

Саранлыкның төрләре
Сараннарның бер төре, гомуми хаҗәтләр һәм яхшы эшләргә сәдака һәм ихсан кылу җәһәтеннән саран булса да, үзләре өчен акчаларын кызганмый. Әмма икенче бер төре үзләренә дә, башкаларга да акча чыгарырга һич атлыгып тормый. Боларның бөтен эшләре – һәрвакыт акча санап утыру һәм ничек кенә булса да бер сумны ике сумга әйләндерү.
Саранлыкның иң яманы – шул икенчесе. Чөнки беренче төрдәге сараннар, үзләреннән кызганмаганлыктан, базардан нәрсәләрдер ала һәм үз кирәкләре өчен булса да акчаларын чыгара. Базар халкы бу мөгамәләдән азмы-күпме файда күрә. Ә икенче төр сараннарның, печән өстендә яткан эт шикелле, бөтен эшләре акчаны саклап тотудан гына гыйбарәт. Ләкин бу хәдис шәрифтәге саранлыкка ике төр дә керә.
Куркаклык һәм аның сәбәпләре
Акыл яки шәригать каршысында сөйләү һәм нинди дә булса берәр төрле хәрәкәт итү һәм ризасызлык күрсәтү лазем булган урында авыз йомып калу һәм үзеңнең хакың кирәкмәгән урынга китү ихтимал булганда үзеңнең хакыңны таләп итмәү куркаклыктыр.
Безнең куркак булуыбызның сәбәбе – безне яшь бала вакытларыбызда әдәп исеме белән куркаклыкка өйрәтүләре. Хакыйкатьтә, әдәп белән куркаклык бер-берсеннән аерылып торган нәрсәләр, һәм тәүгесе ‒ адәм баласы өчен кәмаләт, ә соңгысы ‒ бик зур кимчелек. Хөрмәтле адәмнәр хозурына чыгармау һәм аларның мәҗлесләренә кертмәү, алар белән сөйләштермәү һәм җен-пәриләр, бичура, су анасы, йорт иясе кебек нәрсәләр белән куркыту сәбәпле балалар куркак булып үсә.
Куркаклык эш кешесе булу, үзеңә һәм башкаларга файда китерү һәм иҗтимагый хезмәтләр итү юлында зур киртә булып тора. Дөньяда зирәк кешеләр һәм гыйлемле адәмнәр бик күп, ләкин хезмәтләре күренми, үзләре өчен дә, башкалар өчен дә нәтиҗәләре юк. Әгәр моны тикшереп карасак, күбрәк шул кешеләрнең куркаклыклары сәбәп икәнлеге ачыклана. Дөнья көтү һәм файдалы эшләр башкару өчен бер гайрәт кенә җитми, эшкә яраклы булу да кирәк. Ләкин куркак кешеләрдә бу нәрсә булмый, булса да, үзе белән генә эш чыкмый. Дөньяда кеше булып тору һәм үз вазифаңны үтәү өчен икесе дә кирәк. Боларның берсе генә булмаса да, ул кешенең кулыннан эш килми. Дөньяның мәшһүр эшлеклеләре, иҗтимагый һәм әдәби инкыйлаб ясаучылары – һәрберсе шул мәзкүр ике сыйфатны үзләрендә булдырган кешеләр.
Мөлаем булу һәм өй эшләрен яхшы алып бару хатыннар өчен мактаулы һәм кыйммәтле кәмаләт булса, ирләр өчен кыйммәтле кәмаләт һәм мактаулы сыйфат җәһарәттер (батырлыктыр). Жәһарәт – җитез булу, искә төшү белән сикереп торып эшкә керешү түгел, бәлки, һәр ягын фикерләп, һәрнәрсәне үлчәп эшләү, бөтен шартлары килеп беткәннән соң форсатны үткәрмичә керешү дигән сүз. Бу форсат килеп җиткәннән соң төрле хыяллар белән куркып тору яки ялкауланып яту гадәттән тыш куркаклыктыр.
(“Җәвәмигуль-кәлим” шәрехе” җыентыгыннан).
Фото: фотобанк.