Барлык яңалыклар
Иман нуры
27 март , 10:05

Иман һəм ислам буенча кардəшлек

Кардəшенə дə үзенə телəгəнне телəмичə, берегез дə иманлы булмаячак.

Иман һəм ислам буенча кардəшлек
Иман һəм ислам буенча кардəшлек

Пəйгамбəрнең (галəйһиссəлəм)
ялчысы Əбү Хəмзə Əнəс ибн Мəлик
(Аллаһ аннан риза булсын) тапшыруынча,

Пəйгамбəр (галəйһиссəлəм) əйткəн:
"Кардəшенə дə үзенə телəгəнне
телəмичə, берегез дə иманлы (ягъни,
иманы камил) булмаячак" (Бохари һəм
Мөслим риваять иткəн).

Хəдиснең əһəмияте
Əбү Мөхəммəт Абдуллаһ ибн Əбү
Зəйд болай дип əйткəн: "Бөтен яхшы
əхлак сыйфатларының чыганагы дүрт
хəдистəн гыйбəрəт". Менə ул хəдислəр.
Беренчесе: Аллаһ рəсүленең
(саллаллаһу галəйһи вə сəллəм):
"Аллаһка һəм Кыямəт көненə ышанучы кеше яхшы сүз əйтсен яки
эндəшмəсен!" – дигəн сүзлəре.
Икенчесе: "Кешенең исламны дөрес
тотуының билгесе – аның үзенə кагылмаган нəрсəдəн баш тартуы".
Өченчесе: "Ачуланма!.."
Дүртенчесе: "Кардəшенə дə үзенə
телəгəнне телəмичə, берегез дə иманлы булмаячак".


