсәт ителми. Шундый бәхетсезләр арасында пәйгамбәрнең улы да булып чыга. Бүтән бер аятьтә әйтелүенчә, корабка иман китергән кешеләрне алырга әмер бирелә, тик алары бик аз була. Моннан тыш, Аллаһ: «Золым кылганнар хакында Минем белән сөйләшмә»[6], – дип, кяферләргә җәзаны кичектерү сораудан пәйгамбәрне тыя һәм: «Дөреслектә, алар суда батырылачак»[7], – дип, кяферләрнең аларга әзерләнгән җәзадан инде котыла алмаячагы хакында хәбәр итә.

Нух пәйгамбәр Раббысының ихтыярына буйсына һәм гаять зур кораб төзергә тотына. Пәйгамбәрнең нәрсә белән шөгыльләнгәнен күреп калган аксөякләр аны мыскыл итә башлый. Ягъни алар пәйгамбәр вәгъдә иткән җәзаның булачагына һаман да ышанып бетә алмый. Аларның мыскыллауларына Нух пәйгамбәр болай дип җавап бирә: «Әгәр сез (бүген) безне мәсхәрә итәсез икән, (туфан башлангач) без дә сез мәсхәрә иткән кебек сезне мәсхәрә итәчәкбез. Кемгә (бу дөньяда ук) җәза килерен һәм кемнең (Ахирәттә) мәңгелек җәзага тарыячагын тиздән сез белерсез!»[8].

Кяфер кешеләрне җәзалау өчен тәкъдир кылынган   вакыт килеп җиткәч, күкләр җиргә су коя башлый, һәм бөтен җир өстеннән су ургылып чыгырга тотына. Гадәттә ут яга торган һәм су өчен иң кулай булмаган мичләр дә су белән тула. Су бөтен җирне басып ала – Раббының тәкъдире шулай була. Нух пәйгамбәр корабка җәнлекләрдән һәм башка тере җан ияләреннән берәр пар, гаилә әгъзаларын һәм күп булмаган мөэмин кабиләдәшләрен урнаштыра. Кяферләрне исә корабка кертергә кушылмый, хәтта Нухның иман китермәгән бер улына да туфаннан үлем тату тәкъдир кылына.

Корабка урнашыр алдыннан Нух пәйгамбәр: «Кереп утырыгыз! Аллаһ исеме белән йөзү һәм тукталыш булачак. Дөреслектә, Раббым минем – Ярлыкаучы, Рәхимле!»[9] – дип оран сала. Корабка менгән чакта пәйгамбәр читтә генә торган улын күреп кала да, аны чакырып алып: «Улым! Безнең белән кереп утыр һәм кяферләр белән калма»[10], – дип әйтә. Улы гадәттәгечә атасына ышанудан баш тарта һәм корабка утырганнар гына котылачагы белән риза булмый. Улының: «Мин тауда ышыкланырмын, ул мине судан саклап алып калыр»[11], – дигән сүзләренә Нух пәйгамбәр: «Бүген Аллаһның ихтыярыннан, әгәр Ул рәхимлек күрсәтмәсә, берәү дә саклап кала калмаячак»[12], – дип әйтә, улын һаман да иман китерергә һәм корабка кереп утырырга үгетли. Ләкин шул   вакыт дулкын аларны аера, һәм Нухның улы суга батучылар арасында булып чыга.

«Менә Без күк ишекләрен ачтык, һәм алардан су агылды. Җирне киң итеп ачтык, һәм аңардан чишмәләр ургылды. (Күкләр белән җирнең) суы тәкъдир кылынган эш өчен кушылды. Без аны (Нухны һәм аның белән булганнарны) такталар һәм кадаклардан ясалган корабта алып киттек. Ул Безнең күзләребез алдында читкә кагылган кешегә (Нухка) әҗер буларак йөзеп китте. Без аны аять итеп калдырдык, тик сезнең арада колак салучылар бармы? (ягъни бу тарихны Без нәсыйхәт һәм гыйбрәт итеп калдырдык, тик аңардан файда һәм сабак алучылар булырмы?)»[13]. Ары табангы вакыйгалар Коръәндә менә шушылай сурәтләнә. Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә Нух һәм аның халкы хакындагы тарихны киләчәк буыннарга саклап кала. Максат – пәйгамбәрләргә каршылашып, аларга буйсынмаган һәркемне Раббыбызның җәзага тарттыруын хәтердә тоту. Тәфсирләрдә әйтелүенчә, «Без аны аять итеп калдырдык» дигәндә, шулай ук, гомумән кораблар һәм аерым алганда Нух көймәсе күз уңында тотыла. Чөнки Җир йөзендәге беренче кораб чынлап та Нух пәйгамбәр тарафыннан төзелә. Аллаһы Тәгалә Үз пәйгамбәрен шушы һөнәргә өйрәтә һәм, кешеләр кораблар төзесен һәм Аллаһның чиксез кодрәтен хәтердә тотсын дип, бу һөнәрне кешелеккә саклап калдыра.

Җир йөзендәге бөтен кяферләр һәлак булып беткәч, Аллаһы Тәгалә: «И җир, суыңны йот! И күк, тукта!»[14] – дигән әмер бирә. Шулай итеп, су кайта, җирдә мөшрикләр калмый, ә мөэминнәр коткарыла. Күпмедервакыт үткәч, Нух көймәсе Мосул дигән шәһәр янында урнашкан әл-Жуди[15] дигән тауга барып төртелә.

«Алар аны читкә какты (ягъни Нух халкының күпчелеге аңа иман китермәде), һәм Без аны һәм аның белән булганнарны корабта коткардык. Без аларны варислар иттек (ягъни кяферләрне җирдә мөэминнәр белән алыштырдык) һәм аятьләребезне инкарь иткәннәрне суда батырдык. Кара соң, (Аллаһның җәзасы хакында) искәртелгәннәрнең ахыры нинди булды!»[16].

 

[1] «Ай» сүрәсе, 54:10.

[2] «Нух» сүрәсе, 71:26.

[3] «Һуд» сүрәсе, 11:36.

[4] «Мөэминнәр» сүрәсе, 23:27.

[5] Шунда ук.

[6] Шунда ук.

[7] Шунда ук.

[8] «Һуд» сүрәсе, 11:38-39.

[9] «Һуд» сүрәсе, 11:41.

[10] «Һуд» сүрәсе, 11:42.

[11] «Һуд» сүрәсе, 11:43.

[12] Шунда ук.

[13] «Ай» сүрәсе, 54:11–15.

[14] «Һуд» сүрәсе, 11:44.

[15] Шул ук аятьтә әйтелеүенчә.

[16] «Юныс» сүрәсе, 10:73.

НУХ ПӘЙГАМБӘР ТАРИХЫ
НУХ ПӘЙГАМБӘР ТАРИХЫ
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас