Кайчандыр, рамазан аенда, бер танышымны очраттым. Бераз хәл-әхвәл сорашып торгач, ураза хакында сүз чыкты. Минем ураза тотуым турында белгәч, танышым:
‒ Аның берәр файдасы бармы ул? – дип сорап куйды.
‒ Бар, ‒ дидем мин, һич икеләнмичә.
‒ Нинди?
‒ Ахирәттә аның файдасы тия, ‒ дип җавап бирдем.
Танышым ни дип әйтер икән, дип, уразаның бу дөньяда да тәнгә, саулыкка ниндидер файдасы булуы хакында юри эндәшмәдем.
‒ Ахирәттә?.. – дип бераз гаҗәпләнә бирде якташым, йөзенә аптырау билгесе чыгарып.
‒ Әйе, барыбыз да иртәме-соңмы барачак Ахирәттә...
Танышым бу хакта ни уйлагандыр, бер Аллаһ кына белә, әлбәттә. Әмма ул ураза хакында сүз озайтырга теләмәде.
Менә шулай, бик күпләребез, намазның, уразаның тик дөньяви файдасы хакында гына уйлап, нык хаталана. Намаз турында сүз чыкса, шунда ук аның аяк буыннарына, кан тамырларына булган файдасы, ә уразаның кан басымына, ашказанга һәм башка әгъзаларга уңай тәэсире хакында гына сөйләшә башлый кайберләр. Менә шундый чакларда мин һәрчак: «Намаз – зарядка түгел, һәм уразаны да диета тоту дип санамагыз», ‒ дип әйтәм. Чөнки бу гыйбадәтләрнең төп тәгаенләнеше – Ислам динендәге биш рөкеннең берсен үтәп, Аллаһ Тәгаләнең ризалыгына ирешү. Уразаның һәм намазның барыбызга да Ахирәтебез өчен, анда Раббыбыз алдында җавап бирер өчен кирәклеген белергә тиешбез. Намаз, ураза – һәммәбезнең Аллаһ Тәгалә алдындагы бурычы!
Ата-бабаларыбыз да менә шушы хакыйкатьне белгән һәм, нинди генә авыр еллар булуына карамастан, намазын һәм уразасын калдырудан курыккан. Аларны һичбер сәбәпсез калдыру – олы гөнаһ, ваемсызлык өчен Ахирәттә һәммәбез җавап бирәчәк. Ә Ахирәт тормышының барлыгына ышанмау – тагы да авыррак гөнаһ, чөнки бу – иман шартларының берсен инкарь итү! Ахирәткә ышанмаган кешегә хәтта Ислам диненнән чыгып китү куркынычы яный. Ураза белән намазның мотлаклыгын инкарь итүчене дә ана шул нәрсә көтә, Аллам сакласын!
«Һәр гамәл нияткә карап бәһаләнә», ‒ дигән Аллаһ илчесе ﷺ. Әгәр кеше уразаны ябыгу өчен, саулыгын яхшырту өчен, гомумән, диета нияте белән генә тота икән, мондый ураза тик ач тору гына була. Аллаһ Тәгаләгә исә безнең ач торуыбыз кирәкми. Шуңа күрә уразаны дөрес ният белән тоту мөһим.
Әлхәмдүлилләһ, менә изге рамазан аена да җитеп киләбез. Сау-сәләмәт, төгәл генә итеп уразаларыбызны тотып, изге бурычыбызны тулысынча үтәргә һәм Аның ризалыгына ирешергә һәммәбезгә дә насыйп булсын дип, Аллаһ Тәгаләгә догалар кылыйк.
Хәлил Сөендеков.