Хəдисне аңлау
1. Мөселман өммəтенең бердəмлеге.
Ислам максатларының берсе – кешелəрнең сөю һəм дуслык
белəн яшəүлəре, кешенең җəмгыяти
мəнфəгатьлəрне кайгыртуы. Моның
аркылы гаделлек хөкем итəр, кешелəр
күңеленə тынычлык урнашыр. Əмма
болар җəмгыятьнең һəр əгъзасы үзенə
телəгəнне башкаларга да телəгəндə
генə тормышка ашачак. Шуңа күрə,
Пəйгамбəр (саллаллаһу галəйһи вə
сəллəм) мондый телəкне иман белəн
бəйлəгəн, иманның бер үзенчəлеге дип атаган.
2. Камил иман.
Иманның нигезе йөрəкнең ышануы, аның Аллаһы Тəгалəгə буйсынуы, фəрештəлəргə, китапларга,
пəйгамбəрлəргə, Кыямəт көненə,
тəкъдиргə ышану белəн тормышка
ашырыла. Ул башка бернəрсəгə дə
бəйле түгел. Пəйгамбəр (саллаллаһу
галəйһи вə сəллəм) аңлатуынча, кеше
башкаларга да иминлек, яхшы тормыш,
Аллаһның нигъмəт бирүен телəмəсə,
нəфрəттəн ерак булмаса, иманның
тамырлары йөрəктə урнашмаячак,
иман камиллеккə ирешмəячəк. Мондый камиллеккə ирешергə түбəндəге
нəрсəлəр булыша:
а) Хəлəл нигъмəтлəргə һəм дини
бурычларны үтəүгə килгəндə, мөселман үзенə телəгəнне башкаларга да
телəргə, үзе яратмаган начар һəм
гөнаһлы нəрсəлəрне телəмəскə тиеш.
Мүгаз (Аллаһ аннан риза булсын) сүзлəре буенча, ул бервакыт
пəйгамбəрдəн (галəйһиссəлəм) иманның кайсы чагылышы иң яхшы булуы турында сораган. Пəйгамбəр
(саллаллаһу галəйһи вə сəллəм)
əйткəн: "Башкаларга да үзеңə телəгəнне телəвең, үзеңə телəмəгəнне –
телəмəвең" (Əхмəт).
б) Кардəше дини бурычын үтəгəндə
хата җибəрсə яки диндə кимчелек кылса, мөселман аны төзəтергə тырышырга тиеш.
в) Ул үзе дə кардəшенə карата гадел
булырга, аның хакларын үтəргə, үзе
башкалардан көткəн гаделлекне башкаларга карата да кулланырга тиеш.
Аллаһ рəсүле (саллаллаһу галəйһи
вə сəллəм) əйткəн: "Үзен уттан саклауларын һəм җəннəткə кертүлəрен
телəүче үлгəн көнендə Аллаһка һəм
Кыямəт көненə ышанучы булсын,
кешелəр үзенə нинди мөнəсəбəттə булуларын телəсə, үзе дə аларга шундый
мөнəсəбəттə булсын" (Мөслим).
3. Мөселманның киң күңеллелеге һəм кешелелеклеге.
Əйтүебезчə, мөселманның иманы камил булу билгесе – аның үзенə
телəгəн нигъмəтлəрне башкаларга да
телəве генə түгел, үзе сөймəгəннəрне
башкалар өчен дə яратмавы. Мəсəлəн,
ул кяфернең ислам кабул итүен тели,
килəчəктə дə аның кяфер, бозык булып калуын телəми. Пəйгамбəр
(саллаллаһу галəйһи вə сəллəм)
əйткəн: "Кешелəргə дə үзеңə телəгəнне
телə һəм син мөселман булырсың"
(Тирмизи).
Шуңа күрə дə Аллаһтан кяферлəрне
туры юлга бастыруны сорау яхшы санала.
4. Яхшы эшлəрдə ярышу – иман билгесе.
Кем дə булса яхшы эшлəрдə, күркəм
сыйфатларда берəүдəн өстенрəк икəн,
кеше Аллаһтан аны куып җитүне сорый ала. Бу иманның ким булуы яки
хөсетлек турында сөйлəми, киресенчə
– иманның камиллеген күрсəтə. Чөнки
Аллаһы Тəгалə əйткəн: "Изгелеккə
омтылуда бер-берсе белəн ярышсыннар" (Коръəн, "Киметеп үлчəүчелəр"
сүрəсе, 83:26).
5. Үрнəк җəмгыять – иман нəтиҗəлəренең берсе.
Иманның эчкерсезлеген һəм
исламның дөрес икəнен күрсəтү өчен
пəйгамбəр (саллаллаһу галəйһи вə
сəллəм) һəр кешене башкаларга яхшылык телəргə чакырган. Моны тормышка ашыру нəтиҗəсендə үрнəк
җəмгыять төзелəчəк. Һəр кеше үзендə
булган нигъмəтлəрне башкаларга да
телəсə, аларга яхшылыклар эшлəячəк,
рəнҗетүдəн сакланачак. Бу очракта кешелəр дə аны яратачаклар, аңа
ярдəм итəчəклəр. Нəтиҗəдə, кешелəр
арасында мəхəббəт булачак, золым
юкка чыгачак. Пəйгамбəр (саллаллаһу
галəйһи вə сəллəм) əйткəн: "Күрүеңчə,
мəрхəмəт, мəхəббəт һəм кызгану
күрсəтүлəрендə мөэминнəр бер тəнгə
тиң: аның берəр əгъзасы авырта башласа, башка əгъзалар да йокысызлык
һəм бизгəк белəн җавап бирəчəк" (Бохари, Мөслим).
Шул вакытта Аллаһы Тəгалə
мөэминнəр җəмгыятен бу дөньяда данга, хөрмəткə, хакимлеккə китерəчəк, ə
ахирəттə аларны күркəм əҗер көтеп
торачак.
6. Имансыз җəмгыять – эгоистик, күңел кайтаргыч җəмгыять.
Кешелəр күңелендə иман кимесə,
үзенең камиллеген югалтса, җаннар
башкаларга да яхшылык телəмəсə,
моның урынына көнчеллек һəм ялганга омтылу барлыкка килəчəк. Мондый очракта җəмгыятьтə үз-үзеңне
ярату хөкем сөрəчəк, кешелəр кеше
сурəтендəге бүрелəргə əверелəчəк,
əхлакый таркалу килеп чыгачак. Мондый өммəткə Аллаһның түбəндəге
сүзлəре генə туры килəчəк: "Алар
тере түгел – үле, алар кайчан тергезелəчəклəрен белмилəр" (Коръəн,
"Бал кортлары" сүрəсе, 16:21).
7. Хəдис түбəндəге нəрсəлəргə чакыра:
а) Кешелəрнең күңелен берлəшүгə
һəм хезмəт итүгə. Ə болар – исламның
иң əһəмиятле максатларыннан.
б) Хөсетлек иманның камиллеге
белəн бергə була алмаганга күрə,
хəдис көнчеллеккə нəфрəт тудыра,
чөнки көнчел кеше кемнең дə булса
нигъмəттə үзеннəн өстен булуын, тигез
булуын телəми, хəтта кайсы чакта ул
нигъмəттəн мəхрүм булуын да тели.
в) Иман арта да, кими дə ала. Артуга
– итагать итү, кимүгə – гөнаһлар кылу булышлык итə.

Иман һəм ислам буенча кардəшлек
Иман һəм ислам буенча кардəшлек
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас