

1. Таң атмас борын бераз утырып, Раббыңа догалар белән ялвар һәм гөнаһларың өчен ярлыкау сора. Таң алдыннан истигъфар кылу, Коръәндә әйтелгәнчә, – салих бәндәләргә хас бер күркәм сыйфат.
2. Тирә-ягыбыздагы дөньяга карап, Аллаһның кодрәте хакында уйлан. Андыйлар хакында Аллаһ Тәгалә «Гыймран гаиләсе» сүрәсенең 191нче аятендә: «Күкләр белән Җирнең бар ителүе хакында фикер йөртәләр», – ди һәм аларны «акыллы, зиһенле кешеләр» дип атый.
3. Тәкъвалы кешеләр белән бергә булырга, аларның сүзләренә колак салырга тырыш.
4. Аллаһны зикер ит. Мәсәлән, «Сүбхәәнал-лааһи үәл-хәмдү лил-ләәһи үә ләә иләәһә илләл-лааһү үәл-лааһү әкбәр» дип әйтеп йөр. Коръәндә әйтелә: «Аллаһ-ны күп кабат зикер итегез, бәлки, сез уңышка ирешерсез» («Әл-Әнфәл» сүрәсе, 45нче аять).
5. Намазларыңны игътибарлап, Аллаһның каршында торганыңны тоеп укы, исем өчен генә кылма.
6. Рамазан аенда ураза тот. Ураза – Тәмуг утыннан саклаучы калкан, диелә бер хәдистә.
7. Коръәнне дә мәгънәсен белеп уку мөһим. Аның Аллаһ Сүзе, безгә җибәрелгән бүләге икәнен онытма.
8. Хәер-сәдакаңны башкалар күрмәслек итеп бир. Кешеләр күрмәсә дә, АллаһТәгалә күрә.
9. Дин кардәшләреңә ярдәм итеп тор. Пәйгамбәребез ﷺ: «Кем мөселманны бу дөньяның бер кайгысыннан коткара, шуны Аллаһ Хөкем көненең бер кайгысыннан коткарыр», – дигән.
10. Бу дөнья нигъмәтләренең вакытлыча булуын хәтереңнән чыгарма, фанилыкта чама белеп яшә. «Ә Ахирәт тормышы [дөнья тормышына караганда] хәерлерәк тә, дәвамлырак та!» – диелә Коръәндә («Әл-Әгълә» сүрәсе, 17нче аять).
Мөселман календаре.