Барлык яңалыклар
Иман нуры
27 февраль , 09:33

Рамазан ае – Аллаһның бөек нигъмәте

Рамазан ае – ураза тоту, тәравих һәм башка нәфел намазлар кылу, хәер-сәдакалар тарату, Коръән уку ае. Бу айда Җәннәт ишекләре ачыла, Җәһәннәм ишекләре ябыла, шайтаннар чылбырлап утыртыла, изге гамәлләр өчен саваплар арта, догалар кабул була, мөселманнарның дәрәҗәләре күтәрелә, аларның гөнаһлары гафу ителә, Раббыбызның нигъмәтләре ишәя.

Рамазан ае – Аллаһның бөек нигъмәте
Рамазан ае – Аллаһның бөек нигъмәте

Мөхтәрәм җәмәгать! Әлхәмдүлилләһ, рамазан аена да килеп кердек. Шушы нигъмәт өчен Раббыбызга бетмәс-төкәнмәс мактауларыбыз булсын!

Рамазан ае – ураза тоту, тәравих һәм башка нәфел намазлар кылу, хәер-сәдакалар тарату, Коръән уку ае. Бу айда Җәннәт ишекләре ачыла, Җәһәннәм ишекләре ябыла, шайтаннар чылбырлап утыртыла, изге гамәлләр өчен саваплар арта, догалар кабул була, мөселманнарның дәрәҗәләре күтәрелә, аларның гөнаһлары гафу ителә, Раббыбызның нигъмәтләре ишәя. Бу мөбарәк айда Пәйгамбәребез (с. г. в.) үзе дә ураза тоткан, сәхабәләренә дә моны боерган. Кем бу айны камил иман һәм өмет белән ураза тотып үткәрә, шуның элекке гөнаһлары гафу ителер, дип хәбәр иткән. Шулай ук: “Кем рамазан аен камил иман һәм өмет белән төнге намазлар кылып үткәрә, шуның алдагы гөнаһлары гафу ителер”, – дип шатландырган.

Бу мөбарәк айны кадерләп, файдалы итеп үткәрергә тырышыйк!

Уразаның файдалары

Уразаның хикмәтләре һәм файдалары тәкъвалыкка барып тоташа. Аллаһ Тәгалә Коръәндә шулай ди: «И сез, иман китергәннәр! Сезгә кадәр яшәгәннәргә боерылган кебек, сезгә дә ураза тоту фарыз кылынды. Бәлки, сез тәкъвалы булырсыз” (“Әл-Бәкара” сүрәсе, 183нче аять). Уразаның фарыз булуы хакында телгә алганнан соң Аллаһ Тәгалә юкка гына: “Бәлки, сез тәкъвалы булырсыз”, – димәгән.

Мәсәлән, Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтенә ирешәм дип, Аның җәзасыннан куркып, хәләл ризыклардан тыелып тора алган кешегә хәрәмнән тыелуы тагын да җиңелрәк булачак.

Кешенең карыны буш булса, ачлык тойгысы башка тән әгъзаларын да дөньяви теләкләрдән тыеп тора. Карыны тулса, теле, күзләре, куллары һәм җенес әгъзалары да үзенекен таләп итә башлый. Кыскасы, ураза кешене шайтаннан саклый, нәфес теләкләрен авызлыкларга ярдәм итә һәм тән әгъзаларын гөнаһтан саклый.

Ураза аркасында ачлык тойгысы кичергән кеше фәкыйрьләрнең хәленә керә, ашарына булмаганнарга карата мәрхәмәтлеге уянуы да ихтимал. Җәяүленең хәлен атлы белми, диләр. Гел тук йөргәннәр дә фәкыйрьләрнең хәлен ачлыкның ни икәнен татыганнан соң гына белә ала.

Ураза тоткан кешедә ихтыяр көче арта, ул нәфес теләкләрен авызлыкларга өйрәнә.

Ураза аенда мөселманнарның бердәмлеге күренә. Рамазанда бөтен өммәт бервакытта ураза тота һәм бервакытта ифтар кыла.

Ураза ае – башкаларны дингә, гыйбадәткә өйрәтү өчен дә бик уңайлы вакыт. Бу айда кемдер тәүге тапкыр мәчеткә килә, кемдер тәүге тапкыр намазга баса. Мөселманнар мондый форсатны кулдан ычкындырмаска бурычлы.

Хәдис

“Ураза – кешене Уттан саклый торган калкан һәм ныклы кальга”.

Чыганак: Дини календарь. 

 

Рамазан ае – Аллаһның бөек нигъмәте
Рамазан ае – Аллаһның бөек нигъмәте
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас