Барлык яңалыклар
Иман нуры
3 апрель , 11:30

Хәләл белән хәрәмне аерасыңмы?

Шундый заманнар җитәр: кешеләр хәләлдәнме яки хәрәмнәнме алынганлыкка игътибар бирми башлар...

Хәләл белән хәрәмне аерасыңмы?
Хәләл белән хәрәмне аерасыңмы?

«Хәрәм белән үскән һәрбер тән әгъзасына Җәһәннәм уты – иң лаегы», – диелә бер хәдистә. Әбү Һүрайрадан (Аллаһ аңардан риза булсын) риваять ителүенчә, Пәйгамбәребез ﷺ ризыгы – хәрәм, эчемлеге – хәрәм, киеме хәрәм булган һәм хәрәм белән тәрбияләнгән кеше хакында: «Ничек аның догасына җавап бирелсен соң?!» – дигән (Мөслимнең хәдисләр җыентыгыннан).

Янә Әбү Һүрайрадан бер риваять. Пәйгамбәребез ﷺ: «Шундый заманнар җитәр: кешеләр хәләлдәнме яки хәрәмнәнме алынганлыкка игътибар бирми башлар», – дигән (әл-Бохариның хәдисләр җыентыгыннан).

Салих сәләфләрнең хатыннары, ирләре иртә белән эшкә һәм кәсеп итәргә чыгып киткәндә, аларга шулай дип әйтер булган: «И Аллаһ колы! Хәрәм юл белән кәсеп итүдән саклан һәм хәләл юл белән генә кәсеп ит! Чөнки без ачлыкка һәм авырлыкка сабыр итәрбез, ә инде Җәһәннәм утына һәм Раббыбызның ачуына сабыр итә алмабыз!».

Янә бер риваять. Бервакыт Мәдинә шәһәренең базарында бер хатын-кыз мең динар белән тулы капчык табып ала. Өенә кайтып, бу хәлне иренә сөйләп бирә. Ире исә: «Без бик мохтаҗ идек бу акчага», – дип, акчаларны үзләштермәкче булгач, хатыны аңа: «Без бу акчаларны үзебезгә ала алмыйбыз. Син базарга бар да: “Бүген акча табылды. Югалткан кеше акчаның күләмен, нинди нәрсәдә ятканын һәм башка галәмәтләрен әйтеп бирсен”, – дип игълан ит», – ди. Ир, хатынының сүзен тыңлап, базарга китә. Анда табылган нәрсәсе хакында игълан иткәннән соң, аның янына берәү килеп: «Мин бүген, атта барганда, кызыл төстәге капчыгым белән мең динарым төшеп югалды», – дип, барлык галәмәтләрне дә әйтеп бирә. Акчаны тапкан хатынның ире: «Бүген бу капчыкны хатыным табып алган. Менә ул», – дип, аңа акчаларны кайтарып бирә. Капчык хуҗасы: «Бу – сәдака акчалары. Мин бүген аларны мохтаҗ кешеләргә бирермен, дип чыккан идем. Ул сезнеке», – дип, акчаларны аңа кире бирә.

 

Хәләл белән хәрәмне аерасыңмы?
Хәләл белән хәрәмне аерасыңмы?
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас