

Аллаһ рәсүленнән (с.г.в) шундый хәдис риваять ителә: “Аллаһ тарафыннан тыелган эшләрне кылудан курык – кешеләр арасында иң габид бәндә булырсың” (Әхмәт һәм әт-Тирмизи риваяте).
Мөэминнәр анасы Гайшә (Аллаһ аңардан риза булсын) шулай дияр булган: “Гөнаһларның аз булуы – Аллаһ белән очрашуга әзерләнә торган иң яхшы нәрсә. Күп гыйбадәт кылучыларны узып китәсегез килсә, гөнаһлардан тыелыгыз”.
Гомәр ибн Габдел-Газизнең шундый сүзләре бар: “Гөнаһ кылып, соңыннан нәфел уразалар тоту һәм төннәрне нәфел намазларда үткәрү тәкъвалык түгел. Тәкъвалык – Аллаһ хәрәм иткән нәрсәләрдән тыелу һәм Ул әмер иткән нәрсәләрне үтәү”.
Хәсән әл-Басри: “Аллаһ хәрәм кылган нәрсәләрдән тыелудан да яхшырак гыйбадәт юк”, – дигән.
Бер галимнең: “Аллаһны зикер итү ике нәрсәдән гыйбарәт: тел белән зикер итүдән һәм гөнаһ кылыр алдыннан, Аллаһны искә төшереп, шул гөнаһ эштән тыелудан.
Иң яхшысы – шушының икенчесе”, – дигән сүзләре дә бар.
Димәк, гөнаһлардан тыелу иң яхшы гыйбадәт төрләреннән санала. Гөнаһлардан тыелган кешене иң күп гыйбадәт кылучы дип атарга да мөмкин. “Гөнаһлардан тыелу Аллаһ кушкан эшләрдән азат итәме?” дигән сорау тууы да ихтимал. Моңа җавап шундый булыр: гөнаһлардан тыелуга Аллаһның кушканнарын үтәү дә керә. Фарыз намазны, фарыз уразаны, бүтән изге эшләрне үтәү белән бергә гөнаһлардан да тыелган мөселман Аллаһка да сөйкемлерәк, күп нәфел гамәлләр кылып, шул ук вакытта күп гөнаһ кылган мөселманнан да өстенрәк.